Шәһри Казан

Сугыш ветераннары онытылмасын иде

Илебез халкы 2015 елда Җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үтүгә әзерлек алып бара. Зур югалтуларга дучар булсак та, бу Җиңү көне бәйрәм кебек билгеләп үтелә. Һәлак булганнар һәм исән кайтканнар хәтерләрдә яңартыла. Аларга куелган һәйкәлләр, каберлекләр чистартыла, яңартыла.

Реклама

Ул дәһшәтле сугышта безнең Әлки районының Татар Төгәлбае авылыннан да 189 кеше катнаша. Шуларның 130ы һәлак булып, 59 кеше исән кайта. Аларның күбесе инвалид булса да, колхоз, авыл тормышын торгызуда актив катнашалар. Болар әле дә соңгы саннар түгел. Һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар да табылгалый тора, исән кайтканнар да бар әле. Шул исән кайтканнардан Нургазиз Хисмәтов һәм Гарифулла абый Хәмидуллин 90 яшьләргә җитеп киләләр. Алар яшь буын алдында истәлекләр белән чыгыш ясыйлар, мәчеткә йөриләр. 2007 елда «Хәтер» нәшрияты һәр район өчен «Алар илгә җиңү алып кайтты!» дигән китап чыгара башлаган иде. Мин дә аннан үзебезнең Әлки районына багышланганын барып алдым. Шуннан 44 авылдашыбызның исем-фамилиясен, кайда эшләгәнен, кайчан вафат булуы турындагы мәгълүматны эзләп таптым. Ни хикмәт, китапта алар, берсе дә анда тумаса да, барысы да Салман авылында туган дип язылган. Безнең районда 7 Салман авылы бар: Яңа Салман, Иске Салман, Кәҗә Салманы, Абдул Салманы, Рус Салманы һ.б. Ә кайбер авылдашыбызның исемнәре китапка бөтенләй кертелмәгән. Алар - Сәгыйрь Баһавиев, Хафиз Вилданов, Галимҗан Вахитов, Кәбир Ганиуллин, Гаделша Мөхәммәтшин, Гайнетдин Сәлахов, Мортаза Сафин, Галимҗан Шәвәлиев, Идиятулла Шакиров, Шәфигулла Моратов, Сәетгәрәй Мөхәммәтшин, Котдус Гаязов, Сәетгәрәй Җиһангиров. Хәзер аларның берсе дә, хатыннары да исән түгел инде. Әмма аларның балалары, оныклары, безнең әтиләрне, бабайларны нигә оныттылар икән, дип, рәнҗешләрен белдерделәр.
Аларның исемнәрен атап чыгуым рухларына дога булып ирешсен. «Хәтер» нәшриятенә барып: «Нигә безнең авылдашларның туган җире дөрес язылмаган, ә кайберләренең исемнәре китапка бөтенләй кертелмәгән?» - дип сораган идем, районыгыздан шундый мәгълүмат килде, дип җавап бирделәр. Районыгыздан яңа мәгълүматлар җибәрсәләр, чыгачак өстәмә томда ул хаталарны төзәтергә мөмкин булыр иде дип тә өстәделәр. Әле безнең Төгәлбай авылыннан бер Советлар Союзы Герое да бар бит. Ул Галимҗан Шәвәлиев. Закон буенча аңа туган җирендә һәйкәл куелырга тиеш булса да, бу эш әлегә кадәр эшләнмәгән. Хөкүмәт аның өчен, күпме кирәк - шул хәтле финанс ярдәме бирелә, дип торса да, никтер башкарып чыгылмый. Бу күп районнарда, авылларда күптән эшләнгән инде. Һәлак булганнар һәм исән кайтканнарның исемнәре язылган мәрмәр такталар куелган. Бездә анысы да юк. Районның Ветераннар советына кереп сорашкан идем, аның рәисе Шакиров: «Авылыгызда аның артыннан йөрүче юк», - дип кенә җавап бирде. Клуб янында 1 метр биеклектә керамик кирпеч өеп куйганнар, бернинди язуы да юк, шул һәйкәл була, имеш. Инде аңа кадәр анда 3 метрлы калайда «Һәлак булган авылдашларга мәңгелек дан!» дигән буяулы язу бар иде.
Бу эшкә район хакимияте һәм җирле үзидарә дә игътибар итсеннәр иде. Әле хөкүмәт сугыш чоры балаларына да ниндидер ташламалар ясап, ярдәм итү турында сүз алып ба-ра, диләр. Чөнки без дә, бернинди түләү булмаса да, 9-10 яшьтән колхоз эшләрендә катнаша идек инде. Шәһәр балалары да завод-фабрикаларга эшкә җәлеп ителде. Бу - без дә җиңүгә үзебездән өлеш керттек, дигән сүз. Болар онытылырга тиеш түгел. Инде без дә 80 яшьләргә җитеп киләбез бит. Әлеге гамәл безгә карата игътибар булып кабул ителеп, сугыш чоры балалары канәгатьлек хисе кичерер иде ичмасам.
Авылдашыбыз - Советлар Союзы Герое Галимҗан Шәвәлиев (1919-1982) 1944 елда буксирлы катер белән Дунай елгасы аша корал һәм солдатларны күчерә. Каршы яктан дошман пулялары һәм снарядлары явып торганлыктан, яралана. Шулай да 10 рейс ясарга өлгерә. Шуның өчен аңа 1945 елда Советлар Союзы Герой исеме бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: