Шәһри Казан

Таш атышып уйныйбызмы?

Айсылу Имамиеваның «Аз сөйләп, күбрәк языгыз» язмасына («ШК», 10 октябрь, 2013 ел) ачык җавап хаты Айсылу, синең язмаңны бик гаҗәпләнеп укыдым. Нидән күтәрелеп бәрелүеңне барыбер азаккача аңлап җиткермәдем. Сүз китап нәшриятының яхшы яки начар эшләве турында бармады бит, ә яшьләр китапларының таралып бетеп, халыкта ул китапларга ихтыяҗ булуы хакында барды....

Реклама

Айсылу Имамиеваның «Аз сөйләп, күбрәк языгыз» язмасына («ШК», 10 октябрь, 2013 ел) ачык җавап хаты

Айсылу, синең язмаңны бик гаҗәпләнеп укыдым. Нидән күтәрелеп бәрелүеңне барыбер азаккача аңлап җиткермәдем. Сүз китап нәшриятының яхшы яки начар эшләве турында бармады бит, ә яшьләр китапларының таралып бетеп, халыкта ул китапларга ихтыяҗ булуы хакында барды. Ә ул китапларга ихтыяҗ барлыгын мин яхшы беләм.
Ул ихтыяҗ син атап үткән Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллиналарның мәҗмугалары дөнья күргәнче, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә «Яңа дулкын» проекты башланып киткәч үк туган иде. «Китапларын каян табып була?» − дип, бик күпләр мөрәҗәгать итте шул кичәдән соң. «Яңа дулкын»ның чираттагы, инде яңа форматтагы кичәсе узгач, тагын да ныграк кызыксындылар.
Син язмаңда шигырь китабының күләме хакында бик күп фикер йөртәсең. Бер цитата да китерәм: «Сез аларның күләмен карагыз. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Лилия Гыйбадуллинаның китаплары юка дәфтәр калынлыгында гына бит. Шигърият сөюче укучы өчен бу күчтәнәч борын кычыттырырлык та түгел. Әлбәттә, бәлки аларда башка шагыйрьләрнең «теше үтмәгән» даһилык яшеренгәндер. Әмма ничек кенә булмасын, бик аз шигырь язган шагыйрь минем күңелдә шик тудыра: ә ул чыннан да шагыйрьме соң? Әллә болай, вакыт уздыру, үз рухын тынычландырыр өчен генә каләм-кәгазьгә тотынамы?» Татар филологиясе факультетының тәнкыйть бүлеген тәмамлаган белгечнең бу рәвешле фикер йөртүе мине дә шикләндерә. Нәрсә, без хәзер шагыйрьлекне ул язган шигырьләрнең күләменә карап бәһалибезме? Алай булган очракта, Сәгыйть Рәмиев белән нишләргә? Яки ХХ йөзнең бик тыйнак, «мин» дип күкрәк сугып йөрмәгән икенче бер шәп шагыйре - Наис Гамбәрне кайсы категориягә кертеп карарга? Аның дәрәҗәсендә иҗат итмәгән кайберәүләрнең калын-калын китапларын әдәбият киштәсенең кайсы өлешенә урнаштырырга?!
Бездә шундый сәер гадәт бар: шагыйрьнең китабын бастырганда, шигырьләрнең күләме беренче урында тора. Аннан да яманрак чир: инде тере классик булып әверелгәннәр, 30-40 ел элек язган шигырьләренең тәртибен генә алыштыра да, ел аралаш диярлек китап чыгарып «уйный». Сүзем юк, бик хуп күренеш, чыксын аларның китаплары, таралсын, сөендерсен әдәбият сөючеләрне. Юбилейларны гына көтеп утырырга кирәкми! Чыгып торсын иганәчеләр табучыларның китаплары да, мөмкинлеген тапкан икән, теләге бар икән кешенең - нигә чикләргә?! Шигырь җыентыгында шигырь дип атарлык 3-4 кенә әсәре булса да...
Ә хәзер әлеге дә баягы өчәүнең китабына әйләнеп кайтыйк. Бу китапларның калынлыгы шәхсән минем өчен әллә ни мөһим түгел. Сәбәбе бер: аларда булган күчтәнәч минем «борынымны кычыттыра», җанымны да сугара, зәвыгымны да канәгатьләндерә. Мондый шагыйрьләрнең җыентыклары нәшер ителеп торганда, безнең әдәбиятыбызга, күләм турында уйламыйча, сыйфаттан ләззәтләнергә дә буладыр. Бигрәк тә әдәбият мәйданында графомания чире котырып чәчәк аткан бу чорда...
Мине иң тетрәндергән җөмлә шул булды: «Әмма ничек кенә булмасын, бик аз шигырь язган шагыйрь минем күңелдә шик тудыра: ә ул чыннан да шагыйрьме соң?» Идеаль күләм нинди соң, Айсылу? Ничә данә шигыре булырга тиеш шагыйрьнең «Чын Шагыйрь» титулына дәгъва кылыр өчен? Ничә табактан торган китап аны бу сафларга бастыра ала?
Бүгенге көндә дөнья практикасында да, күпчелек рус нәшриятларында да бик үтемле юл бар: язучының китабы, продукт буларак, таралып, сатылып бетә икән, аны өстәмә тираж итеп бастыралар. Мисал өчен, интернет челтәрендә танылып, соңыннан китап бастырып чыгарган Дана Сидерос дигән шагыйрьне алыйк. Сүз уңаеннан: Казан кызы, чын исеме - Мария Кустовская, Мәскәүдә яши һәм иҗат итә. «Бастиан Books» нәшриятында китабы зур булмаган тиражлар белән нәшер ителә, әгәр китап сатылып бетә икән, нәшрият аны тагын һәм тагын бастыра. Шул рәвешле, китап складта да аунап ятмый, укучы кулына да даими рәвештә кереп бара. Китапны рекламалау һәм тарату ысуллары - алары инде икенче тема. Тирәнгә кереп китәсем килми, шулай да...
Мин үзем Татарстан китап нәшриятында чыккан яңа китапларны күзәтеп барырга тырышам, җаныма якын, кадерле басмаларны сатып алам, үз китапханәмдә булдырам. Алай гына да түгел, дусларым, якын кешеләрем, авыл, район җирендә яшәп, «Нур-маркет»ка яисә нәшрият каршында яңа ачылган (бу зур сөенеч!) кибеткә гел килеп йөри алмаган танышларым өчен дә берничәшәр данә алам. Читтән кунакка кайткан кешеләр өчен дә әзерләп куям аларны. Мәсәлән, быел Төркиядән Чулпан Зариф атлы шагыйрә кунакка кайткач, аның белән очрашуга бер олау татарча шигырь җыентыклары әзерләп куйган идек. Америкадан кайткан Нурия апа Измайловага да «төяп» җибәрдек татар шагыйрьләренең соңгы елларда басылган җыентыкларын. Аеруча яшьләрнекен. Бүгенге Казан, Татарстан шигъри мохитендә нинди хәлләр барлыгын чамаласыннар өчен, куансыннар өчен.
Ярый, монысы - әдәбият дөньясына кагылышы булган кешеләр. Ә инде cин язмаңда искә алган «ихтыяҗы булмаган» халыкка килсәк... Хаклы түгелсең, Айсылу. Кызыксына халык. Һәм бер Йолдыз Миңнуллина белән генә түгел, ә башка авторлар белән дә. Быел Татарстанның М.Сәлимҗанов исемендәге театр әһелләре берлеге республикабызның бөтен районнарына, мәктәпләренә, «Г.Тукай исемендәге III Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесе» кысаларында, яшь шагыйрьләр иҗатын сәхнәдән яңгыратуны шарт итеп куйган иде. Ул исемлектә Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, әле китаплары булмаган Булат Ибраһим, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева һәм Рүзәл Әхмәдиевлар бар иде. Йомгаклау мәҗлесендә Актёрлар йорты сәхнәсендә үзләре дә шигырь укыдылар, аларның иҗатын өйрәнгән балаларга фатихаларын бирделәр. Сүз уңаеннан: аннан соң инде Эльвира Һадиеваның китабы Мәскәүдә Ринат Мөхәммәдиев ярдәме белән басылып чыгарга да өлгерде. Резеданың, Булатның, Рүзәлнең һ.б. талантлы яңа шагыйрьләрнең дә җыентыклары басмага әзерләнеп киләдер дип ышанам...
Рәхмәт Фәрит абый Бикчәнтәевка - яңа заман шагыйрьләренең иҗатын таныту, пропагандалау буенча бәһасе юк адым булды бу. Шушы бәйге игълан ителгәннән соң, яшь шагыйрьләр иҗатын эзләү, барлау башланды. Эльнар Байназаров белән берлектә, без ВКонтакте социаль челтәрендә алып барган «Татар поэзиясе» сәхифәсенә генә күпме мөрәҗәгать иттеләр! «Зинһар өчен ярдәм итегез, каян табарга була?!» - дип яздылар. Ә бит конкурс Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә барды, андагы укытучылар бигрәк тә аптырашта иде. Алар бит кулларына килеп кергән матбугат чаралары аша гына таба алалар яшьләрнең иҗатын. Әле бүген, язылу-язылмау проблемасы матбугат чаралары өстендә авыр кара болыт кебек эленеп торган көндә, татарча газета-журналлар алдыручылары да күпме генәдер!
Син яшьләр белән эшләмәүдә тәнкыйтьләгән «Ялкын» редакциясенә дә шалтыраттылар, Айсылу, «Матбугат ру» сайтындагы комментарийларда да сорап яздылар. Шәхси үземә язган укытучыларга «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Ялкын» битләрендә басылган шәлкемнәрне сканер аша чыгарып, электрон тартмаларына да җибәргәләдем, нәшрият телефоннарын да бирдем. Иманым камил: нәшрият булып нәшриятка беренче эш итеп шалтыратмый калмаганнардыр! Төп 2 сорау борчыды ул чорда укытучыларны: 1) яшьләрнең китаплары бармы; 2) каян табарга була аларны?!
Менә бу урында мин китапларның таратылуы, реклама мәсьәләсенә килеп төртеләм инде. Бу хакта да фикер белдергәнем булды. Без үзебез чыгарган менә дигән сыйфатлы продуктны тәкъдим итә, укучыны кызыктыра, сатып алырга теләрлек итеп «яндыра» белмибез дигән фикер иде ул. Моны тагын нәшрият бакчасына таш ыргыту итеп кабул итәрсеңме икән? Әллә бүгенге көндә татар әдәби аренасында азмы-күпме эш иткән һәрбер каләм әһеленең алдында торган уртак актуаль проблема итепме? Чөнки бу нәшриятка гына түгел, ә матбугат чараларына да кагыла. Безгә әдәби мохиттә, матбага өлкәсендә менеджерлар җитми, товарны халыкка илтеп җиткерүчеләр. Җыр-музыка дөньясында алар акрынлап барлыкка килә башлады, әмма әдәби мохиттә без әле катып калган кадими богаулардан ычкына алмыйбыз, куркабыз, атып аласы урында ятып калуны кулайрак күрәбез.
Совет чорында бу мәсьәлә чын мәгънәсендә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителгән. Мәктәпләргә, авыл китапханәләренә китаплар олау-олау кайтарылган. Чын мәгънәсендә продукт булган. Һәр районда - китап кибетләре, киштәләрдә - яңа китаплар... Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен дистәләп сатып алып, кулдан-кулга таратуы хакында әле дә искә алып сөйли әнием. Хәзер дә азмы-күпме китап укылган һәр авыл йортында табып алырга була ул таушалып, саргаеп беткән кадерле басманы... Тиен-миен торган китаплар һәм язучыларның тамак туйдырырлык гонорарлар алып яшәгән заман бу. Каләм әһеленең дәрәҗәсе булган заман...
Ә хәзер «Ялкын» турында... Шәхсән минем исемемә генә кагылып узсаң, әллә ни исем китмәс иде. Ләкин син тапшыруга чакырылган аерым бер кешеләрне (бу очракта - Йолдыз Миңнуллина, Рөстәм Галиуллин һәм мине күздә тотасың булып чыга, чөнки әдәбият өлкәсенә караучылар анда без өчәү идек), нәшриятка кара ягар өчен җыелганбыз, дип ялгыш фаразлап, контратакага күчкәнсең: «Ялкын» журналы бакчасына таш ыргытуың турында әйтүем. Мине барыннан да бигрәк шул гаҗәпләндерде: юкса син үзең дә «Ялкын» битләрендә беренче әсәрләреңне бастырып, тәүге чирканчыкны шунда алып, олы әдәбият юлына атлап кереп киткән иҗатчы түгелме соң, Айсылу? «Ә яшүсмерләрне әдәбиятка, татар мәдәниятенә тарту үзәге булган шул ук «Ялкын» журналы нишли? Нигә ул авторлар белән эшләми, аларны эзләми, яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландырмый? Ул бит авторларны табу һәм аларга олы әдәбият юлына фатиха бирүче төп башлангыч», − дисең син. Күрүемчә, «Ялкын» белән хезмәттәшлек иткән үсмерлек чорыңда сиңа фатихасын биргән бу матбага. Ә ник әле син үзеңнән соң бу эш тукталып калган дип уйлыйсың?!
Үсмерлек елларыңнан соң кулыңа алып актарып караганың булмаса, сөендерәсем килә сине: шөкер, Айсылу, бүген дә язалар балалар, арада бик әйбәт язучылары да бар, без аларны бастырып киләбез, журналның Яшүсмерләр редколлегиясе ел саен кан яңартып тора, бездә ел дәвамында журналистика белән әдәбият мәктәпләре эшли, Казан балаларын да, республика балаларын да җыеп, мастер-класслар уздырабыз, олы-олы язучы абый-апалары, танылган журналистлар белән очраштырабыз, «Сәләт»нең «Раушан» аланына җыелган сәлкешләр һәр елны август яки сентябрь санын тулаем үзләре генә чыгаралар. Быелгы «Алтын каләм» фестивалендә өч урын һәм Гран-при да «ялкын»лыларныкы булды.
Яшүсмерләр өчен язылган әсәрләрне дә журналда даими урнаштырып барабыз, балаларга кызыклы булырдай әсәр кулыбызга килеп керә икән - ничек сөенгәнебезне белсәң! Соңгы саннарда гына да Рашат Низами, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәҗибә Сафина, Рифә Рахман, Фәйрүзә Мөслимова хикәяләре дөнья күрде. Һәр санда танылган, олпат язучыларыбыз белән кызыклы, мавыктыргыч интервьюлар чыга, аларның хатларын, көндәлек язмаларын (мәктәпләрдә кулланыр өчен) тәкъдим итәбез, дөнья классикасыннан тәрҗемәләр басыла...
Син кызык өчен генә кулыңа алып кара әле берәр соңгы санны, Айсылу! Юкса... бездә матбугатны кулга алып карамыйча да фикер йөртүчеләр, дөресрәге, мөһер сугып куярга яратучылар бар. Мин аны укымадым, белмим, дип әйтергә батырчылык итмичә, кемнеңдер фикеренә ияреп, тәнкыйтьләүчеләр. Андый тәнкыйтьчеләр күңелемдә шик уята минем.
Талантлы, үзенчәлекле, заманча әсәрләр бик кирәк безгә, Айсылу. Заманча, ягъни бүгенге заман балаларының ни белән яшәвен күзаллап язылган, диюем. Без районнарда, Казан мәктәпләрендә һәрдаим очрашып торабыз мәктәп укучылары белән, алар яңа тизлектә, яңа ритмда яшиләр, яңача категорияләр белән фикерлиләр. Башкалардан килгән кулъязмалар, әсәрләргә баштанаяк чумып яшәргә генә кирәкми, чыннан да, үзебезгә дә язарга кирәк үсмерләр өчен кызыклы әсәрләрне. Рухландырдың, илһамландырдың, рәхмәт! Ләкин җиңел генә котылдым дип уйлама: үзеңнән дә көтеп калабыз хәзер шундый әсәрне. Бу эшне без бергәләп башкармасак, тагын кем башкарыр?!
Инде бераз ачыклык кертеп узыйм: «Мәдәният дөньясында» тапшыруының ул чыгарылышында без студиягә «Калеб» проекты кысаларында җыелган идек. Татар мәдәниятендә танылып килгән яшь шагыйрьләрне, композиторларны, рәссамнарны, җырчыларны берләштерү максатын алга куйган бу проектны җанландырып, үстереп җибәрүдә дә катнашырга чакырам сине. Иҗатка һәм дөньяга тәнкыйди карый белгән, аналитик фикерләү сәләте булган, туры сүзле кешеләр бик кирәк «Калеб» сафларына. Аерылып, аюга да, бүрегә дә тамак туйдыру чарасы булып йөрүдән туктап, уртак максатны бергәләп тормышка ашырырга вакыттыр инде безгә, ниһаять. Ничек уйлыйсың?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: