Шәһри Казан

Тинчурин театрында өч кич

Тинчурин театрында булмавыма байтак вакыт узган. Байтак, дип, алны-артны белми ашыгып чаба торган заманыбыз өчен бер-ике ел озак вакыт түгел инде ул. Шул вакыт эчендә театр матурланган, машалла. Бинаны төзекләндерү турында гына түгел сүзем. Монда тамашачыны тәрбияләүгә дә керешкәннәр, ахрысы. Спектакль-тамашалар аша гына түгел, ничектер башка юллар белән дә. Ни...

Беренче кич
«Туй алдыннан»

Ул кичне Хәй Вахитның мәшһүр «Туй алдыннан» спектаклен күрсәттеләр. Аны яшь режиссер Резедә Гарипова куйган. Узган гасырның 70 нчы елларында язылган әсәрне заманга яраклаштырганнар. Бик үк акланамы икән бу алым? Әсәрнең тәэсир көче болай да зур. Тамашачы аны, ничек язылса - шулай да кабул итә алган булыр иде, мөгаен. Шуны да ассызыклап искәртеп китәсем килә: театр белгече түгелмен, бары гади тамашачы буларак кына, үз фикерләремне язам. Ә һәр кеше уйлаганнарын әйтергә хаклыдыр.
Актерларның уены яхшы. Режиссерның эшен нигездә кабул иткән хәлдә, ошап җитмәгән ягын да әйтәсем килә. Миңа калса, әлеге пьесада хисләр шундый югарылыкта, каһарманнарның күңел кыллары шул дәрәҗәдә киеренкелектә ки, биредә артык хәрәкәт шул мөлдерәмә тойгыларның чайпалып түгелеп исраф булуына китерә кебек. Актерлар гел йөреп торалар, алар гел хәрәкәттә, алар артык гасабилана сыман. Дуслык хакына 5 ел гомерен фида кылган чын ир егет бит Марат - төп геройларның берсе. Ул - көчле зат, башкалар сәхнә буйлап чабулаган хәлдә дә, ул монументтай, кыядай тыныч һәм мәгърур булырга тиеш иде кебек миңа. Хисләр ярлылыгыннан түгел, бәлки нәкъ менә көчле зат булганга күрә.
Нәрсә генә дисәм дә, спектакль тамашачыга көчле тәэсир ясады кебек. Бер кызыклы эпизод шул турыда сөйли. Ана (Зөләйха Хисмәтуллина) улының (Ирек Хафизов) үзенә карата дорфарак гамәлләренә карата, ачынып: «Әниме соң мин сезгә?», - дигән сүзләр әйтә. Залда шылт иткән тавыш ишетелми. Шулчак арткы рәтләрдән бер апаның чын җан авазы белән: «Анага шундый мөнәсәбәттә булырга ярамый!» - дигәнрәк репликасы яңгырый. Бу инде актерлар уены, спектакльдәге вакыйгалар битараф калдырмаган, сәхнә белән тамашачы арасында аерма беткән дигән сүз. Студент вакытта укытучыбыз Рифат ага Свирегин татар дөньясында театрлар киң халык массаларына таба тәүгерәк адымнарын ясаганда, сала агайлары һәм түтәйләренең сәхнә белән чынбарлыкны бик үк аерып та бетермәгәнлегенә мисаллар китереп сөйли иде. Булган ул заманалар - Галиябану белән Хәлил тарихыннан йөрәкләре айкалган тамашачыларның мәкерле Исмәгыйльне, ягъни роль башкаручы артистны шәпләп кенә тукмап ату очраклары да булгалаган. «Туй алдыннан» спектаклендә дә шуңа охшашлырак хәл булды бугай.
Икенче кич
«Сәма»

Бу кичтә театрда тылсымлы күренешләр барды. Истанбулның Төрек тарихи музыкасы ансамбле үз программаларыннан берсен - әйләнүче дәрвишләрнең дини йола башкаруын (сәма) тәкъдим итте. Әлеге үзенчәлекле тамаша Юныс Әмрә исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге тарафыннан Казанда Төркия Республикасының Генераль Консуллыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырылды.
Сәма - шул йоланы башкаручы дәрвишләр ордены, аңа нигез салучы бөек Җәлалетдин Руми турында укып һәм ишетеп белгәнем булса да, үз күзләрем белән беренче күрүем. Тәэссорат сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Суфыйларның әйләнүе нигезендә Аллаһны ярату - кеше калебендә булырга тиешле иң көчле сөю ята. Дәрвишләр әлеге бик борынгы биюнең Раббыбыз белән багланышка керергә ярдәм итүенә ышаналар. Сәмадагы дәрвишнең куллары өскә күтәрелгән, уң кулының өскә каратылган учы Аллаһы Тәгалә рәхмәтен кабул итә дә, сул кулының түбән каратылган учы аша җиргә тапшыра. Бию-әйләнү үзенчәлекле музыкантлар ансамбле дә, бер үк вакытта хор да булган җыручы-уенчы дәрвишләр көенә кушылып башкарыла. Йола барышында догалар, шигырьләр дә укыла. Шулай итеп, сәма аваз, көй һәм хәрәкәт берлегеннән тора. Дәрвишләрнең киң итәкле озын ак киемнәре - рухи чистарынуны, ә озынча йон калфаклары кабер ташын символлаштыра.
Сәма Тинчурин театры сәхнәсендә 14 октябрьдә кичке сәгать алтыда узды. Гарәфә көнне, иң кадерле, иң изге бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаете алдыннан Казан халкына, мөселманнарга нинди зур бүләк!
Өченче кич
«Гамлет»

Тинчурин театрының сәхнәсенә генә сыймаган заманча «Гамлет» - фойега, бәллүр люстралар белән янәшәгә диярлек - балконга күчкән. Гадәти булмаган форматы, актерларның киемнәрендә, заманчалык белән бергә, төрле чорларга хас детальләр файдаланылу кызыклы. Артистлар тамашачыдан кул сузымы кадәр генә аралыкта уйный. Икенчел пландагы роль башкаручылар сәхнә - фойеда турыпочмак тәшкил иткән сукмаклар буйлап хәрәкәтләнәләр. Төп геройлар - үз тормышларында, яшәешләрендә чагыштырмача иркенлеккә ия булган каһарманнар - сәхнәне иңләп-буйлап гизгәндә, икенче пландагылар - кырый-кырыйлатып кына хәрәкәтләнергә тиеш. Аларның «маршруты» турыпочмаклы кысаны хәтерләтә һәм алар шуннан эчкә сирәк керәләр, тамашадагы урыннары яхшы ассызыклана.
«Кыса» символы спектакльдә тагын бер чагылып ала әле. Бер падишаһ үтерелгәч, аның кысага куелган рәсеме биектә торган җиреннән алып атыла да, аның урынына энесе - яңа падишаһ рәсеме эленә. Анысы да үтерелгәч, тәхет варисы Гамлет та һәлак булгач, биеккә рәсемсез, буш кыса эленә. Ягъни, менә бәхетсезлек: илнең яңа хөкемдары - «буш урын». Мин моны үзем шулай аңлаттым. Мин белгеч түгел, режиссерның әйтәсе килгәне бөтенләй башка булуы да ихтимал.
Актерларның уены сокландыра. Афәрин яшьләргә. Тинчурин театрының «Гамлет» кадәр «Гамлет»ка алынуы коллективның нинди югарылыкка күтәрелүен ачык күрсәтә.
Әлбәттә, яңа «Гамлет» билгеле бер әзерлекне таләп итә. Театр фанаты булмаса, тамашачыга 3 сәгать буена спектакльдә утыру кыен. Шуңа күрә дә режиссерның гадәти булмаган әлеге форматны сайлавы отышлы булса кирәк.
Минем үземә мондый тамаша әдәбияттан укып, фильмнардан карап белгән крепостной театрлар шәкелен хәтерләтте. Кызык. Минем өчен яңалык. Зур хезмәт. Гомерле булсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: