Шәһри Казан

Тамак гүргә кертә

Бәхетне күктән эзләүчеләр эзләп арыгач, аны янәшәсендә генә табып ала диләрме әле? Безнең сәламәтлек галиҗәнаплары белән дә кайчак шулай була - медицина дигәндә, Израиль, Германия практикасын күккә чөеп мактыйбыз. Ә шул Израиль, Германия, Канада кешеләренең Татарстанга килеп дәвалануларын ишеткәнегез бармы икән? Юктыр.

Реклама

Мин үзем дә андыйлар барын белгәч, аптырашта калдым. Баксаң, Саба районы Шәмәрдән бистәсендә урнашкан «Өмет» геронтологик үзәгенә Татарстан белән Россиядән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләр елдан-ел күбәя бара икән. Алар белән күзгә-күз очрашып, табиб Альфред Җиһаншин практикасы белән танышкач, теге бәхет дигәннәренең аяк астында гына икәненә дә инандым шикелле...
Табиб Альфред Җиһаншин турында, бәлки, күпләр ишетеп тә беләдер. Үзе белән күрешеп сөйләшү мөмкинлеге килеп чыкмаса да, анда дәвалану курсы узучы пациентлар белән аралашырга туры килде миңа. Ач тору ысулы белән дәваланучыларны (әле алар әлеге ачлыкны бәрхет дип атый!) күргәч, мин шаккаттым - аларның берсе дә хәлсезләнеп, интегеп ятмый. Кәефләре күтәренке, күзләре ут янып тора. Дәвалау дигәннәренең беренче көнендә алар өрек яисә күрәгә суы эчә, көн азагында җимешләрен ашап куя, икенче көнне җимешләр янына бер әфлисун өстәлә. Аннан киләсе ике көндә чиста су гына эчәргә ярый. Шул рәвешле цикл кабатланып килә. Дәвалану курсы дәвамында көн саен 2-2,5 литр күләмендә су эчәргә ярый. Шул рәвешле организмнан бөтен токсиннар, шлаклар чыга икән. Үзәкнең геронтологик дип аталуы да гаҗәп түгел - монда күп очракта картлык авыруларыннан дәваланалар. Атеросклероз, гипертония, ишемия, остеохондроз, полиартрит, олыгаю белән бәйле җенси тайпылышлар һ.б. авырулар белән килүчеләр шактый. Шулай ук инсульттан соң килүчеләр дә, шикәр авыруы белән ишек шакучылар да, бер проблемасы булмый торып, организмын чистартырга теләүчеләр дә шактый. Һәр авыру башта табибның үзе белән сөйләшү үтә, психологик аралашу нигезендә аңа индивидуаль рәвештә дәвалау курсы билгеләнә. Ул гадәттә ашау режимы, массаж, энә белән дәвалауга кайтып кала икән.
Өлкән шәфкать туташы Айсылу ханым безгә алар турында бәйнә-бәйнә сөйли тора, без алар белән таныша торабыз. Пациентлар инде алдагы елның июнь аена кадәр язылганнар икән, кабул итү урыннары гына 25 койка-урыннан артмый. Бу санны арттырмауларын табибның һәр кешегә вакыты җитәргә тиешлеге белән аңлаттылар.
2010 елда беренче тапкыр Мәскәүдән килгән Әлфия Зәйниева инде ничәнче кат дәвалау курсын узганын да хәтерләми. Иң беренче килгәнендә таякка таянган, 120 кг авырлыкта булган Әлфия хәзер 75 килограммга калган. Аңа 50 яшьне бирә дә алмыйсың. Шикәр авыруы, гипертония, гормоннар уйнавы белән интеккән Әлфия үзе дә һөнәре буенча медик. Әмма ул кайда гына, ничек кенә дәваланып караса да, моңарчы берсенең дә ярдәме тимәгән. Мәскәүдәге үз табибы Шәмәрдәнгә җибәргәч тә, ул артык өметләнми. Ятып калганчы, атып кал мәкаленә генә таяна. Әмма беренче килүендә үк 12 килосын калдырып кайтып китә ул. Аннан ике-өч айдан кабат килә. Җәмгысы 50 килограмм авырлыгын югалта Әлфия. Соңгы килүендә генә Мәскәүдән биш килосын «ияртеп» килә. Ире ташлап киткәч, ике бала белән калган Әлфия хәзер күңел төшенкелегенә бирешми инде - әле соңгы килүендә генә вокзалда 36 яшьлек ир-ат үз хисләрен аңлатып, йөдәтеп бетергән. Имеш, алдашма, каян килсен сиңа 50 яшь...
Италиядән килгән 29 яшьлек Ирина исә чыгышы белән Чаллыдан икән. Лингвист-тәрҗемәче булып эшләүче кыз самолетта көненә дүртәр-бишәр очыш кичерә. Организмына тын алырга, тәртипкә керергә кайчак вакыты тәтеми икән. Менструация циклы бозылу белән җәфа чиккән кыз монда килеп, энә белән дәвалау курсы узганнан соң дәва тапкан. «Бер уңайдан рухи яктан ял итеп, организмымны чистартып кайтып китәм», - диде Ирина. Түбән Новгородтан килгән Лена да монда беренче тапкыр гына түгел. Артык гәүдә авырлыгы белән интеккән кыз биредән дәваланып кайтып киткәч, гаилә корып, бәби үстереп ята. «Әлегә баланы әнигә калдырып килдем, мин кайтуга, әни киләчәк», - диде Лена.
Мине исә барыннан да бигрәк Пермьнән килгән Люда язмышы таң калдырды. 52 яшьлек хатынкай ике ел элек инсульт кичергән. Әлеге «Өмет» үзәгенә килгәндә, ярты гәүдәсе параличланган булган. Бүген исә аның бөтен җиренә дә сизгерлек кайткан, табибларның: «Сез гомергә инвалид булып каласыз», - дигәннәре дә дөреслеккә чыкмаган. «Минем бер төрле дару да эчкәнем юк, - ди Люда. - Ике ай саен монда дәвалану курсына гына киләм».
Татар тотып карамый ышанмый инде ул - өстәлләрендә судан кала берни булмаган пациентларның: «Монда - җәннәт», - диюләренә дә башта елмаеп караган идем. Янәсе, җәннәт коры суга гына кайтып калса... Аннан, аларның бернинди даруларсыз гына авыруларын җиңүләрен, газапларсыз гына үз матурлыкларын кайтаруларын күргәч, фикеремне үзгәртергә туры килде. Табиб Альфред Җиһаншинның еш әйтә торган сүзе бар икән: «Билең никадәр нечкә - гомерең шуның кадәр озын була». Ә без исә кайчагында яшәүне ашауга гына әйләндереп калдырабыз төсле. Ә тамак, халык әйтмешли, гүргә кертә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: