Шәһри Казан

«Телне белмәү уңайсызлыклар тудырмый»

«САКУРА» даруханәләр челтәре, ишекләр һәм тәрәзләр җитештерүче «МИРОКОН», спутниклар ярдәме белән куркынычсызлыкны тәэмин итүче «Эскорт» фирмаларына, БИМ-радио, «Курай» радиосы, МУЗ-ТВ Казан каналларына нигез салучы Марат Бикмуллин белән иң элек интернет аша таныштык. Аның белән очрашырга теләвемне белдергәч, вакыты бик тыгыз булса да, озакка сузмыйча гына ризалык бирде, аңа монысы өчен...

Реклама

- Марат Габделгазизович, Сез газетаның, китапның кайсы төренә өстенлек бирәсез: электронмы, әллә басмамы? Интернеттан кирәкле нәрсәне бик тиз табарга була, ләкин кулга тотып карамагач, әйләндерә-әйләндерә укымагач, ул бик тиз онытыла дип уйламыйсызмы?
- Килешәм, кәгазь вариантта укыган хәтергә тирәнрәк кереп кала, ә интернетның өстенлеге - ул кешеләр белән аралашу, фикерләшү мөмкинлеген бирә. Материалны укып чыгасың, шул ук минутта үз фикереңне белдерәсең, башкаларныкын укыйсың.
- Татар гәҗите турында сүз кузгатасым килгән иде. Аның аудиториясе, үзенә куйган максаты башка - милли йөзне, телебезне саклау, тәрбияләү. Кызганыч, Сез дә менә туган телегезне белмисез, татарча сөйләшмисез. Сорауны башкачарак бирсәк тә була. Әйтегез әле: туган телне саклау кирәкме ул?
- Ихтыяҗ дигән нәрсә була. Минем үземдә татар теленә ихтыяҗ бар дип әйтә алмыйм. Татар телен белмәү миңа бизнесымны алып барганда, җәмгыятьтә уңайсызлыклар тудырмый. Әти-әнием, туганнарым өчен татар телендә сөйләшүем бер рәхәтлек бирер иде, әлбәттә, тырышсам, татар телен өйрәнә дә алыр идем дип уйлыйм. Ләкин моның өчен билгеле бер вакытымны сарыф итәргә тиеш булачакмын - шул ук бизнесым өчен кирәкле булган вакытымны.
- Без төрле милләт кешеләре арасында яшибез: удмуртлар, марилар, чуашлар... Барыбыз да туган телләребезне онытып, бер телдә генә сөйләшә башласак, яхшырак булыр, димәк...
- Дөньяда телләр бик күп булуын беләбез. Күптән түгел генә бер язма укыдым, атна саен шуларның берсе юкка чыга, диелгән. Глобализация бара, нәтиҗәдә, телләр югала. Бер йөз елдан соң өч-дүрт тел генә калачак. Калган телләрне тел белгечләре һәм, хобби буларак, аерым җәмгыятьләр генә беләчәк, өйрәнәчәк. Киләчәктә илләр арасында чикләр дә акрынлап юкка чыгар, шул исәптән телләр дә.
- Сез югары көчләргә ышанасызмы? Аллаһка, мәсәлән?
- Ниндидер көчләр бар дип уйлыйм.
- Аллаһ тарафыннан төрле милләт итеп яралтылганбыз икән, үз телебезне балаларыбызга тапшырырга бурычлыбыздыр. Нинди телдә сөйләшәчәкләрен киләчәк буын үзе сайлар. Йөз елдан алай-болай булыр дип сөйләшеп утырабыз. Ә үзебез, көчлерәк җил, давыл чыкса, бер тузан бөртегенә әйләнә торган бәндәләр. Фән белгечләре аңлатып бирә алмаган күренешләргә ничек карыйсыз? Бәлки безгә хәтле дә цивилизация булгандыр һәм ул да юкка чыккандыр. Мәсәлән, скафандрга охшаган җайланмалар табылды, дип язганнар иде...
- Мондый фактларга җитди карамыйм. Бу - газета, телевидение, интернетның бизнесы. Кем алданрак скафандр «таба», аның турында яза, ул үзенә күбрәк кешене җәлеп итә, бары шул гына.
- Сүзне татар телен ничек саклап калырга, дип башлаган идек. Сез, ул йөз елдан ук бетәчәк һәм кирәкми дә, дисез. Россиядә сан буенча икенче урында торган милләт йөз елдан юкка чыгачак, димәк?
- Ярар, Сезнең кәефне күтәрерлек сүз дә әйтим алайса. Мин унбиш ел буе «Курай» радиосын финанслыйм, анда реклама юк һәм ул бернинди дә табыш китерми. Әти-әнием, мәрхүмә әбием өчен татар мәдәнияте бик якын, бу эшләрне шулар хөрмәтенә башкарам. Алар өчен кыйммәткә ия нәрсәләр минем өчен дә кыйммәт.
- Бу кыйммәтләр Сездә югаламы инде? Сез балаларыгызга нәрсә тапшыра алырсыз? Туган телне үзегез дә белмисез, аларга да бирә алмыйсыз. Татар музыкасын алар инде тыңламый, татар әдәбиятын белмиләр, Тукайны да укымаячаклар. Нинди рухи кыйммәтләр турында сүз була ала?
- Әти-әнием, хәләл җефетем, уңайлы очрак булган саен, татар телендә сөйләшергә тырышалар, мәктәптә дә татар телен укыталар, димәк, минем балалар да татарча азмы-күпме аңлыйлар. Ләкин ничек кенә кызганыч булмасын, бу вакытны билгеле бер чорга хәтле сузу гына. Татар теле дә кулланудан акрынлап төшеп калачак, күпмедер вакыттан соң, кешеләр бер генә телдә сөйләшәчәкләр.
- Рус телендәме?
- Юк, минем фикеремчә, ул инглиз теле булыр...
Марат Бикмуллин белән без шактый озак сөйләштек, бәхәсләштек, әмма һәркайсыбыз үз фикерендә калып аерылыштык. Минем өчен авыр әңгәмә булды бу, аннан соң әле җаным бик озак кыйналып йөрде. Уйландым, мең төрле сорауларга җавап эзләдем, башкаларның фикере белән дә кызыксындым. Шуларның кайберләрен газета укучыларына да тәкъдим итәм.

Азат Зыятдинов, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, техник фәннәр докторы, профессор:
- Туган телгә булган мөнәсәбәт ул - әбиеңә, бабаеңа, әти-әниеңә булган мөнәсәбәт. Мин аны шул эзлеклелектә генә карый алам, аның нигезе - гаиләдә. Бишектәге балага да «улым, кызым» дигән сүзләр аша җан җылысы күчә. Бала белән ана үз туган телендә аралашмый икән, бу - фаҗига. Әти-әни үз вазифасын үтәмәгән дигән сүз. Бүген гаиләләрдә әби-бабай юк, яшь гаиләләр күбесенчә аерым торалар, туган телне өйрәтү вазифасы да, алар өстендә генә кала. Ата-ананың вазифасы тамак туйдыру гына түгел, ул милләтнең яшәеше өчен кирәкле булган бөтен сыйфатларны, шатлыкларыңны - телен, динен, моңын, гореф-гадәтләреңне балага тапшыру да. Бездә бер ялгыш бар: «Она понимает», - диләр, бу сүз түгел. Әйткәнне песи дә аңлый. Туган тел кайберәүләр өчен, ботинка, бүрек кебек, искерде, ташланды. Әмма ул - мәңгелек кыйммәт. Туган теленнән качып йөргән уллар, кызлар да бөек була алмый.

Илгиз Зәйниев, драматург, режиссер:
- Аллаһы Тәгалә бездән акыллырак дип уйлыйм һәм ул барлыкка китергән һәр нәрсә - йә безгә бүләк, йә сынау. Әгәр дөньяда бер җырдан кала бүтән җырлар булмаса, тоташ көн яки төн генә булса, бер генә милләт, бер генә тел булса, бу дөньяның кызыгы һәм мәгънәсе калмас иде. Бер үк нәрсәне төрле телләрдә төрле авазлар ярдәмендә билгеләгәндә аның мәгънәсе дә киңәядер кебек. Тел милләтне билгели. Чөнки тел ул - авазлар гына түгел, мелодика, ритм, энергетика да. Бер генә тел булса, бер генә милләт калачак, ә һәрбер милләт - бу дөньяның бер төсе. Һәр югалган милләт белән без Бөек Рәссамның картинасындагы бер төсне югалтабыз.

Ринат Солтанов, «Астраханский деликатес» ЯАҖнең генераль директоры:
- Бу дөньяда һәр милләтнең үзенә генә хас сыйфатлары бар: чеченнар - кискен, кызу канлы, әзәрбайҗаннар - елдам, татарлар - ягымлы, тыйнак... Җирдәге милләтләр бер-берләрен тулыландыралар. Һәркем дөньяга үз вазифасын үтәр өчен, милли үзенчәлекләре белән баетылган талантка ия булып туа. Кешенең характеры нинди телдә уйлавына, фикер йөртүенә карап формалаша. Чит телдә сөйләшә башлаган кешенең фикерләве дә үзгәрә. Әгәр без инглиз телендә генә сөйләшеп, аларча уйлый башласак, баш миебез дә аларныкына охшый башлар иде. Мин рус мохитендә үстем, һәрвакыт русча уйлый идем. Хәзер татар теленә, милләтенә якынайган саен, үземне ныграк табам, характерымны башкача формалаштырам сыман. Шуңа күрә, Казанга - татарларның башкаласына тартылам, татар телле дусларым белән күбрәк аралашырга омтылам, гаиләдә дә, хәлдән килгәнчә, татар телендә сөйләшергә тырышабыз. Тел кешене шәхес буларак формалаштыра. Этләрне генә алыйк: алар нәселле булганда, бәяләре дә югары була бит, ә үз телен, милләтен белергә теләмәгән кешене мин нәселсез урам эте белән чагыштырыр идем. Әйе, телләр көннән-көн үлә, яңалары тумый. Әмма, барыбер, дөньяда бер генә тел калачагына ышанмыйм. Телләр бик нык кимегән очракта да, һәр семьялыкта (төрки, славян һәм башка телләр семьялыгыннан) охшаш милләтләрне гомумиләштерүче, берләштерүче берәр тел калачак дип уйлыйм. «Аллаһ кешеләрне, бер-берләрен өйрәнсеннәр өчен, милләтләр һәм кабиләләр итеп яралткан һәм алар арасында Аллаһны зурлаучылары иң тирән хөрмәткә лаек». (Коръән, 49:13).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: