Шәһри Казан

«Татарча өйрәнәсе килә...»

Без кечкенә чакта русча өйрәнергә бик зур теләк белән яндык, ләкин моңа мөмкинлекләр булмады. Хәзерге балалар русчаны, кем әйтмешли, ипи-тозлык кына түгел, хәтта сине руска сатып җибәрерлек дәрәҗәдә беләләр. Авылда энем Фоатның оныгы Руфинә 3 нче сыйныфта укыганда ук рәхәтләнеп русча сөйләшә иде. Без кечкенә чакта күршем Мәлик белән гел...

Реклама

Без кечкенә чакта русча өйрәнергә бик зур теләк белән яндык, ләкин моңа мөмкинлекләр булмады. Хәзерге балалар русчаны, кем әйтмешли, ипи-тозлык кына түгел, хәтта сине руска сатып җибәрерлек дәрәҗәдә беләләр. Авылда энем Фоатның оныгы Руфинә 3 нче сыйныфта укыганда ук рәхәтләнеп русча сөйләшә иде.
Без кечкенә чакта күршем Мәлик белән гел бергә уйнап үстек. Бәләкәй булсак та, телнең тылсымлы көчкә ия булганын сиземләгәнбез. «Әти-әниләр берәр айга булса да чеп-чи рус авылына илтеп ташласалар, без русчаны шактый сукалар идек», - дип, үзара сөйләшә идек. Билгеле, бу хыял гына булды. Чөнки аның да, минем дә рус малайлары арасына барып керерлек туганнар юк иде. Әнә бит, күренекле язучыбыз Мирсәй Әмир «Без бәләкәй чакларда» дигән повестенда, әле патша заманында: «Алар (рус малайлары. - В.Г.) бездән татарча өйрәнергә тырышалар, ә без алардан - русча», - дип яза. Күрәсең, язучы бәләкәй чагында рус малайлары белән аралашкан, хәтта алар белән башлангыч сыйныфларда укыган.
Безнең Туембаш авылыннан ике чакрым ераклыкта Яран дигән рус авылы бар. Анда авылдан барып бер бала да укымады, чөнки аны ата-аналар кирәккә санамаганнар.
Армиядә хезмәт иткәндә гел русча сөйләшергә туры килде. Анда кече командирлар мәктәбендә, атама-төшенчәләрен кулланып, төртелмичә-нитмичә, солдатлар белән дәресләр үткәрдем.
Кыскасы, Октябрь революциясеннән соң, ХХ гасырның 80 елы эчендә, без руслашып беттек диярлек. Әле хәзер дә шул шаукым дәвам итә. Безнең түрәләр саф татар авылы мәктәпләрендә бөтен фәннәрне рус телендә укытуны алга сөрәләр. Яисә андагы мәктәпләрне оптимальләштерү сылтавы белән ябып, балаларны рус авылларында укырга мәҗбүр итәләр. Бер генә телгә өстенлек бирү бер дә килешә торган нәрсә түгел инде.
Безнең халыкта, «Кунак ашы - кара-каршы», дигән әйтем бар. Руслар да: «Татар телен өйрәнәсе килә», - дип атлыгып торса икән ул. Тел белү берәүгә дә комачауламый бит.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: