Шәһри Казан

Татар гаиләсен ничек сакларга?

2012 ел башында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков яңа ачышы турында игълан итте. Имеш, ул, татарча камасутра дигән исем белән, җенси мөнәсәбәтләр турында китап язарга җыена. Шул хакта кат-кат яздылар. Барыбер аңламадым. Ничек инде бер юрган астында адәми затлар күмәкләшеп гаилә корып ята алсын, мәйтәм. Дамир әфәнде шулай гаиләне, Гаилә...

Реклама

2012 ел башында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков яңа ачышы турында игълан итте. Имеш, ул, татарча камасутра дигән исем белән, җенси мөнәсәбәтләр турында китап язарга җыена. Шул хакта кат-кат яздылар. Барыбер аңламадым. Ничек инде бер юрган астында адәми затлар күмәкләшеп гаилә корып ята алсын, мәйтәм. Дамир әфәнде шулай гаиләне, Гаилә елын бушлай рекламалауның җаен тапкандыр, бозыклыкка чума барган яшьләрне аңга килергә чакырадыр, дип уйладым.
Юк, шаяртмый икән Дамир әфәнде. Моны мин «Мөслимә» газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина матбугатта Исхаков «ачышы»на үз фикерен белдергәч аңладым. Ул Дамир әфәнденең ниятенә каршы төшеп, аның халыкны дөрес булмаган юлга чакыруын искәртте.
Капма-каршы ике фикер. Аны без Аксакаллар шурасында тикшерүне кирәк дип таптык. Шура әгъзалары моңа карата үз фикерләрен белдерделәр. Нигездә, Әдиятуллина фикере якланды. Коръәннән, тарихтан, әдәбияттан мисаллар китерелде.
Безнең халык бик тыйнак һәм сабыр була белгән. Тик бабаларыбызны өйләнешү, гаилә кору мәсьәләсендә надан булган дип әйтеп булмый. Кирәк булган һәр нәрсәне буыннан буынга серле итеп өйрәтә дә белгәннәр алар.
Габделҗаббар Кандалыйның «Сәхипҗамал» әсәрендә нинди генә назлы сүзләр очрамый. Чын ярату булганга, шундый әсәрләр язылган. Шуңа күрә, әби-бабаларыбыз берсеннән-берсе тәүфыйклырак унар-унберәр бала үстерә алганнар. Бер-берсенә хыянәт итешү булмаган.
Ә егерменче йөз башында вазгыять үзгәрә. Ул чорда иҗат ителгән әсәрләрдә бу ачык чагыла. Мәсәлән, Г.Камалның «Уйнаш», Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», Ш.Мөхәммәдиевнең «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», Г.Исхакыйның «Бай углы» һәм «Өч хатын берлән тормыш», М.Гафуриның «Кара йөзләр», Ш.Камалның «Козгыннар оясында» һ.б. әсәрләре - моңа ачык дәлил.
Безнең көннәрдәге гаиләләргә бигрәк тә авыр. Габдулла Тукайның «Печән базары...»ндагы Дию яисә Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»ендәге шүрәлеләре күпләрнең хәләл җефетләрен тартып алмагае дип шүрләп куясың. Гыйбрәт алырлык әсәрләр аз түгел. Бүгенге тормышта да шулай әле. Бу турыда еш язып торалар газеталарга. Димәк, татарның әхлагын бетерүне теләгән чит-ятларның заказы да үтәлә монда.
Гаиләләрне саклау өчен, мондый яман хәлләргә киртә куярга вакыт инде. Мәрхүм Туфан Миңнуллин «Татар гаиләсе» фонды рәисе иде. Ул күп тырышты. «Яңа Гасыр» оештырган «Кара-каршы» тапшыруында әдип бер фикерен кискен итеп әйтте: ирләр хатын-кызларның эшче көчләре булып калмаска тиеш. Ирләр гаиләне эшләп туйдырсын, чын гаилә башы булсын...
Аның фикере бу көннәрдә васыять булып яңгырый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: