Шәһри Казан

«Татар хатыны аерым бер кыйммәт»

Гөлтан Ураллыны Төркиядәге татар диаспорасының иң актив вәкилләренең берсе буларак беләләр. «Идел-Урал төркиләренең мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте» рәисе, Бөтендөнья хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Төркиядәге вәкиле итеп билгеләнүе дә әнә шул татар җанлы булуының хикмәте. Казанлыларга исә бу исем 1989 еллардан ук, Гөлтан Ураллының Татарстанга төрки музыканы өйрәнүче һәм...

Реклама

Ата-бабаларының туган ягы белән элемтәләрне, туганлык җепләрен өзми яшәүче ханым белән Истанбулның тарихи районында урнашкан Али Эмри мәдәни үзәгендә Төркиядә укучы татар студентлары арасында узган «Татар кызы» бәйгесеннән соң очраштык. Энҗеле калфактан, каюлы читектән килгән бу ханым, кызларга сәхнәгә алып чыгарга кирәк була калса, дип, гаилә ядкәре буларак сакланган кызыл башлы суккан сөлгеләренә кадәр алып килгән иде. Кызлар кулына эләккәч, моннан 100 еллар элек Татарстаннан Төркиягә килгән ул сөлгеләрнең дә хәтере уянмый калмагандыр.
- Гөлтан ханым, Сезнең тамырларыгыз Татарстан белән бәйле булуын, шәхсән үзегезнең Дөбъязда мәчет салуда ярдәм итүегезне беләбез. Төркиягә нинди җилләр ташлаган сезнең ата-бабаларны?
- Мин үзем Истанбулда тудым, үстем. Минем әни ягым Дөбьяздан. Бабай, Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккәннән соң, бирегә килгән. Әнием дә Төркиядә туып үскән. Әтием исә Башкортстаннан, ул Уфада туган. Ул Икенче бөтендөнья сугышында немецларга әсир булып, Германиядә 4 ел концлагерьларда тоткынлыкта газап чиккәннән соң, Төркиягә килә. Биредә башта бабай белән таныша, соңрак аның кызына өйләнә.
- Татарча яхшы сөйләшәсез. Телне гаиләдә өйрәндегезме?
- Әниемнең әнисе, аңа ике яшь булганда ук вафат булган.Бабай икенче хатын итеп төрек кызын алган. Шуңа да әнием татарча сөйләшеп үсмәгән. Әтием исә, татарча белсә дә, күбрәк төрекчә өйрәнергә, сөйләшергә тырышкан. Мин үскәндә әти-әнием өйдә һәрвакыт төрекчә сөйләштеләр. Кечкенәдән татар җәмгыятенә йөрдем, татарча җырлар тыңлап үстем. Хәзер инде үзем дә бу җәмгыятьнең җитәкчесе булдым.
- Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуыгызны хәтерлисезме?
- Мәктәпкә кергәнче үк, 6 яшьтә Габдулла Тукайның «И туган тел» шигыре белән сәхнәгә аяк бастым. Аны минем колакка укыдылар. Шул рәвешле, дүрт куплет шигырне ятладым. 1968 елда җәмгыятьнең беренче бәйрәм кичәсенә катнашып, ке­ше алдында җырларга туры килде. Ул чагында миңа 13-14 яшьләр иде. Аннан соңгы тормышым тулысынча сәхнәдә. Үз гомеремдә бөтен төрки дөньяның җырларын, биюләрен башкардым. 1982 елдан бирле «Тумата» ансамбле белән, ничек әйтим, тамашачыга музыка белән дәва бирәбез. Хәзер инде бу ансамбльдә булуыма 32 ел. Төрек музыкасы һәм тоник татар музыкасы белән бөтен җир шарын йөреп чыктым. Профессионаллар булмасак та, бу мәдәниятне дөньяга күрсәтү өчен йөрибез. Беренче урында татар музыкасы тора, чөнки мин татар җырларын яратам. Программага булыр-булмас, тыпыр-тыпырлы «модалы» җырларны бик катнаштырмыйбыз. Чөнки, дөресен әйткәндә, җанга үтеп кергән, йөрәккә кадалган җырларны яратам. Иң яраткан җырларым «Туган авыл», «Ак каеннар», «Агыйдел буйлары»... Һәм дә инде репертуарда моннан 100 еллар элек безнең бабайлар Төркиягә алып килгән, алардан өйрәнгән борынгы җырларыбыз бар.
- Сез килеш-килбәтегез белән дә татарлыкны җуймый саклыйсыз. Көмеш беләзекләр, башта - энҗеле калфак, аякта - каюлы читек...
- Дөрес әйтәсез, аягымда һәрвакыт читек булыр. Берничә пар читегем бар. Җир шары буйлап йөргән вакытта өстемдә һәрвакыт бер татар әйбере таба аласыз. Һичшиксез! Чөнки мин бу бай мәдәниятне күрсәтергә бик яратам. Кайчакта башымда ирләрнең бизәкле, чигүле кәләпүше булыр. Чөнки аны Европада хатын-кызныкымы, ир-атныкымы икәнлеген беркем дә белми. Мин гел шулай йөрим. Элегрәк, чәчләремне үстереп, чулпылар белән йөрисе иде, дип, үз-үземә әйтә идем. 3 мәртәбә үстердем чәчемне. Төркиядә дә, Европада да чын көмеш чулпылар белән йөрдем. Чулпы, «чыкл-чыкл» килеп, чыңлап тора. Үзе бер рәхәт шулай йөрүләр.
- Гөлтан ханым, Сез Истанбулда татар теле дәресләре дә алып барасыз икән?
- Баштарак бу курсларны Татарстаннан килгән студентлардан Миләүшә, Илдар һәм Роберт - кайсысының вакыты бар, чиратлашып алып бардылар. Шул рәвешле кирилл алфавитын танырга, язарга өйрәндек. Беренче китапны укып чыктык. Бер чыгарылыш ясадык. Аннан соң, укытучы таба алмагач, миннән үзем белгән кадәресен өйрәтүемне сорадылар. Шулай итеп, яңа төркемне мин башлап җибәрдем. Курс соңында һәркем укырга да, язарга да өйрәнде. Грамматикага килгәндә дә, башта мин укып өйрәндем, аннан үзем белгәннәрне башкаларга өйрәтергә тырыштым. Быел, укытучы булмагач, курсны ача алмадык. Әмма, инша Аллаһ, киләсе елда кабат бу эшне дәвам итәргә тырышачакбыз. Татарстаннан килеп, Истанбул университетының тарих факультетында магистратурада укучы Алсу Дунаева белән быел 15 көнгә бер мәртәбә «Онытылган татар тарихы» темасына татарча семинарлар үткәрәбез. Семинардан соң, өйдә пешкән татар ашлары белән бүлешәбез. Кыскасы, бу юнәлештә кулыбыздан килгән кадәр көч куябыз.
- Төркиядә укучы татар студентлары да әниләре кебек бик якын итә үзегезне. Аларның уң кулы икәнлегегез күренеп тора.
- Әлеге чараны оештыруда да азмы-күпме катнаштым. Егет-кызларыбызга ярдәм иттем. Әтием гомер буе: «Татарларны күрсәң, өйгә алып кайт, хөрмәт күрсәт», - дип гел әйтә торган иде. Өйгә кунак булып егетләр-кызлар килсә, егетләргә: «Кызларны саклагыз, татар егетләре», - дип кисәтә иде. Быел «Татар кызы» Төркиядә беренче тапкыр узды. Карадым да, аларның барысы да бик-бик матурлар, бөтен шартын китереп әзерләнделәр. Чара бик күркәм булды. 6 кыз - 6 аерым тормыш иде ул минем өчен. Аларның 6 аерым тормыштан килеп, Истанбулда шундый матур чыгыш ясау­лары күңелемне кузгатты, дулкынландырды. Чөнки татар хатын-кызы, җир шарының кайсы ягында булса да, татарлыгыбызны күрсәтә, Аллага шөкер. Татар хатыны аерым бер кыйммәт! Аларның барлыгы, аларның тырышлыгы үзгә. Ул күренә. Төркиядәге дуслар белән күрешеп сөйләшкән вакытта, алар әйтә: «Гөлтан, сезнең халык аерылып тора. Ни өчен?» - дип сорыйлар. Мин исә: «Без шундый халык!» - дим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: