Шәһри Казан

Сүзләрнең дә серләре бар

Тел дигән дәрья бар Тапшыруның алып баручысы - Мөслим райо­ны Тегермәнлек авылында яшәүче лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.

Тел белеменең этимология дигән тармагы бар. Сүзгә сүз тәрҗемә иткәндә, ул «чынын өйрәнү», ягъни сүзнең тарихын, килеп чы­гышын өйрәнү дигән­не аңлата. Ни өчен теге йә бу предмет шулай аталган? Этимология үз алдына шундый сорауны куя.

Этимология, чыннан да, гаҗәеп бер дөнья икән ул! Аның эченә кереп китсәң, белер-белмәс башың белән тарих төпкеленә төшеп адашуың да мөмкин. Моның өчен телдәге тамырдаш сүзләрне җыеп бетерергә кирәк. Әдәби телдәге сүзләр генә җитми, диалектларны (җирле сөйләм) белү зарур. Халыкның мифологиясе, этнографиясе, рухи һәм мораль культурасы белән дә якыннан таныш булу кирәк. Сүз тарихы кардәш телләрдәге охшашлыкларга нигезләнеп тә өйрәнелә. Шунлыктан тел гыйлеменең бу тармагы белән шөгыльләнүчеләр әллә ни күп түгел.

Берничә сүзнең килеп чыгышына тукталып китик. Мәсәлән, безгә бик якын булган авыл сүзе. Авыл(аул) - рус теле аша күп телләргә таралган татар-кыпчак сүзе. Борынгы төркиләр телендә «агыл» - киртәләп алынган урын, кура, табыр сүзеннән. Аг, аң тамырыннан. Ә бу тамыр «ачык һавада мал-туарны туплап тоту өчен ясалган кура» дигәнне аңлаткан.
Үзебезнең төбәккә кагылышлы берничә атамага тукталып китик. Мәсәлән, Мөслим сүзе. Мөслим исемле авыллар берничә. Чистай районында да бар Мөслим авылы. Чиләбе өлкәсенә урнашкан Мөслим авылы бөтен илгә, дөньяга билгеле булды.

Мөслим - гарәпчәдән «мөселман динендәге ир кеше, мөселман» дигәнне аңлата (итагатьле, әдәпле, тәрбияле, буйсынучан дигән мәгънәдә). Ислам дине белән килеп кергән сүз. Риваятьләргә караганда, Мөслимебезгә нигез салучы Мөслим исемле кеше булган. Бу гаҗәп түгел: гадәттә, авыл исемен авылга беренче нигез салган кеше яисә аның кушаматы, йә шул тирәдәге табигатькә мөнәсәбәтле исемнәр белән атаганнар.

Мөслимгә терәлеп диярлек Ык елгасы ага.Башкортстанның Бәләбәй төбәгендәге калкулыклардан башланган бу елганың озынлыгы - 598 чакрым. Шуның 48 чакрымы Мөслим районына туры килә. Ык елгасының атамасына килгәндә, берничә караш яши. Ык елгасы урманнар арасыннан, тауларга ышыкланып ага. Шуңа күрә беренче исеме Ышык булган, ди. Әкренләп, авазлар кыскару нә­ти­җәсендә, Ык булып калган. Ык үзе турыдан-туры елга мәгънәсен белдерә дигән караш та бар. Тел галиме Флера Сафиуллина Җаек (елга һәм шәһәр исеме) сүзенә биргән аңлатмасында җай, зәй, сай сүзләренең елга мәгънәсенә ия икәнлеген әйтә. «Халыкта, җайның күрке яр булыр, ярның күрке тел булыр, дигән мәкаль бар. Җай - елга икән. Җай+ык дигәндә елга+елга төзелеше күзәтелә», - ди ул.

Чынаяк, кашаяк сүз­ләре бар. Икесендә дә аяк дигән уртак кисәк бар.Бу сүз борынгы төрки, монгол, тунгус телләрендә булган. Савыт, кәсә, кечкенә табак мәгънәсендә йөри. Чынаяктагы чын сүзе - кытай сүзенең синонимы. Кытайларны чин дип, Кытай илен Чин иле дип тә атыйлар. Фарфорны уйлап табучылар кытайлар бит. Димәк, чынаяк - кытай савыты дигән сүз икән. Кашык аяк-кашык савыт була.

Реклама

90 нчы елларда күп кенә атамаларның татарча вариантларын куллану модага кереп китте. Мәсәлән, татарча булсын диптер инде магазин сүзе урынына кибет дип сөйләү, язуны мисалга алыйк. Магазин - үзе дә гарәп сүзе, амбар, склад сүзләренең күплек санын белдерә. Шунысы кызык: бу сүз безгә рус теле аша кергән. Кибет - борынгы татар телендә «кәбит, кәбәт», ягъни «йөреп сатучының көймәле арбасы» (русларның «кибитка» - көймәле чана, тәрәзәсез өй сүзе). Бу сүз гарәпләрдә күббәт-үн - чатыр, палатка мәгънәсен аңлата икән.Чуваш телендә - кипет,типет; удмуртларда - кебит («тимерче алачыгы, лавка» мәгънәсендә).

Удмурт дигәннән, пилмән сүзе дә безгә удмуртлардан кергән. Удмурт телендә пель - колак, мән икмәк төшенчәсен белдерә икән. Димәк, пилмән колаклы икмәк була.

Кузгалак - кузы колак кушылмасыннан тора. Кузы - бәрән, ягъни бәрән колагына охшаган үсемлек икән.

Челпәрәмә сүзе фарсы телендәге чаһел парә - кырык кисәк дигән сүздән үзгәртеп ясалган.

Дәрес сүзе, мәсәлән, чабагач белән сугар өчен җәелгән ашлык җәемен­ (гарәпчә дәрәсә «җәю» тамырыннан) белдергән.Тәнәфес гарәпчәдән нибары «тын алу, сулыш» дигән сүз («нәфәсә» - сулыш алу).

Гадәттә, бер җәем ашлыкны сугып бетергәч, бераз ял итәләр, сулыш алалар. Шуның шикелле гарәп мәктәпләрендә бераз «ашлык сугып» - укып алгач, тәнәфес - сулыш алу ясаганнар. Шаяртып әйтелгән дәрес (ашлык сугу-уку) һәм тәнәфес(сулыш алу - дәрес алмаштыру) сүзләре тора-бара бик җитди терминнарга әверелгәннәр. Дөрестән дә, дәрес уку - ашлык сугуга тиң, бик күп көч, энергия таләп итә.
Мондый мисалларны бик күпләп китерергә булыр иде. Сүзләр тарихы белән кызыксынучыларга Рифкать Әхмәтҗановның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге» (2001) дигән китабын тәкъдим итәм. Бу хезмәт татар теленең төп сүзлек фондын этимологик яктан яктыртуның беренче тәҗрибәсе булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: