Шәһри Казан

Татарга тылмач кирәкми

Казаныбызда булып үткән Бөтендөнья Универсиадасының файдасы бөтен яктан караганда да күп булды. Шулардан берсе - татарны аз булса да татарча, инглизчә өйрәтү. Волонтерлар да бу өлкәдә зур тырышлык куйды. Татар теле бит болай да дөньядагы иң таралган 14 тел исемлегенә кергән. Без болай да үзбәк, казах, кыргыз, әзәрбайҗан белән җиңел...

Казаныбызда булып үткән Бөтендөнья Универсиадасының файдасы бөтен яктан караганда да күп булды. Шулардан берсе - татарны аз булса да татарча, инглизчә өйрәтү. Волонтерлар да бу өлкәдә зур тырышлык куйды. Татар теле бит болай да дөньядагы иң таралган 14 тел исемлегенә кергән. Без болай да үзбәк, казах, кыргыз, әзәрбайҗан белән җиңел аралашабыз, башкортларны исә әйткән дә юк. Шулай ук башка төрки телләр дә безгә якын. Хәзер җәмәгать транспортында төрле игъланнар да өч телдә әйтелә. Инвалидларга, яшь балалы кешеләргә, олы яшьтәгеләргә урын бирергә онытмагыз, дип тә әйтәләр. Әмма күп кенә яшьләр бу белдерүне «аңлап», «ишетеп» бетермиләр, ахры. Шулай беркөнне 24 нче автобуска кердем. Салон бик тулы булмаса да, утыру урыннары буш түгел. Мин дә яшь түгел инде (78 яшь), аякларның хәле бетеп бара. Шулай басып торам, янымда ике кыз утырып конспект укып баралар. Студентлар, ахры, инглизчә сүзләр дә кыстыргалап сөйләшәләр. Салонда микрофоннан теге белдерүне әйткәч, мин дә, өстәп бер номер күрсәтим әле, дип, немецча, русча, татарчасын бергә кушып: «Их бине җәнвәлидес, цваен группен» дип әйтеп куйдым. Мин дә инвалид дигән сүз була инде бу, янәсе (чыннан да, мин 9 ел инде икенче төркем инвалид). Шуннан теге кызларның берсе ялт кына торды да: «Дедуля, инвалидес, битте», - дип миңа урынын тәкъдим итте. Утырдым да: «Данке дас мадехен», - дип әйтеп куйдым. Рәхмәт, кызым, дигән сүз була инде бу немецча. Чөнки безгә мәктәптә 3 ел немец теле укытканнар иде. Кайвакыт әз-мәз булса да чит телләр белү дә ярап куя шул. Шунда утырганнар, минем шаяруны аңлап: «Вот инвалид бабай дает!» - дип көлештеләр.
Беркөн «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә кереп барганда, бер әби иярде. «Где тут, сынок, газета «Казанские ведомости?» - дип сорый. Сөйләшүеннән татар әбие икәнен чамаладым да: «Нигә Сезгә ул газета», - дим. «Миңа инде 90 яшь, шул газетага язылмакчы идем», - ди. «Ә нигә соң татарча газетага язылмыйсыз?» - дим. «Әй, улым, татарча укый белмим шул», - димәсенме!.. Татарча ару гына сөйләшә үзе. Мин моңа әле үзем дә укып бетермәгән «Шәһри Казан»ның пәнҗешәмбе санын бирдем дә: «Укып карагыз әле, бик әйбәт газета. Укый-укый татарча укырга да өйрәнерсез», - дидем. Җанында бераз булса да татар рухы калган кешегә татарча укырга өйрәнү бик җиңел бит югыйсә. Бөтен нәрсә дә ана теле белән үзләштерелсә генә яхшы нәтиҗә бирә, дип, галимнәр дә шуны искәртеп тора, күп очракта тормыш та шуны раслый. Шуңа күрә, туганнар, телебезне өйрәник. Тел ул милләтебезне дә саклаучы булып тора бит.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: