Шәһри Казан

Татар тарихы елы

2012 ел - татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел. 2012 елга шулай ук милләтебез тарафыннан кичерелгән фаҗигале чорларның да кайгылы көннәре туры килә. Татар халкы үзенең бөек тарихын, шул тарихтагы табышларын һәм югалтуларын онытмасын өчен, яңадан шул бөеклегенә омтылсын, үз...


Быел Төрки каһанлык төзелүгә 1460 ел тула. 552 елда Тумын каһан нигез салган бу төрки-татар дәүләте Кытайдан Кавказга кадәр ил-җирләрне били, 742 елга кадәр яши, бөтен Евразия киңлегендә төрки-татар мәдәниятен тарата, тарихта беренче рәсми татар дәүләте булып санала.
Быел Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1090 ел тула. 922 елның 12 маенда Багдад хәлифәлегеннән килгән илчелек катнашында Болгар дәүләте ханы Алмыш ислам динен илнең рәсми дине дип игълан итә, Болгар-татарлар - Евразия киңлекләрендә беренче булып үз теләкләре белән ислам динен кабул иткән һәм аны бүгенге көнгә кадәр саклап калган милләт.
Быел Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен язуына 780 ел тула. 1232 елда Коръәнгә нигезләнеп язылган бу шигъри әсәр татар язма әдәбиятының нигезе булып тора, гасырлар буе татар халкының әхлагын тәрбияләүгә хезмәт итә. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә «Кыйссаи Йосыф» поэмасының 200дән артык кулъязма нөсхәләре һәм күчермәләре табыла, бу милләтебезнең китап сүзенә олы хөрмәтен һәм мәхәббәтен күрсәтә.
Быел Алтын Урда дәүләтендә ислам дине дәүләт дине дип игълан ителүгә 700 ел тула. 1312 елда Алтын Урданың төньяк башкаласы Наровчат шәһәрендә (хәзерге Пенза өлкәсе) Үзбәк хан ислам динен дәүләт дине дип игълан итә, татар иле шәригать кануннары буенча яши башлый, бу чорны Алтын Урданың алтын чоры, дип атыйлар.
Быел беренче басма татар китабы дөньяга чыгуга 400 ел тула. 1612 елда Лейпциг шәһәрендә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыга.
Быел Явыз Иван гаскәренең Казан ханлыгын басып алуына 460 ел тула. 1552 елның 15 октябрендә Мәскәү патшасы Явыз Иван, йөз мең кешелек гаскәр белән килеп, Казан шәһәрен ерткычларча басып ала, халкын явызларча үтерә, кол итә, көчләп чукындыра, байлыгын талый, татарларның бәйсез дәүләте булган Казан ханлыгын юк итә. Татар халкы өчен 460 елга сузылган коллык чоры башлана...
Быел юлбасар Ермакның Себер ханлыгына һөҗүм итүенә 430 ел тула. 1582 елның 1 сентябрендә казак атаманы Ермак, урыс сәүдәгәрләре Строгоновлар ярдәмендә һәм Мәскәү теләктәшлегендә, үзенең башкисәр казаклары белән мөстәкыйль Себер ханлыгына һөҗүм итә, ханлыкның башкаласы Искәрне басып ала, күп татарларны үтерә һәм көчләп чукындыра, шул рәвешле урыс дәүләтенә Себер ханлыгын яулап алырга юллар ача.
Быел татар халкының милли һәм дини каһарманы Батыршаның үлеменә 250 ел тула. 1755 елның уртасында Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларны Россия коллыгына, көчләп чукындыруга каршы җиһадка күтәргән, 1756 елның августында кулга алынып, каты җәзаланып, теле-борыны киселеп, Петербург янындагы Шлиссельбург төрмәсенә ябылган, 1762 елның 24 июлендә үзенә һөҗүм иткән дүрт урыс сакчысын балта белән тураклаган һәм төрмәдән качарга омтылганда җан биргән татар мулласы Батырша - Габдулла Галиев милләт күңелендә мәңге сакланыр!
Татар халкының Милли Мәҗлесе, татар милли азатлык хәрәкәте, дин әһелләре, татар зыялылары, галимнәр һәм язучылар, сәнгать әһелләре халкыбызга ел буе бу тарихны аңлатырга тиешләр. Шулай ук бу истәлекле даталар буенча фәнни конференцияләр, җыеннар уздыру, радио һәм телевидениедә тапшырулар оештыру, матбугат битләрендә чыгышлар ясау, милли һәм дини каһарманнарыбыз турында фильм һәм спектакльләр әзерләү, урамнарга аларның исемнәрен бирү, истәлек таштакталары кую, татар халкының тарихы белән бәйле урыннарга сәяхәтләр оештыру, мәктәп балалары, студентлар белән очрашулар уздыру да милләт каршындагы бурыч булып тора.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: