Шәһри Казан

Әтием кайтты...

Сугыш башлангач, 1941 елда авылыбыздагы (Апас районының Иске Әнәле авылы) ир-егетләрне фронтка алдылар. 300дән артык йортлы авылның 200ләп кешесе сугыш кырларында ятып калды. Сугышта һәлак булганнар турында хат-хәбәр килгәннән соң, кайгы-хәсрәтнең иге-чиге юк иде.

Реклама

Сугыш беткәч, авылдашларымның бик сирәге генә туган якларына әйләнеп кайта башлады. Без дә әтиебезне көн саен көттек, ә ул кайтмый да кайтмый, кайгы-хәсрәткә төштек, башка төрле уйлар килә башлады...
Ниһаять, май аеның соңгы көннәрендә хат алдык. «Безнең сапер батальонына кайтырга әлегә рөхсәт юк, кайчан җибәрүләре турында әйтмиләр, исән-сау күрешергә насыйп булсын», - дип язган иде әти анда.
Әтиебез 3 ел дәвамында Ленинград фронтындагы 57 нче хәрби-инженерлык сапер батальонында хезмәт иткәндә Ленинградны саклауда һәм Балтыйк буе шәһәрләрен азат итүдә катнашкан.
Сугыш бетеп, 3 ай үткәннән соң, гаиләбезне һәм туганнарыбызны сөендереп, 1945 елның 5 августында туган авылыбызга исән-сау кайтты ул. Бу көн беркайчан да онытылмый, бүгенгедәй хәтеремдә саклана: көн кояшлы булганга күрә, без 2-3 чакрым ераклыктагы урманга кура җиләге җыярга барган идек. Аландагы җиләкне күрсәң, ис- китәрлек! Олуг Тукаебыз әйтмешли, «күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк». Алып барган савытларыбыз тулгач, кайтыр юлга чыктык. Акрын гына атлап, сөйләшә-сөйләшә, авыл ягына таба барабыз. Бервакыт карасак, каршыбызга күрше малае Сәет чабып килә. Без дә аңа каршы йөгерә башладык. Очрашкач аның: «Шәйхулла абый сугыштан кайтты, сез кайтканны зарыгып көтеп тора», - дип әйткәнен дә көтеп тормыйча, бар көчкә өйгә чаптык, безнең арттан малайлар да иярде. Без, энем белән, әтине кочаклап алдык, күңелебез шатлык диңгезендә йөзә иде...
Мин ул көнне әтинең хәрби киемнәрен киеп, горур басып урамга чыктым: бала-чага, тирә-күршеләр барысы да миңа сокланып карыйлар, чөнки күкрәгем орден-медальләрдән кояшта ялтырап тора. Ул дәүләт бүләкләрен әтием фронтта дошман белән аяусыз сугышта кан түгеп алган, күпме шәһәрләрне азат иткән.
Кичен авылдашларыбызның күбесе, бигрәк тә сугышта әтисен, туганнарын, ирләрен югалтучылар әти янына күрешергә килде: һәрберсе сугыш хәлләрен сораша, туганнар, якташлар очрамадымы, дип кызыксына...
Сугыштан соңгы чорда озак бәйрәм итеп ятып булмый иде шул: әтиебезне икенче көнне үк колхоз җитәкчесе тимерчелеккә эшкә чакырды.
Әтиебез сугышка киткәндә: «Улым, укуыңны ташлый күрмә, акыллы, тәртипле бул...», - дип әйткән иде. Бу сүзләр минем күңелемдә уелып калды, аны беркайчан да исемнән чыгармадым. Үзем эчемнән уйлап куйдым: сугыштагы әтиемнең сүзләрен акладым бит...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: