Шәһри Казан

Татар белән башкорт бергәме?

Халкыбыз: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», - дип юкка гына юрамагандыр. Әнә бит, бүгенге Россия картасына күз салып, ут күршеләребез булган өлкәләрне барлый башласак, Татарстаннан читтә күпме татар әлеге «Аю-Бүре» теш-тырнагы астында гомер итә. Ул Мари Элдагы Бәрәңге, Чуашстандагы Батыр районнары, Удмуртиянең Кистем авылындагы Касыймовлар нәселе, Башкортстандагы Эстәрлетамаклар дисеңме....

Реклама

Халкыбыз: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», - дип юкка гына юрамагандыр. Әнә бит, бүгенге Россия картасына күз салып, ут күршеләребез булган өлкәләрне барлый башласак, Татарстаннан читтә күпме татар әлеге «Аю-Бүре» теш-тырнагы астында гомер итә. Ул Мари Элдагы Бәрәңге, Чуашстандагы Батыр районнары, Удмуртиянең Кистем авылындагы Касыймовлар нәселе, Башкортстандагы Эстәрлетамаклар дисеңме. Халкыбыз җырларына кергән Оренбург, Чиләбеләр... Хәер, дөнья иярләгән, дәүләтчелек тоту тәме канына сеңгән милләтебез бөтен Җир шары буйлап сибелгән. Кайсылары читкә китәргә яки бүленеп калырга мәҗбүр булган... Әлеге «гадел бүлгәләүләр» өчен барыбыз да Ленин һәм Сталин бабаларыбызга аеруча «рәхмәтләр» укыйк, юкса хәзерге милли республикалар да, бәлки, булмас иде. Күп зыялыларыбызның төшләренә кереп йөдәткән «Идел-Урал» штаты саташу гына булып калды, ә Башкортстан һәм Татарстан автономияләре барлыкка килгән 20 нче елларда Идел буе халыклары ачлык бәласенә дучар ителеп, милли кайгыларын онытып торырга мәҗбүр булуын да тарих хәтерли... Инде буласы эшләр булган, бүленәсе бүлеп бирелгән, тату гына яшисе дә бит, тик «бүлгәлә дә хакимлек ит» сәясәте әле дә дәвам итә. Сайлау алды кампанияләре барышында хәтта югары мөнбәрләргә менгән кандидатлар да: «Россия для русских!» - дип бугаз ерта, Мәскәүләрдә генә түгел, милли республикаларда да рус маршлары уза тора...
Бер генә халыкның да ни «Аю»га, ни «Бүре»сенә бирешәсе, милли үзаңны югалтасы килми, башкаларны йоту хисабына алып барыла торган «яшәү өчен көрәш» дәвам итә, «табигый сайланыш» күчәре күпләрне тарих үзәннәрендә сытып, алга тәгәри тора...
Инде ничәмә еллар ут күршеләр булып яшәүче башкорт халкы белән, бер-беребезнең телләрен аңлый торып та, уртак тел таба алмавыбызның асылында да нәкъ шушы мәсьәләләр ята ләбаса. Башкортстанның шактый өлешен биләп торучы миллион ярым татар туган телләрен саклар өчен ничәмә еллар аңа 1978 елда югалткан дәүләт теле статусын кире кайтарырга дип җан атса, Башкортстан хакимияте аларга мондый мөмкинлекне бирми, татарларның доминантлыгыннан шүрли. Кайбер татарлар сөйләвенчә, аларның өйләренә «Яңа Гасыр» телеканалы да әле чагыштырмача күптән түгел, Президент алышынгач кына үтеп керә алган. Һәр халык санын алу барышында Башкортстанда татар һәм башкортның тарткалаша башлавы да даими кабатланып килә. Татарлар башкортларга сословие, Россиягә хезмәт иткән мөселман казаклары итеп, «Башы кырт», ягъни «башкисәрләр» итеп, биектән карый. Башкорт аксакаллары исә «Татарстанның Минзәлә, Актаныш, Сарман районнарында татарлар түгел, ә башкортлар яши» дигән фикерне алга сөрә. Кайберләре, күзләрен дә йоммыйча, мишәрләрне дә башка диалекттагы башкортлар дип, тел шартлата. Мондый исәп белән үз гомерендә бер генә дә башкортча шигырь язмаган Әнгам Атнабаевның, шулай ук Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләрнең дә ничек «башкорт» шагыйрьләре булулары аңлашыла. Кайбер башкортларның әлеге мантыйгы белән караганда, мин һәм тагын бик күпләр башкорт булып чыга ләбаса. Кызганыч, мин, күпме генә тырышсам да, чын башкорт язучысын хәтерләмим. Ләкин мине башка мәсьәлә борчый. «Кемнәрдер бөтен урын-җирне талап ятканда, нигә ике туган һаман үзара мамыгы коелып беткән юрганын бүлешә алмый соң әле?» дигән уй җанга тынгы бирми. Бу чәбәләнгән йомгакның очын табып булырмы да, бер-беребезгә гаеп ташлаулардан туктап, барысын уртага салып, бердәм көч була алырбызмы? Белмим... Бәлки, бу яшьлек самимилеге генәдер, ләкин, миңа калса, безгә һичшиксез берләшү, безне аеручы факторларны түгел, ә берләштерүче нокталарны эзләү мәслихәт!
Узган атнада «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин белән, шул максатны күздә тотып, башкортларның «Күк бүре» хокук саклау оешмасы чакыруы белән, Уфада башкорт кардәшләрнең «Йыйын»ында булып кайттык. Андагы татар иҗтимагый үзәге әгъзалары белән дә күрештек. Уфа каласы буйлап йөргәндә башкортларның милли горурлыгын күтәрер өчен шактый эшләр эшләнгәне, Башкортстанның элеккеге Президенты Мортаза Рәхимовның башкорт халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып шактый көч түккәнен күрми үтү мөмкин түгел. Сүз уңаеннан, андагы татарлар әйтүенчә, имеш, «Күк бүре» оешмасын да элек Мортаза Рәхимов финанслап, «су сибеп» үстергән. Әлеге очрашуда Наил Нәбиуллин һәм Азат Сәлманов туган милләтләрнең милли мәнфәгатьләрне кайгырту өстендә үзара хәбәрләшеп эшләячәкләре, төрле акцияләр, урам чаралары оештырачаклары турында килешеп кайтты. Алга таба әлеге ике оешма төрки яшьләр берлеге төзергә ниятли.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: