Шәһри Казан

Тату яшәргә язсын

Элегрәк СССР дигән илдә барлык халыклар да бердәм, дус булып яшәгән заманнарда күпләргә турист булып социалистик илләргә генә яки килешү буенча эшкә генә барырга рөхсәт ителә иде. Әле аларны да берәр ел алдан җиде бабасына кадәр тикшереп кенә җибәрәләр иде. Ә СССРның теләсә кайсы өлкәсенә, республикасына рәхим ит. Матди хәлең...

Реклама

Элегрәк СССР дигән илдә барлык халыклар да бердәм, дус булып яшәгән заманнарда күпләргә турист булып социалистик илләргә генә яки килешү буенча эшкә генә барырга рөхсәт ителә иде. Әле аларны да берәр ел алдан җиде бабасына кадәр тикшереп кенә җибәрәләр иде. Ә СССРның теләсә кайсы өлкәсенә, республикасына рәхим ит. Матди хәлең юл куйса, билгеле. Хәзер дөньяның теләсә кайсы иленә теләгән вакытта бара аласың. Минем дә ул чаклардагы онытылмас бер сәяхәт хәтердә саклана. 1976 елны гаиләбез белән тугандаш Кыргызстанда булып, дөнья күреп кайттык. Әтием Идиятулла ягыннан туганыбыз Зәки абый чакырган иде. Аларның ул якларга эләгүе болайрак була: 1921 ел. Өч ел буе Идел буенда корылык, ачлык хөкем сөрә, халык кырыла. Күрше Шәпкә (Әлки) авылында яшәүче Зәки абыйның әтисе Нигъмәтулла абый, гаиләсен саклап калу өчен, 3 баласы, хатыны белән атка төялеп, Сембер губернасының Брәнде станциясенә юнәлә. Анда җиткәч, атын сатып, поездга утырып, Урта Азия якларына китәләр. Кыргызстанның Җәләл Абад шәһәренә барып урнашалар. Анда тормыш күпкә җиңелрәк, туклык була. Баргач, тагын ике балалары туа. Минем әтинең дә Хатип дигән абыйсы һәм Хәлбәрия апасы шул якларга китеп эзсез югалалар. Шулай итеп, без җәйге ял вакытында хатыным Хәсибә һәм 3 яшьлек улым Фәрит белән Казан-Җәләл Абад поездына утырып, кузгалып киттек. Олы кызым Фәридә пионер лагеренда калды. 3 көн дигәндә килеп җиттек. Зәки абый һәм аның ике энесе, бер сеңлесе безне каршы алдылар. Аларның кайсы Ошта, кайсы Фрунзеда, Каюм энесе Күк Яңакта яши иде. Әти-әниләре инде вафат булганнар. Зәки абый сугыштан кайткач зур бер заводта электронщик булып эшли иде. Бераздан шул шәһәргә Әлмәт районының Габтрахман авылыннан килгән рус теле укытучысы Нурия апага өйләнә ул. 4 балалары була. Бер ил булса да, анда ул чакта бөтен нәрсәгә иркенлек. Талоннар да, чиратлар да юк, үз кануннары белән яшиләр. Халык тәртипле, аракы эчүне белмиләр дә. Кайчакта кунаклар хөрмәтенә җиңел шәраб һәм кымыз гына кабалар. Әле Зәки абый үзе эшләгән җирдән 12 көнлек «Горный» дигән ял йортына путевка алды. Анда 4 кеше 3 көн булдык. Аннан эшеннән биргән микроавтобус белән Кыргызстанның иң матур курорт җире булган «Иссык-Күл»гә бардык. Анда бөтен күл буйлары ял йортлары белән тулган. Диңгез өстеннән югарырак булгач, суы шактый салкын. Анда бераз чыныкканнар гына коена инде. Суы чиста, төбе күренеп тора, балык та бар. Ерактагы тау башларында ап-ак карлар ята. Искиткеч матур күренеш. Әстерхан чикләвеге дә шунда үсә. Аны октябрь аенда гына җыялар икән. Җыярга билет алып керәсе. Килосын 50 тиеннән хөкүмәткә тапшырып, шактый акча эшлиләр алар. Шахтерлар шәһәре «Күк Яңакта» яшәүче Каюм абый да алып китеп кунак итте. 10 көнебез сизелми дә үтеп китте. Кибетләр бай, ни телисең - шул бар. Булган акчабызны туздырып бетердек. Кайтырга Ташкент-Казан поездына билет алдык. Пассажир поездына бәясе 20 сум иде. Әле ул кич кенә китә икән. Көн бик кызу - 35-40 градус. Шуннан вокзалга бер ир керде дә: «Әйдәгез, кемнәр Ташкент күрергә тели, автобус белән сәяхәт иттерәм», - ди. 5әр сум түләп, 4 сәгать буе бөтен шәһәрне күрсәтеп-сөйләп чыкты. Анысы да онытылмас бер хатирә булды. Шуннан, поездга утырып, кайтыр юлга чыктык. Казахстан, Оренбург далалары буйлап 7-8 сәгать барабыз, бер тукталыш та юк. Авыл һәм шәһәрләр күренми. Су алырга гына туктап ала поезд. Шулай бара торгач, вагонга эмаль чиләк тоткан ап-ак сакаллы бер үзбәк килеп керде. «Монда мөселманнар бармы?» - ди. «Бар, - мин әйтәм. - Менә без өч мөселман. Казанга кайтабыз». Шуннан бу: «Савытыгыз бармы, мин сезне пылау белән сыйлыйм», - ди. Безгә 2 литрлы кәстрүл белән тутырып шундый тәмле, чын үзбәк пылавы бирде. Аның әйткән бер нәзере булган икән. Шуны үтәп йөрүе. Шуннан 3 көн буе пылау, яшелчә, җимеш ашап, чәй эчеп кайттык. Еллар үтте, заманнар, тормышлар үзгәрде. Дөньяда иң зур, бердәм, көчле булган СССР да сугышсыз-нисез, тыныч кына таркалды да куйды. Союздаш республикалар мөстәкыйль дәүләт булды. Тора-бара андагы чит милләт халкын кысрыклый, кимсетә башладылар. Халык күпләп Россиягә кайта башлады. Зәки абыйлар да, ике бүлмәле фатирларын юк бәягә сатып, качак булып Татарстанга кайттылар. Берни кылыр хәлең юк, тормыш кануннары шулай корылган. Шулай да, барыбызга да кардәш халыклар, төрки-мөселман туганнар белән аралашып, тату-дус яшәргә язсын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: