Шәһри Казан

Сыену

Апрель апрель инде: Йомшак җиле, чирәм исе белән Тәмам алгысыта күңелне. Апрель җитсә, татар әллә нишли, Үзе шигырь көйли, Үзе моңсу, үзе күңелле. Көйли «Туган тел»не, «Әллүки»не, «Шүрәле»не яки «Су анасы»н ала исенә. Шигъри җанлы халык : Үзе эшкә чумган, үзе гыйшык тота Җир исенә, чирәм исенә. Табалмаса татар үз-үзенә...

Реклама

Апрель апрель инде:
Йомшак җиле, чирәм исе белән
Тәмам алгысыта күңелне.
Апрель җитсә, татар әллә нишли,
Үзе шигырь көйли,
Үзе моңсу, үзе күңелле.

Көйли «Туган тел»не,
«Әллүки»не, «Шүрәле»не яки
«Су анасы»н ала исенә.
Шигъри җанлы халык :
Үзе эшкә чумган, үзе гыйшык тота
Җир исенә, чирәм исенә.

Табалмаса татар үз-үзенә
Сыену урыны
Һәм юаныч үксез җанына,
Сафланырга килә
Мәшһүр илһамчысы, бөек шагыйрь,
Пәйгамбәре - Тукай янына!

Җаны мунча керә апрель саен
Һәм өйрәнә бара
Шагыйрьләрчә мәгърур яшәргә.
Бу баш имәс халык,
Шагыйрь җаны кебек,
Һич картаймый,
Язлар саен һаман яшәрә.

- Тукай! - дисәк,
- Шөкер, мин татар! - дип,
И шатлана татар үзалдына!
- Татар! - дисәк әгәр,
Бер горурлык белән, һич шөбһәсез,
Тукай килә, әлбәт, күз алдына!

Табалмаса татар үз-үзенә
Сыену урыны
Һәм юаныч үксез җанына,
Сафланырга килә
Мәшһүр илһамчысы,
Бөек шагыйрь,
Пәйгамбәре - Тукай янына!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: