Шәһри Казан

«Театрдан чыккач сугышмыйлар»

«Икътисад болай да үсәр, безнең нефтебез бар. Нигезебезне - мәдәниятне сакларга кирәк» - мондый сүзләрне мәдәният-сәнгать дип янып йөргән кеше генә әйтә аладыр. Халык җәүһәрләрен барлауга юнәлдерелгән чарада әлеге сүзләр аеруча урынлы яңгырады. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры Наил Самат улы Сафиуллинның «Этномириада» конкурсының ябылу тантанасында әйтелгән фикеренә...

Реклама

«Икътисад болай да үсәр, безнең нефтебез бар. Нигезебезне - мәдәниятне сакларга кирәк» - мондый сүзләрне мәдәният-сәнгать дип янып йөргән кеше генә әйтә аладыр. Халык җәүһәрләрен барлауга юнәлдерелгән чарада әлеге сүзләр аеруча урынлы яңгырады. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры Наил Самат улы Сафиуллинның «Этномириада» конкурсының ябылу тантанасында әйтелгән фикеренә күпләр кушылды.
«Этномириада» Бөтенроссия традицион матур мәдәният конкурсы дүртенче тапкыр уздырылды. Биредә фольклор, вокаль һәм инструменталь коллективлар һәм солистлар, декоратив иҗат осталары үз сәләтләрен күрсәтә ала. Моңарчы дөнья күләмендә үткәрелсә, оештыручылар быел Россия белән генә чикләнергә булганнар. Конкурска Татарстан, Мәскәү, Волгоград, Мәләкәс, Башкортстан, Ростов-на-Дону, Таганрог, Чуашстан һәм Мари Эл якларыннан килгәннәр.
Беренче елларда оештыручылар катнашучыларны чакырып китергән булсалар, хәзер конкурсантлар үзләре белеп, үзләре эзләп табып киләләр икән. Хәбәрне мизгел эчендә таратырга әле ярый интернет бар. Жюрига иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмаган. «Кайберәүләр, көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйча, шактый күләмле номерлар әзерлиләр. Ә икенче берәүләр бер кечкенә генә, ләкин уникаль чыгыш алып киләләр», - дип сөйләделәр катнашучыларны бәяләүчеләр.
Проблемаларга килгәндә, әлеге дә баягы акча мәсьәләсен атадылар. Моның ише конкурсларга дәүләттән финанс ярдәме күрсәтелсә, мәдәни нигезне саклап калуга өмет зуррак булыр иде. Наил Самат улы Сафиуллин мәдәниятнең тәрбиядә алыштыргысыз роль уйнавына кат-кат басым ясады. «Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин әйткәнчә, театрдан чыкканнан соң тамашачы сугышмый, ә стадионнан чыккач, сугышырга мөмкин. Сәнгатькә-мәдәнияткә тартылган, җыр-моңга гашыйк булган, шул тирәдә әйләнгән кеше начар була алмый, башкаларга кулын күтәрми», - дип, фикерләре белән уртаклашты КДМСУның укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: