Шәһри Казан

Таһир абый Донбсстагы оныгын сагына

Донбасстан ул. Төгәлрәге, шул каладан биш чакрым читтәрәк урнашкан Макеевка бистәсеннән. Таһир абый хәзер Казанда яши, ә менә оныгы Суфия үзенең әти‑әнисе белән туган җирендә калган. Лаеклы ялга чыгу яшенә җиткән кешегә нигә көтмәгәндә үз өеннән күченеп китәргә туры килүен бөтенебез дә аңлый булыр. Узган ел ул якта нинди мәхшәр...

Донбасстан ул. Төгәлрәге, шул каладан биш чакрым читтәрәк урнашкан Макеевка бистәсеннән. Таһир абый хәзер Казанда яши, ә менә оныгы Суфия үзенең әти‑әнисе белән туган җирендә калган.
Лаеклы ялга чыгу яшенә җиткән кешегә нигә көтмәгәндә үз өеннән күченеп китәргә туры килүен бөтенебез дә аңлый булыр. Узган ел ул якта нинди мәхшәр башлануын ишетеп тә, күреп тә (Аллага шөкер, телевизордан гына!) беләбез. Милләттәшләребезне патша заманында ук үзенә җыйган атаклы шахта ягында сугыш бара хәзер.

- Донбасс аэропортын бомбага тотулар ишәйгәч, теге җәй ахырында китеп торырга булдык. Безнең якка да эләккәли бит үлем китерүче ядрәләр. Бистә халкы күпләп кузгалды шул чакны. Гаиләбез белән машиналарга төялеп, Мәскәүгә юл алдык. Анда бәхеткә юлыкмадык. Малай түзмәде, кире кайтып китте. Макеевкада аның үзе оештырган эше бар, шуны ташлыйсы килмәде, билгеле. Безне энем Рөстәм Казанга чакырды, ул күптән биредә төпләнгән иде инде. Менә шулай Татарстан башкаласында елга якын яшибез хәзер. Бер ел тулгач, вид на жительство дип аталган документ бирерләр дип өметләнәм... - дип кыскача гына таныштырды ул үзенең хәле белән.

Таһир абыйның тыйнаклыгы, кем әйтмешли, йөзендә дә, сүзендә дә. Үзе корган йорт-ихатасын калдырып китүләре ничек авыр булуын да, юлда кичергән кыенлыкларны да искә алмый ул. Яшенә ярашлы сабыр кеше икәнлеге күренеп тора аның.
Гаилә башлыгы Казанга килгәч, беренче итеп, эшкә керә. Әлбәттә, аның да күпләребез кебек яшәү чыганагы - хезмәт. Рәхмәт төшкере, Таһир абый «Ярдәм» мәчетенең аскы катында урнашкан нәшриятта үзенә эш тапкан. Менә шул оешманың бер цехында мин аның белән танышып сөйләштем. Әлеге мәчетнең имамы Илдар хәзрәтнең сүзләре биредә бигрәк тә урынлы булыр:

- Безнең мәчет үзенең исеме белән үк Аллаһ бәндәсенә булышуны күз уңында тота. Донбасстан күченгән Таһир Вәлиев та менә нәшриятыбызда эшләп үз көнен үзе күрә ала. Хәер, нәшрият үзе дә отты дип әйтә алам: һәр төрле һөнәргә кулы килешә торган остага, барча техниканы яхшы белә торган уңган хезмәткәргә кем сөенмәс икән? Аның булдыклылыгы тиз танылды, шуңа күрә барчабыз да аны зурлап, Таһир абый, дип йөртәбез.

Таһир абый үзе бу типография станокларында эшләү җаен тиз төшенүен бик тә гади аңлатты:

Реклама

- Мин бит әти белән кечкенәдән комбайнда эшләп үстем. Нижгардагы Сергач районыннан без, әти шунда комбайнер-механизатор булып эшләде. Баштан-­аяк майга батып, аның белән комбайн төзәтә идем, ашлык урдыра идем. Макеевкада исә заводта эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Анда инде бөтен техниканы өйрәндем. Кызыксынган кешене техника үзе дә якын итә ди иде безнең әти. Шуңа күрә китап басу техникасын да тиз өйрәндем дип әйтүем.

Аллаһка шөкер, Таһир абый кыен чакта Казаныбызда менә шулай үз урынын таба алган. Әмма кеше тынычланган дип әйтеп булмый шул. Җәмәгате белән елга якын биредә яшәсәләр дә, күңелләре аларның Донбасста дисәк тә ярый­дыр. Уллары гаиләсе белән шунда ич, ә анда атыш-үтереш тукталмый. Сугышның нинди зур бәла икәнлеген сөйләве дә артыктыр, минемчә. Кешенең тормышын пыран‑заран китереп җимерә дә бетерә ул каһәр төшкән нәрсә!

- Армиядән соң Донбасс янында төпләнгән идем, бик ошый иде анда яшәве.Шунда өйләндем. Үземә дә, улыма да йорт салдык. Бакчаларыбыз гөрләп үсә, Астрахань чикләвегенә хәтле өлгерә бит анда. Ни белән бетәр бу сугыш... - дип уфтанып куя Таһир абый, Макеевкадагы тормышын искә төшереп. Әле соңгы вакытта телефон элемтәсен дә өзгәннәр, балалары белән сөйләшүдән мәхрүм Вәлиевләр хәзер. Авырт­кан башка тимер таяк, дими ни дисең моны. Оныклары Суфияның тавышын ишетә алмый гаҗиз алар. - Ут йотып торабыз инде. Кышкы каникулда бездә монда кунак булды кызыбыз. Икенче сыйныфта укый ул, бик акыллы бала. Белә торсын дип, ноутбук алган идек тә, гаҗәп тиз төшенде шуны. Мин үзем өйрәнә алмадым ул замана техникасын төрткәләргә. Суфия: «Бабай, борчылма, каникулда килгәч, үзем өйрәтәм сине», - дигән иде дә, ничек булыр тагын... - дип сабыр гына елмаеп куя Таһир абый.

Аның болай сизелер-сизелмәс кенә елмаюында яраткан оныгын күрәсе килүе дә һәм, әлбәттә, шул көтелмәгән сугышның тәмамлануына өметләнүе дә чагыла. Өметләре тизрәк аклансын иде, билгеле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: