Шәһри Казан

Сүз әйтмәгез яшьләргә...

«Яшьләр сүз күтәрми бит хәзер, бик тиз кәефләре китә, ачулары чыга. Эш югалтам дигән курку да юк аларда», - ди чәч кисүче ханым.

Нәрсә кирәк булса да Мәскәү базары янындагы «Түбәтәй» сәүдә үзәгенә йөгерәбез без, чөнки кибетләре дә, чәчтарашханәләре дә, аяк киеме төзәтүчеләре дә шунда оялаган. Җәйге ялдан соң эшкә чыгар алдыннан, чәч-башны рәткә китерергә, дип, тагын шунда киттем. Чәчне моннан элек кистерүемдә бер яшь кенә кыз кулына эләгеп, кәефем ярыйсы ук кырылган иде үзе. Бу юлы олы гына яшьтәге апаның буш булуын күреп, тизрәк шуның янына ашыктым. «Чәчеңне кем кисте?» - апаның беренче сүзе шул булды. «Яшь кыз иде әле ул, - мин әйтәм, - бәлки өйрәнчек булгандыр. Каушамасын, дип, сүз әйтмәдем инде. Сез рәткә салыгыз инде бу чәчне». Шул сүзләремне генә көтеп торган, диярсең, апам сөйләп тә китте: «Сүз әйтмичә дөрес тә эшләгәнсеңдер, бәлки. Әле беркөн генә кызык хәл булды. Салонга чәче-башы юешләнгән егет йөгереп керде. «Минем чәчемне кисеп бирә алмассызмы икән?» - ди бу. Аптырап кына риза булдым инде. Урамда яңгыр-фәлән дә юк, кайда юешләнде икән бу, дип уйлыйм үзем. Баксаң, беренче каттагы чәчтарашханәгә кереп утырган егет. Чәч кисүче кыз, аны-моны сорап тормастан, чәчен юешләп тә куйган моның. Кисә дә башлаган хәтта. Әмма иңенә төшеп торган куе озын чәчле егетнең таләпләре артык югары булгандырмы инде, чәч кисүче кыз моңа: «Мин сезнең чәчегезне кисмим!» - дигән дә салоннан чыккан да киткән. Мескен егет, нишләсен, кыркыла башлаган чәче белән урамда йөри алмый бит инде. Башка останы эзләп чапкан. Яшьләр сүз күтәрми бит хәзер, бик тиз кәефләре китә, ачулары чыга. Эш югалтам дигән курку да юк аларда, - ди чәч кисүче ханым. - Теге егетнең чәчен дә, аның бөтен таләпләрен тыңлап, җайлап кына кисеп бетергәнче, шактый вакыт китте. Канәгать калды тагын үзе. Менә карап торам, үзебез белән эшләүче яшь кызлар да шундыйрак. Бер сүз әйтер хәл юк, артлары белән борылалар да басалар, сине тыңлап та тормыйлар». Тыңлаучы барда сөйләп калыйм, дигәндәй, рәхәтләнеп эчен бушатты апа. Аны тыңлагач, үземә дә кызык булып китте. Бирегә кереп утырганчы гына кибеткә сугылган идем. Кассада утыручы яшь кызның меңлекне ваклар акчасы юк икән. Миңа усал гына карап: «Сдача юк. Иртәдән үк эре акча белән йөрисез», - диде бу. Янәшәдәге кассадагы апа исә, бераз көтеп торырга кушып булса да, акчаны ваклап бирде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: