Шәһри Казан

Сыер дуласа, атың бер кырыйда торсын!

АКШның Висконсин штатында яшәүче 22 яшьлек Шанайя Эджелл «Макдоналс»та теләгән ризыгын ала алмаган. Бойфренды - 40 яшьлек Даррелл Пейджның исә сөйгәненең бөтен капризын үтәп торасы килмәгән, ахры, ул кире барудан баш тарткан. Шанайя исә ир кеше дип тормаган, егетен тоткан да кыйный башлаган. Кызып киткән көчсез җенес вәкиле тегенең кулларына,...

Реклама

АКШның Висконсин штатында яшәүче 22 яшьлек Шанайя Эджелл «Макдоналс»та теләгән ризыгын ала алмаган. Бойфренды - 40 яшьлек Даррелл Пейджның исә сөйгәненең бөтен капризын үтәп торасы килмәгән, ахры, ул кире барудан баш тарткан. Шанайя исә ир кеше дип тормаган, егетен тоткан да кыйный башлаган. Кызып киткән көчсез җенес вәкиле тегенең кулларына, йөзенә сугып, ирнең күлмәген умырып ташлаган. Сыер дуласа, аттан яман, дигәннәре шулдыр.
Әллә нишләде бу хатын-кызлар, дип әйтәсе килә башлый кайчакта. Үз кадерләрен, үз урыннарын белмиләр. Хәзер кая карама, рульдә автоледилар. Дөрес, араларында оста йөртүчеләр дә бар. Әмма машинага бизәнмичә чыкмасыннар иде ичмасам. Беркөнне шулай машинам белән эшкә ашыгам. Өч полоса тулы машина. Мин светофор артында бишенчеме-алтынчымы булып торам. Берзаман көтеп алынган яшел ут кабынды. Күрше полосадагылар кузгала башлады. Мин дә үз чиратымны көтәм. Ярты минут чамасы торгач, машиналар беренче машинаны урап уза башладылар. Берәр авария-мазар булгандыр, мәйтәм, мин дә әйләнеп үтим. Яныннан үткәндә, игътибар беләнрәк карасам, йөртүче ханым көзгегә караган да бизәнеп-ясанып утыра. Кызылга туктаган арада бизәнеп өлгерегез инде, автоледилар!
Нигә бу хатын-кызлар көчсез җенес вәкиле булып кала белмиләр икән? Ә сәбәбе бик тирәндә - хатын-кызларны ирләр белән тигезләүдә бугай! Без хатын-кызлар белән ирләрнең тигезлеген бәйрәм иткән көн тегесенә дә, монысына да гаепле. Ә бит һәр җенеснең табигатьтән бирелгән үзенә генә хас сыйфаты бар.
Хәер, үз кадерен белер өчен хатын-кызга ныклы терәк кирәк. Юкка гына хатын-кызлар руль артына утырмый. Аларның әнә теге америкалы кыз кебек ирләрне кыйнап ташларга җыенган чаклары да еш буладыр. Ирләрнең эчүеннән, имансызлыгыннан, намуссызлыгыннан да күңелләре кайта...
Минем бер танышым әнә: «Ирем машинада йөртеп торганда, правага укып, машина йөртеп азапланаммы соң!» - дип кенә җибәрә. Шулай шул, ирләр ир булмаса, хатын-кызларга көчсез булудан туктарга туры килә. Ә аннары егетләрне тукмап ташларга да күп сорамыйлар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    16
    0
    0
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    753
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    589
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    439
    0
    0
Ночной режим