Шәһри Казан

«Суслонгерны без дә күрдек»

1942 елның май урталарында кечкенә абыйдан көтмәгәндә хат килеп төште. Саргылт кәгазьдән ясалган өчпочмаклы хатта: «Безне Суслонгерга китерделәр, мин исән-сау», - дип язылган иде. Авылдан фронтка китеп югалып, яраланып яисә үлеп калганнар хакында кайгылы хәбәрләр килеп торган чакта абый сугышлар барган җирдән еракта, Владивостокта булганга, аның турында бер дә борчылмый...

Реклама

1942 елның май урталарында кечкенә абыйдан көтмәгәндә хат килеп төште. Саргылт кәгазьдән ясалган өчпочмаклы хатта: «Безне Суслонгерга китерделәр, мин исән-сау», - дип язылган иде. Авылдан фронтка китеп югалып, яраланып яисә үлеп калганнар хакында кайгылы хәбәрләр килеп торган чакта абый сугышлар барган җирдән еракта, Владивостокта булганга, аның турында бер дә борчылмый яши идек. Ә хатны укып, Суслонгер сүзен ишетү белән барыбыз да сагаеп калдык. Халык арасында андагы хәлләрне бик яман итеп сөйлиләр иде: бик күп кеше анда сугышсыз гына юкка чыгып харап була икән. Шунда шәкерт абый (әнинең Кәрим исемле ир туганы), авыр сулап:
- Болайга киткәч, эшләре яхшыдан түгел, - диде.
Ә июль ахырларында абыйдан: «Ачтан үләбез, зинһар, ярдәм итегез!» - дигән хат кисәге килеп җитте. Бу хәбәрне белгәч, өчәүләшеп сөйләштек тә, юлга җыена башладык. Ипи пешереп сохари ясадык, бәрәңге, йомырка, аз булса да ярмалар юнәттек. Тирә-як күршеләребез дә булышты. Һәр гаиләнең кемедер шулай ук армиядә, фронтта. Бүген күршеңә авырлык килсә, иртәгә синең үзеңә килеп җитә. 5-6 көн әзерләнгәч, кул арбасына бер капчык бәрәңге, бер капчык төрле азык-төлек салып, юлга кузгалдык. Шәкерт абыем иске оек балтырына ике кадак чамасы (800 грамм) тәмәке тутырды. Безнең авылдан Суслонгерга авылдашларның инде барганнары бар иде. 1941 елның көз-кышында Хәдичә апа ире Тәүфыйк янына 3 тапкыр барды. Лагерь тәртипләрен аңлатып бирделәр. Җәен барып кайткан кешеләрдән дә юлны сорашып-белешеп алдык. Якынча 120-130 километрлар ара булыр. Арып-талып, 5 көн дигәндә Суслонгердагы хәрби лагерьга барып җиттек. Лагерьга керү мәшәкатьле эш икән: гражданский кешеләрне үткәрмиләр - пропуск алырга кирәк! Ярый әле татар кешеләре адым саен ярдәм иттеләр. Абыем яшәгән землянканы эзли-эзли, очсыз-кырыйсыз күренгән бараклар, землянкалар арасындагы тузанлы юл-сукмакларны үтеп, ниһаять, кирәкле землянка янәшәсенә килеп чыктык. Мин шунда ук ярым ачылып торган землянка ишегеннән эчкә таба үттем. 40-50 адым чамасы озынлыктагы землянка эченең шомлы караңгылыгы кинәт кенә җанны тетрәндереп җибәрде. Сулда һәм уңда ике катлы салам түшәлгән кысан ятаклар. Уртада бер кеше үтәрлек кенә юл калдырылган. Кайбер ятакларда, ыңгырашып, берничә кеше ята.
- Гиматдинов Солтан кайда? - дигән соравыма:
- Алар кич кайталар. Хәзер урман кисәләр, - диде берсе акрын гына. Аннары йөткереп алды да: «Ашарга берәр нәрсә бир әле» - дип ялварып, галәмәт зур итеп ачылган күзләре белән текәлеп карап тора башлады. Бу тамашаны күреп җаным калтырап китте. Ишектән атылып урамга чыктым. Тузанлы сукмаклардан карачкы хәлендәге ертык-тишек хәрби киемдәге ябык гәүдәле солдатлар тегендә-монда йөргәли. Безнең тирәдәнрәк үткәннәре без утырган кул арбасындагы капчыкларга карап-карап үтәләр.
Инде кояш кичке якка авышкач, төрле яктан кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Бездән арырак булган землянка янәшәсенә урман эченнән солдатлар чыгып, бер-бер артлы, җилкәләренә күтәргән агачларын бер өемгә ташлый башладылар. Алар җилкәләрендәге йөкләрен ташлыйлар да, шунда ук хәлсезләнеп, тузанлы җиргә егылалар иде. Агач өеме янында бер хәрби кеше, җитәкчелек итеп, кулындагы дәфтәргә нидер теркәп, язып бара. Шулай итеп, тирә-якта төрле хәрәкәтләр башланды. Торып басып, күзләребезне җилкәләренә агач күтәргән солдатлар кайтып торган якка табан юнәлдердек. Менә бераздан безнең яндагы землянка янына да кайта башладылар. Кечкенә абыемны 40-50 адым чамасы ераклыктан ук күреп алдым.
- Әнә кечкенә абый! - дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Иптәше белән икесе, 5 метр чамасы бер агачны җилкәләренә салып, тузанлы сукмактан акрын гына атлап кайтып киләләр иде. Күтәреп килгән агачларын башка агачлар өстенә җайлап кына ыргыттылар да, безнең янга килеп, җиргә утырдылар. Абыйны танырлык түгел, бик ябыккан. Әле кайчан гына авылның иң чибәр кызларын үзенә каратып сокландырган Солтан абыем бакча карачкысына әйләнеп калган. Өстендәге кайчандыр бик матур булып үзенә килешеп торган матрос формасы таушалып, төссезләнеп беткән. Армиягә алынганда нур сибеп торган серле күзләре тонык кына булып эчкә батканнар. Янәшәсендә әнисе, абыйсы, сеңелесе басып торса да, йөзенә һич тә елмаю чаткылары куна алмый тора. Мин аңа кул арбасы астыннан чүлмәк белән су бирдем. Ул бераз үзе эчте дә янәшәсендәге иптәшенә сузды. Без бермәл ни дип сүз башларга кыймый тордык. Абый шунда үзе:
- Ашарга бармы? - дип сүз башлады.
Җавап та көтмичә, азык төялгән капчыкка сузылды ул. Аның капчык авызын чишкәнен көтеп кенә торган иптәшләре, бер-бер артлы кулларын сузып, безнең янга җыела башладылар. Абый килгән берсенә капчыктагы бар нәрсәне бирә тора. Шунда әни дә капчыкка кулы белән тыгылып, кипкән кара ипинең бер кисәген алып аның кесәсенә салып куйды. Аннары: «Әй, балам, үзеңә берни калмый бит инде», - диде. Үзенең йөрәк бәгыре өчен, мең мәшәкатьләр белән җыеп, монда кадәр алып килгән азыкларның мизгел эчендә юкка чыга баруына чиксез аптыраган иде ул. Бер мизгел эчендә арбадагы капчыкта чи бәрәңге, ярма, кечкенә чүлмәк белән катыктан һәм тәмәке, пешмәгән 30 йомыркадан башка берни калмады. Кулларына эләккән азыкларны авызларына ашыга-ашыга кабып бетергәч, солдат халкы сүзсез генә тагын безнең янга килә башлады. Абый аларның кулларына икешәр бәрәңге, берәр йомырка биреп торды. Берничә минуттан анысы да бетте. Шуннан соң гына, күтәрелеп, безнең барыбызга да текәлеп карап чыкты да авыл хәлләрен, туганнарны сорашып сөйләшә башлады абый.
- Владивостоктан монда кадәр хәрби эшелон белән 20 көн килдек. Башта берничә көн әйбәт кенә ашаттылар. Чита шәһәреннән соң начарланды. Чита тимер юл станциясендә торганда, безнең командирлар азыкларны самогонга, аракыга алыштырдылар. Эчеп исереп, тәртипсезлек кыла башладылар. Ахыргы көннәрдә бер кисәк сохари белән кайнаган суга калдык. Монда да безне беркем көтеп тормаган. Һәркөн, ачлыктан интегеп, берничә кеше үлә. Кышын монда тагын да яман булган әле. Якын-тирәдә атлаган саен мәетләр күмелгән.
Без шулай абыйны тыңлап утырганда, янәшәдәге юлдан, тузан өермәсе күтәреп, ике җиңел хәрби машина үтеп китте. Кабина эченнән хатын-кызларның шаркылдап көлеп, кычкырып сөйләшкәннәре ишетелеп калды. Юл кырыендагы чирәмдә җәелеп утырган, инде бераз хәл алып өлгергән матросларның берсе:
- Бүген монда типтерәчәкләр икән инде, - дип куйды.
- Мондагы җитәкчелек ашамлыкларны сатып эчеп типтереп яши. Волжск, Яшел Үзән шәһәрләреннән аракы, авыллардан самогон ташыйлар. Яшь кыз-хатыннар алып кайталар. Барысы да азык-төлек саткан акчага. Командирларны аерым ашханәдә ашаталар. Аларга ит тә, май да бар, безгә суда пешерелгән бер-ике кашык сыек ботка, уч төбе кадәр ипи. Хәттә чәй дә юк. Урманда ашарга яраклы үлән, җиләк, гөмбә калмады. Инде сазлыклардагы бака белән еланнарны да тотып ашап бетерделәр. Һәркөн 5-6 чакрым җирдән агач кисеп, җилкәләргә салып, монда чаклы ташыйбыз. Теләсәң нишлә - көненә ике тапкыр урманнан агач алып кайт. Йөк машиналары бар - тик торалар. Бензин юк, диләр. Хәрби күнегүләр үткәрү юк. Танкларны җиргә яртылаш күмеп куйганнар. Йә урман кистерәләр, йә бер кирәксезгә җир казытып, соңыннан шуны ук күмдереп халыкны җәберлиләр, - дип сөйләде абый.
Шулвакыт: «Построение на ужин!» - дигән тавышлар ишетелә башлады. Абый аягына торып басты:
- Безгә хәзер мәйданга барып тезелергә кирәк. Анда барысын да тикшереп, барлаячаклар. Чит кешеләрне моннан куалар, НКВД солдатлары хәзер килеп җитәр. Сезгә китәргә кирәк, - диде.
Инде таныш юлдан кире атлыйбыз. Монда килгәндә абыйны күреп шатланачагыбызга инанып ниндидер уңай тойгылар белән атлаган булсак, хәзер күңелгә бик авыр. Бер яктан, абый исән-сау. Ә төптәнрәк карасаң, Суслонгер хәрби лагерендагы тормыш, андагы халыкның ничек яшәве җаннарда бик авыр тәэсир калдырды. Алда ниләр язгандыр?!.
Сентябрь ахырында кечкенә абыйдан хат килеп төште. Безне фронтка җибәрәләр, мин исән-сау, диелгән иде кыска гына хатта.
Чираттагы хатны 1942 елның ахыргы көннәрендә, яңа ел алдыннан алдык. Абый кулы белән язылмаган иде ул. Яраланган, госпитальдә ята икән.
1943 елның 18 мартында, һич онытасым юк, иртә таңда берәү урам як тәрәзәсен чиертте. Урам капкасын ачып җибәрсәм, бер кулын кара чүпрәк белән муенына аскан, көч-хәл белән аягында басып торучы абыем каршыга килеп чыкты! Култык астыннан күтәреп өйгә алып кердем. Өсте-башы таушалып, матрос чалбары балаклары телгәләнеп беткән. Казаннан Канашка поезд белән, ә Канаштан җәяү кайткан. Буадан Канашка кадәр 90 чакрым ара! 3 көн кайттым, көндез авылга керергә оялдым, ди. Өч көн өйдә бераз хәл алгач, Буага хәрби комиссариатка теркәлергә китте. Син аяксыз-кулсызмы, йөри аласыңмы-юкмы - үзең барып күренеп, теркәлергә тиешсең. Хәрби комиссариаттан кайткач, кыскача гына ничек яралануын сөйләде ул:
- Сентябрь ахырларында безне - Владивостоктан Суслонгерга килгән диңгез пехотасы батальонын, фронтка әзерли башладылар. 3-4 көн алдан винтовкалар бирделәр, бишәр патроны бар. Октябрьнең беренче көннәрендә Сталинград шәһәренең каршы ярына килеп җиттек. Төнлә яр буена төшеп, катерларга, кайсыберләребез үзйөрешле паромга кереп урнаштык. Елганы көндез немец самолеттан бомбага тота, төнлә пушкалар бертуктаусыз атып снаряд яудыра! Каршы ярга чыкканчы, 500дән артык кешедән 200 тирәсе генә калдык. Катер ярга килеп туктаганчы ук, суга сикерә башладык. Немец туктап калган катерны бик тиз юк итә. Төнге бозлы Идел суында йөзеп, каршы ярга үрмәли башладык. Бераз гына соңарсаң да, ут астында каласың. Өскә менеп җиткәч, таң атып, яктыра башлады. Ком-ташлы җирдә казылган окопларга барып җиттек. Көзге төннең салкыны хәтта йөрәккә дә үтә, өшетә башлады. Кояш шактый күтәрелгәч, окоплар аша боерык килеп иреште: «Приготовиться к атаке!». Безнең алда, ике-өч йөз метр чамасы аралыктагы җирдә немецлар икән. Без куен кесәләрендәге бескозыркаларны киеп алдык. Винтовкага патроннарны тыктык, штык-ножларны эләктердек. Тирә-як тәмам яктырды. Безнең тирәдә тынлык. Һавадан безнең өстән тегендә-монда ерактан аткан снарядлар гына оча. Шунда, йөрәкне ачыттырып: «Полундра! В атаку!», аннары: «За Сталина!» - дигән тавышлар ишетелде. Без, бер-бер артлы окоплардан күтәрелеп, алга чаба башладык. Берничә адым алга ыргылу белән, баш өстеннән пулялар сызгыра башлады. Аяк астында алдагы көндә үлеп калган мәетләр ята. Кораллары да кулларында. Аларның өсләренә басмас өчен, сикереп-сикереп чабарга туры килә. Дошман үзе күренми, пулеметлар гына алдагы калкулыкның ике ягыннан атып тора. Мин кая атарга да белмим. Башта бер генә уй - тизрәк берәр чокырга барып җитәсе иде! Ике арадагы нейтраль җирнең уртасына кадәр барып җиттем дигәндә, күкрәккә үткен лом белән суккан шикелле булды... Аңыма килгәндә, тирә-як караңгы, мин окоп төбендә ята идем. Шунда кемдер: «Однако он живой!» - дип әйтеп куйды. - Вот повезло тебе, со всего батальона один в живых остался. С утра до ночи не могли в поле выйти забрать ни раненых, ни мертвых. Целый день ты там стонал. Слышем, но выйти не можем, как голову подымешь, пуля тут как тут, свестит над головой. Но, ладно, живой хоть!» Икенче тапкыр аңыма килгәндә, пароход палубасында ята идем. Ике көннән Казанга килеп җиттек. Минем җилкә сөягемә, кулыма берничә пуля тиеп, бер ягым имгәнгән иде. Госпитальдә операция ясадылар. Хәлсез килеш озак яттым.
Хәрби комиссариаттан аңа эш тә биргәннәр - мәктәпкә хәрби инструктор итеп билгеләгәннәр. Аннары берничә көннән паек белән дә тәэмин итә башладылар. Шунан соң яшәү җайлана башлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: