Шәһри Казан

Тальянның беренче номерлысы...

Безнең милләт талантларга бай. Әнә бит Татарстанның халык артистлары Айдар Фәйзрахманов, Фән Вәлиәхмәтов сәхнәдәме, телевизордамы тальяннарын сузып җибәрсәләр, аларга яшьләр дә, өлкәннәр дә соклана. Ә гармунчы Рөстәм Вәлиев кулында гармуннар һәм башка музыка кораллары сандугач кебек сайрый.

Әле күптән түгел телевизордан Самара өлкәсе Камышлы авылында үткән гармунчылар фестивален күрсәттеләр. Мин бу тапшыруны тын да алмыйча диярлек карап утырдым. Баксаң, бу авылда яше дә, карты да гармунда уйный икән. Хәтта гармун ясаучы осталары да булган. Оста Гали гармуннары якын-тирәдә дан тоткан. Ул бу һөнәргә башкаларны да өйрәткән. Хәзер алар Гали абыйларының һөнәрен дәвам итәләр.
Сугыштан соңгы елларда, без яшь чакта, туган авылым Туембашта (Кукмара районы) гармунчылар хәтсез күп иде. Клубта кичке уеннар булганда, гармунчылар чиратлашып уйныйлар, клуб диварларына моң сибәләр иде. Рәшит уйнаудан туктаса, Рамазан Саратов гармунын сыздырды, ул арыса, Миннебай тальянын кулына алды, аны минем бертуган абыем Басыйр алыштырды. Бер авыл гармунчылар ансамбле хасил булыр иде. Заманында минем әти дә, абый да тальяннарда сыздырып уйнадылар. Бүген ул гармунчыларның барысы да мәрхүмнәр инде. Авылдашларым аларның уйнауларын сагынып искә ала. Хәзер мәдәният сараенда тальян моңы бөтенләй сүнгән, диләр. Гомер буе гармунда уйнаучылардан ак көнләшү белән көнләшеп яшәдем, ләкин үзем уйнарга өйрәнә алмадым. Минем кебек кешеләр турында: «Колагына аю баскан», - диләр.
Моннан 45 ел элек «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан». - В.Г.) газетасында: «Казан музыка фабрикасы яңа типтагы тальян гармуннары ясауга керешә. Сатып алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә», - дигән белдерү чыккан иде. Йөрәк кушуы буенча, бәлки гармунда уйнарга өйрәнермен дигән уй белән, иртәгесен үк тәвәккәлләп, гаризамны илтеп бирдем. Алар аны бик риза булып кабул иттеләр. Бер-ике атнадан минем заказның үтәлүе турында телефоннан хәбәр бирделәр. Бардым. Буяу исе аңкып торган «бик чибәр» тальянны кулга тоттырдылар да: «Йә, уйнап кара инде», - дип кыстарга тотындылар. Әле гармунда уйный белмәвемне әйтеп, останың үзе уйнавын сорадым. Ул уйнап җибәрде. Тальянның көмештәй тавышы остаханәгә таралды. Гармун ясаучы, әгәр аның берәр төрле гаебе чыкса, беркая да барма, үзебезгә кил, диде. Шулай итеп, мин Казан музыка фабрикасының беренче номерлы тальянына ия булдым. Ул әле хәзер дә миндә саклана. Авылга Сабан туена кайткач, авылдашларыма Казанда шундый тальян ясаулары турында мактандым. Кайберәүләр заказны ничек бирергә мөмкин булуы турында сорадылар. Энем Рәфкатькә дә заказ белән ясаттым. Олыгая төшкәч, гармунда уйнарга өйрәнергә кыен икән. Берничә көйне кычкыртырга өйрәндем дә аны соңыннан бөтенләй кулга алмый башладым. Үземнең балалар да, өйдә тальян һәм баян булса да, әтиләре шикелле үк уйнарга өйрәнмәделәр. Туганнарның балаларына да тәкъдим итеп карадым, ни аяныч, гармунда уйнарга өйрәнергә теләк белдерүче булмады.
Мин сатып алганнан соң аны фабрикада күпләп ясадылар. Кибетләргә чыгардылар. Халык яратып алды. Дистә еллардан соң, ни сәбәптәндер, аларны ясамый башладылар. Янәсе, музыка уен кораллары ясап чыгару файдалы түгел, табышы юк дип, фабриканы бөтенләй яптылар. Йомышым төшеп бер баргач, карап йөрдем. Аның биналары ташландык хәлдә иде. Шундый гөрләп эшләп торган фабриканың башына җитүләренә җен ачуларым чыкты. Елыйсыларым килде.
Әгәр радиодан, телевизордан, концерт залларында, урамнарда, мәйданнарда Камышлы авылындагы кебек милләтебезнең уен кораллары күбрәк яңгыраса, бу яшьләрдә милли музыкаль тәрбиягә, рухи чистарынуга һәм алар йөрәгендә дәрт, илһам тудыруга ярдәм итәр иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: