Шәһри Казан

Сүзем туган телебез хакында

Республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән чараларда татар теле бераз гына ишетелеп куйса да күңел сөенә. Без шулай азга да шатланырга өйрәндек бугай инде.

Реклама

Минем, мәсәлән, күпләрне үзенә мөкиббән иткән хоккейга бөтенләй исем китми, әмма шул уен башланыр алдыннан яңгыраган саф татарча җырга (Зөлфәт Зиннуровның «Ак Барс» - чемпион!» дип җырлавын күздә тотып әйтәм) чиксез куанам мин. Сүз уңаеннан, үзем укыткан алтынчы рус сыйныфы малайлары, бу җырны бик теләп өйрәнеп, мәктәп сәхнәсеннән менә дигән итеп башкарды. Башка милләт вәкилләре дә катнашкан төрле дәрәҗәдәге киңәшмә-җыелышларда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның әледән-әле татарчага күчүе күңелдә җылы тәэсир калдыра, сөендерә.
Шөкер, шәһәр транспортында ана телебез үзенең лаеклы урынын инде алды шикелле. Автобусларда барганда, ягымлы тавышлы Фәйрүзә Мәсгутнең сөйләвен ишетеп, хозурланам: һәр сүзе килешле, сөйләм теле матур, дикциясе камил, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Ә менә кайсыбер транспортта русчадан татарчага тәрҗемәләр бигрәк сәер тоела. Әйтик, «Егылуны читләтеп үтү өчен...» дигән кебегрәк мәгънәсез сүзләр тезмәсе колакка ятышсыз яңгырый. Аны «егылмас өчен» дип кенә әйтү дә җитә бит, югыйсә.
Әйе, телгә кагылышлы мисаллар арасында җанны тырнап торганнары күбрәк шул. Ел саен башкалабызда уза торган Мөселман кинофестивале, нишләптер, «өлкән туган» телен үз итә. Минемчә, анда татар теле дә мөнбәрдән тигез дәрәҗәдә яңгырарга тиеш. Милли бәйрәмнәребезнең иң күркәмнәреннән саналган Сабан туенда да татар теленең икенче планга күчүен күңел һич кабул итми. Универсиада вакытында, рус теле һәм инглиз телләре янәшәсендә, татар теле дә тиешле югарылыкта булса иде, дигән теләктә калам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: