Шәһри Казан

Тимер Леди – төрле караш, төрле фикер

Узган атнада 87 яшендә вафат булган Маргарет Тэтчер - Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Бөекбританиядә генә түгел, Европа һәм хәтта дөнья күләмендә иң эре сәясәтчеләрнең берсе иде. ХХ гасырның 70 нче елларында зур сәясәткә килеп, СССРны кискен тәнкыйтьләгәннән соң, аны «Красная звезда» газетасы «Тимер Леди» дип атый. Әмма бу кушамат Тэтчерның...

Реклама

Бөекбританиядә Тимер Ледига бүген дә бертөрле генә караш түгел. Ул - бу илдә шундый югары постны биләгән беренче хатын-кыз. Ә М.Тетчер хакимияткә килгән чор - Бөекбритания өчен иң авыр вакытларның берсе. Эшсезлек, инфляция, профсоюзларның забастовкалары - шулар фонында ул тәвәккәл адымга барып, гадәти булмаган реформалар кертә. М.Тетчерның бу гамәлләре илне икегә бүлә. Мондый сәясәт аның кайбер партиядәшләренә дә ошамый. Әмма Тимер Ледины тегеләре дә, болары да туктата алмый, күпсанлы митинглар да аны какшатмый. Соңрак ул салым системасына реформа кертеп, хуҗабикәләрдән һәм яшүсмерләрдән дә салым җыя башлагач, гади британлыларның түземлелеге бетә - алар урамга агыла. Илдә башланган ыгы-зыгы корбаннарсыз гына узмый, бу хәлләрдән соң, Тэтчер Премьер-министр постыннан китәргә мәҗбүр була.
М.Тетчер һәм дөнья сәясәте
Тэтчер - Бөекбританиядәге генә түгел, ә дөньякүләм сәясәтне үзгәртүгә дә өлеш керткән шәхес. Ул, Бөекбританиянең дөнья аренасындагы ролен ныгытуга юнәлдерелгән тышкы сәясәт алып барып, АКШ Президенты Р.Рейган белән фикердәшләр булып китә һәм, күпләрне гаҗәпкә калдырып, М.Горбачев белән дә уртак тел таба. СССР Президенты турында аның: «Без бергә эшли алабыз», - дигән сүзе яшен тизлегендә бөтен дөньяга тарала. Горбачев Лондонда Тэтчер белән очрашканнан соң, Тимер Леди аны бөтен дөньяга таныта. 1992 елда, Ельцинның Бөекбританиягә визиты вакытында, Тэтчер аның белән очрашуга килми, газеталар язганча, бу аның Горбачевны үз күрүен аңлата.
Тарихчы П.Джонсон аның турында: «Екатерина патшабикәдән кала, Тэтчерның дөньяга тәэсире зур. Аның Британия икътисадын күтәргән ысуллары иллеләп илдә кулланылды. Узган гасырның соңгы чирегендә һәм яңасының беренче елларында ил белән идарә итүдә «тэтчерлык» алымы популяр һәм иң отышлысы иде», - дип яза.
Кайбер сәясәтчеләр белдергәнчә, Тэтчер белән Черчилль - АКШ Президентларына һәм америкалыларның фикеренә нык тәэсир ясый алган премьерлар. СССРга басымны көчәйтергә тырышып, Европада үзенең ракеталарын урнаштырганда, Рейган Тэтчерның булышлыгына өмет итә. Соңгысы моны хуплап кына калмый, Америка самолетларын Британия базаларына урнаштырырга рөхсәт бирә. Әмма бу ике эре сәясәтче һәрвакытта да уртак фикергә килә алмый. Рейган совет газүткәргечен Европага сузуга каршы була, ә Тэтчер моны хуплап чыга. Ул шулай ук 1984 елда АКШның Гренадага бәреп керүенә дә каршы килә.
Тэтчер Россия сәясәтчеләренә Британия сәясәтеннән киткәч күбрәк йогынты ясый. Туксанынчы еллар башында Россиянең үсеш юллары турында бәхәсләшкәндә бик сирәк очракта гына аның исеме телгә алынмый. Е.Гайдар белән А.Чубайс Тэтчерны үзләренең укытучылары дип саный. Либераллар хәтта аны биш елга Россиягә өлкән менеджер итеп чакырырга хыяллана. Әлбәттә, бездәге ваучерлар һәм дәүләт милкен аукционга куеп уңлы-суллы тарату вакыйгалары Британия приватизациясеннән бик ерак тора.
Берлин стенасы - тынычлык тоткасы?
Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, М.Тэтчер М.Горбачевка ике Германияне берләштермәүне сорап мөрәҗәгать итә: «Лондон һәм Көнбатыш Европа Германиянең берләшүен теләми». Бөекбританиянең «Times» газетасы бастырган Тэтчерның СССР Президентына мөрәҗәгатендә: «Көнчыгыш Европада һәм Варшава килешүендә даимилек югалуы Көнбатышның мәнфәгатендә түгел. Әлеге адым сугыштан соңгы дәүләт чикләренең үзгәрүенә китерәчәк, ә бу исә халыкара тынычлыкны шик астына куячак», - диелә. Бу сүзләрдә хаклык барлыгына инану өчен, бүгенге Европага күз салу да җитә. Биредәге ыгы-зыгылы шатларда җәелеп китеп, үзен хуҗаларча тотучы Германиянең киләчәктә тагын да ныграк көчәюен күзаллавы кыен түгел. Тимер Лединың шикләнүе юкка булмаган икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: