Шәһри Казан

Татарлыгыбыз белән горурланып яшибез

Минем әтием Ришат Йосыф һәм әнием Флүрә Морат - Кытайда туып үскән татарлар. Аларның әти-әниләре бер гасыр элек Татарстаннан Кытайга күчеп киткән. Чит илдә туып үссәләр дә, әти белән әни үз милләтләрен онытмаганнар, алар киләчәк буыннарының саф татар булуын теләп яшиләр. Без торган районда татарлардан башка да мөселман халыклары бар...

Реклама

Минем әтием Ришат Йосыф һәм әнием Флүрә Морат - Кытайда туып үскән татарлар. Аларның әти-әниләре бер гасыр элек Татарстаннан Кытайга күчеп киткән. Чит илдә туып үссәләр дә, әти белән әни үз милләтләрен онытмаганнар, алар киләчәк буыннарының саф татар булуын теләп яшиләр. Без торган районда татарлардан башка да мөселман халыклары бар иде, телләре дә безнекенә охшаш. Мәсәлән, уйгыр, казах һәм үзбәкләр. Алар белән гаилә корган татарлар да аз түгел.
Әтием белән әниемнең танышып-кавышып китүләре дә бик кызыклы. Ул вакытта әле хәзерге кебек интернетлар юк, радио аша танышу да мөмкин булмаган. 1987 ел. Яшь егет Ришат Йосыф, 600 чакрым юл үтеп, Флүрә исемле кыз белән танышырга килә. Ул вакытта юл йөрү бик кыен булган, 600 чакрым юлга 2-3 көн вакыт киткән. Үтелгән юл бушка булмый, өч айдан соң язмыш аларны бергә бәйләп куя. Күз тимәсен, әтием белән әнием бик бәхетле яшиләр. Апам Руфия белән мине тәрбияләп үстерделәр.
Әти-әни без кечкенә чакта ук: «Без - татарлар, татар булганыгызга горурланып яшәгез», - дип әйтә иде. Әнием татар җырларын өйрәтте, әкиятләрен сөйли иде. Кечкенә чагымда истә калган беренче җыр «Туган тел» булса, беренче әкият «Шүрәле» иде. Әби тагын да күбрәк җыр өйрәтте. 6-7 яшьлек чагымда «Туган тел», «Күбәләк», «Яратам» кебек җырларны белә идем. Аннары өйгә интернет тоташтыргач, яңа җырларны тыңлый һәм өйрәнә башладым.
Әти-әнием - укытучылар. Әнием - уйгыр телен, әтием кытай телен укытты. Безнең шәһәрдә саф татар гаиләсе бер без генә идек. Башка милләтләр белән дус-тату яшәдек. Әти-әниемне бик яраталар, хөрмәт итәләр иде. Аларга мәктәптә укытучыларга бирелә торган иң югары дәрәҗәне бирделәр. «Кешеләргә татарларның нинди тырыш халык икән­леген күрсәтергә тиешбез», - ди иде алар.
Кечкенә чагыбызда ук әти-әни: «Татарстанда татарлар күп, шунда барабыз», - дип кабатлый иде. Без Казанга укырга киткәч, алар пенсиягә чыктылар да: «Татарстанга барабыз, анда өй сатып алабыз, эшкә урнашабыз, әти-әнине алып барып күрсәтәбез», - дип план кора башладылар. Ниятең - юлдашың, диләр, менә нияте булгач, килделәр. Өй дә алдык, хәзер әби белән бабабызны чакырырга җыенабыз.
Әнинең әтисе Дусай дигән авылдан күченеп киткән булган, без хәзер шул авылда яшибез, туганнар кебек дуслар, танышлар, күршеләребез бар. Әти-әниемнең хыяллары бик күп әле, аларның татар халкы өчен нәрсә дә булса эшлисе килә. Мин ышанам: әти-әнием кебек кешеләр бик күп, алар милләтен ярата һәм горурланып: «Мин - татар!» - дип яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: