Шәһри Казан

Тимәгез пенсиягә!

Соңгы араларда вакытлы матбугатта пенсия бетә, имеш, дигән хәбәрләр күренгәли. Россия Федерациясе Үзәк Банкы рәисе урынбасары А.Улюкаев әфәнде фаразлавынча, тиздән Россия пенсионерларына пенсияләр түләнми башлау ихтималы бар икән. Дөрес, анда А.Улюкаевның яше, белеме, хезмәт хакы, гаиләсе турында әйтелмәгән. Аның хыялын бәйсез экспертлар да яклый, имеш. Ошбу чиновникларның тәкъдимнәрен өйрәнү өчен,...

Реклама

Соңгы араларда вакытлы матбугатта пенсия бетә, имеш, дигән хәбәрләр күренгәли. Россия Федерациясе Үзәк Банкы рәисе урынбасары А.Улюкаев әфәнде фаразлавынча, тиздән Россия пенсионерларына пенсияләр түләнми башлау ихтималы бар икән. Дөрес, анда А.Улюкаевның яше, белеме, хезмәт хакы, гаиләсе турында әйтелмәгән. Аның хыялын бәйсез экспертлар да яклый, имеш. Ошбу чиновникларның тәкъдимнәрен өйрәнү өчен, башта аларның яшәү чыганакларын белү кирәктер. Бәлкем, инде алар үзләрен картлыкка әзерләп, акчаларын «чүлмәкләргә тутырып» яшереп тә куйганнардыр. Безнең илдә дүрт-биш мең сумга яшәүне күз алдына да китереп булмый. Балалары карасын, имеш! Никадәр яшьләр эш таба алмый тилмерә, балалары булмаган, булмаячак гаиләләр дә шактый. Күп кенә яшь гаиләләргә әти-әнисе, әби-бабасы пенсиясенә өмет итеп яшәргә дә туры килгәли. ЖКХ түләүләре, дару бәяләре гел артып тора. Халык ничек яшәргә тиеш соң?!
Әнә Россиядән Америкага күчеп китүчеләр бездән яхшырак-иркенрәк яши, теләгән җирләренә ялга баралар, өстәмә пенсия алалар икән.
Күрәсең, бу карарны әзерләүчеләр Россия тарихын йомшак беләләр, гади халык тормышы белән таныш түгелләр, мантыйк-логика, психология фәннәрен укымаганнар булса кирәк. Югыйсә шундый мәгънәсез фикерләр башларына килмәс иде.
Президент һәм Премьер-министрның узган сайлаулар алдыннан гына халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган вәгъдәләренә бөтенләй каршы килү, аяк астына салып таптау ич бу!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: