Шәһри Казан

Тавык кетәклегендә яки уналты кызга – бер кияү

Кызларым-кызкайларым... Җырдагы бу сүзләрне мин еш кабатларга яратам, дөресрәге, кабатларга туры килә. Ник дисәгез, инде менә өч ел буе университетта уналты кыз арасында берүзем укып йөрим. Беренче курска кергәндә төркемдә барлыгы унтугыз кеше идек, шуның бары икесе генә егетләр. Икенче курстан соң, бер кызыбыз читтән торып уку бүлегенә күчте. Ә...

Реклама

Кызларым-кызкайларым... Җырдагы бу сүзләрне мин еш кабатларга яратам, дөресрәге, кабатларга туры килә. Ник дисәгез, инде менә өч ел буе университетта уналты кыз арасында берүзем укып йөрим.
Беренче курска кергәндә төркемдә барлыгы унтугыз кеше идек, шуның бары икесе генә егетләр. Икенче курстан соң, бер кызыбыз читтән торып уку бүлегенә күчте. Ә теге егет, акылдан язмагаем тагы диптерме, башка төркемгә китте. Шулай итеп, мин уналты кыз арасында берүзем калдым! Әле моңа бер тамчы да үкенгәнем юк!
Әмма шулай да өч ел буе бары тик кызлар белән генә уку вакыты-вакыты белән үземә дә сәер булып китә. Җитмәсә тулай торакта да, «уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк» дигәндәй, гел шулар гына. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, мин бүгенге көндә тулай торакның да нәкъ менә кызлар почмагындагы бүлмәдә берүзем яшәп ятам. Бер якта кызларның юыну бүлмәсе, ә икенче якта һәм каршыда - кругом кызлар. Оят булса да әйтергә кирәк, миңа, егет кеше булгач, кызлар бәдрәфенә һәм аларның юыну бүлмәсенә ишек ябык. Шулай итеп, мин көне буе иртә белән юынырга, теш чистартырга, кырынырга, аяк киемен юарга һәм башка хаҗәтләр буенча озын коридор буйлап егетләр яши торган якка йөреп торам. Ул яшел төскә буялган коридор буйлап атлаганда кайчакта үзеңне «Зеленая миля» киносындагы тоткын итеп хис итәсең, инде менә өч ел кызлар тоткынлыгында бит! Бер яктан караганда, ишелеп төшкән бәхет, икенче яктан караганда...
Әле шунысы яхшы, кухняга кертәләр. Анда да мин ул кухняда ашарга пешерүче бердәнбер егет. Шулай да соңгы елларда анда сирәк керә башладым, анысында да савыт-саба юарга гына. Бу ашарга пешерә белми икән дип уйлый күрмәгез тагын, һич алай түгел. Казанда ничә ел тулай торакта гел кызлар янында яшәп ризык әзерләү серләренә тәмам төшенеп беттем инде мин. Элек йомырка тәбәсен дә үземнән ике яшькә кечкенә энем пешереп ашата иде. Ә хәзер исә... кызларга гына кереп ашыйм яки үзләре әзерләп кертәләр.
Бары тик кызлар арасында гына яшәүнең, әлбәттә, тискәре яклары да бар. Әйтик, син дә бераздан шул кызлар кебек уйлый, фикер йөртә башлыйсың. Кызларны гади акыл белән генә аңлап булмый! Алар бик тә сәер халык. Башка планетадан килгән кешеләр кебек. Инде мин бу теориягә ышана ук башладым. Егетләр төгәл, конкрет, һәр нәрсәгә аек акыл белән карыйлар. Ә кызлар киресенчә... Бу мәкаләне укып, берүк, үпкәли күрмәсеннәр, мин аларны барыбер яратам. Шуңа күрә алар сөйләгән сүзләргә, кылган гамәлләргә мин бераз ташлама белән карыйм... Хатыны әйткән сүзләр аркасында үз-үзенә кул салган ир-атлар дөньяда шактый. Ир-атларның хаталары шунда, алар хатыннарын да үзләре кебек үк фикер йөртә дип уйлыйлар.
Тора-бара адәм баласы һәр нәрсәгә дә ияләшә бит ул. Мин дә аларга нормаль кешеләр итеп карыйм. Үзләре дә мине якын күрәләр бугай. Егетемә нәрсә бүләк итим икән дип, миннән киңәш сорыйлар, көмеш беләзек, күлмәк размерын язып алып чыгып китәләр. Сөйгәннәре белән кычкырышсалар да, бернинди тартынусыз миңа елап киләләр. Мин үз чиратымда аларга «бик тә төпле» киңәшләремне бирәм. Елга бер-ике тапкыр кызларның душ бүлмәсен су баса. Мин тизрәк ярдәмгә ашыгам. Егетләрнең душ бүлмәсен карап чыгам да, кеше булмаса, аларны шунда кертеп җибәреп, үзем ишек төбендә сагалап торам. Менә шулай, дус-тату яшәп ятабыз.
Кайчандыр мәктәпне бетереп, авылдан чыгып киткәндә, күршем Җәүдәт абый: «Общагада торып, үзеңә өйләнерлек кыз таба алмасаң, настоящий дурак буласың инде», - дип озатып калган иде. Укып бетерергә дә инде күп калмады... Кызлар күп, кайсын сайларга белгән юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: