Шәһри Казан

Үткән гомерем – куркыныч төш

Төш күрәм. Имеш, йортыбызны ут каплаган, төтен бөркелә. Әтием шунда түбә кырыенда озын көйгә җыр җырлый. Йөрәгем шартлар хәлдә уянып киттем.

Реклама

Омск шәһәрендәге институт рабфагыннан өйгә каникулга кайткан вакытларым иде. Әнием Латыйфа фермада эшли. Ул да бозауларын карап, төшке ашка өлгерде. Өйдәгеләр әтием Кәшаф кайтканны көтәбез. Ләкин әти өйгә ике милиционер озатуында узды. Без аптырап-куркышып карап торабыз. Өйнең астын-өскә китереп тентү башланды. Әти җәйләрен колхозда балта остасы, ә кышын аучылар берлегендә сунарчы иде. Милиционерлар мылтыкны үзләре белән алып, әтинең гарәп телендәге китапларын күтәреп чыгып киттеләр. Менә сиңа төшемдәге янгын, менә сиңа төтен! Соңыннан мәгълүм булганча, әтиемне һәм башка тоткыннарны Объ елгасында баржада суга батырып үтергәннәр.
Бәла җиде агай-энеле, диләр. Дөрес икән. Бездә көтүне көндезге савымга күл буена китерәләр иде. Гакирә апа, сулышы кабып йөгереп кереп: «Сыерыгызны аттылар!» - диде. Күл буена ташландык. Ятимә сеңлем Мөнирә җансыз сыерны елый-елый сыйпады. Бер-ике көн үткәндерме: хат алдым. Анда Омск шәһә-рендәге рабфакның ябылуы, укуны йә Ишим, йә Томск шәһәрләрендәге педагогия техникумнарында дәвам итү мөмкинлеге турында язылган иде. Билал абый Ильясовның сеңлесе яшьтәшем Мәрьям белән фикерләшергә булдым. Аларның туганнары Хәмидуллин абый Томск педтехникумы директорының урынбасары иде. (Кызганыч, исемен хәтерләмим, миңа 90 яшь бит инде). Ниятемне белгәч, Мәрьям юлга бергәләшеп кузгалырга үгетләде. Ул да шул техникумга керергә уйлаган. Билал абый: «Мәгъкуль күрәм, тәвәккәллә юлга», - дип киңәш бирде.
Томск педтехникумына барсак: чын мәхшәр. Әйтерсең лә яу үткән. Монда да тентү үткәрелгән, директор Йосыф Деликамовны, Хәмидуллинны кулга алганнар. Укуны тәмамлап, авылга кайттым. Дөнья йөген ялгызы сөйрәгән әнием бик сөенде. Әти юк, туганыбыз Гази абыйны да «халык дошманы» ясап, Колыма лагерена сөрделәр. Өйдә аның ятим калган өч баласы, 80 яшьлек әби, туган тиешле күршеләрнең балалары. Хәмидулла белән Әхмәтзыя абыйларым читтә. Миңа Прокопьевск авылы мәктәбенә юллама бирелгән иде. Мәктәптә - әдәбият, клубта театр түгәрәкләрен кабат тернәкләндереп җибәрдем. Яшь-ләр: «Авылга җан керттең», - дип, түгәрәкләргә шатланышып йөри башладылар.
Кырык беренче ел тыныч килгән иде үзе. Җаннарны тетрәндереп, сугыш чыкты. Хәмидулла абыем: «Үпкә-ләмәгез, әтием намусы өчен», - дип, үз теләге белән фронтка китте. Кырык икенче елның маенда Уч-Курганнан Әхмәтзыя абыемны да сугышка алалар. Ул хатында ике айлык кызы Әминә барлыгы турында язганнан соңында, гаилә намусын саклау үзеңә бурыч булып кала, дип хушлашкан. Әхмәтзыя абый фронтта һәлак булды, Хәмидулла абый эзсез югалды. Җиңү яулангач, исәннәр балаларын тапты, авылыбыздагы ятимнәр йорты Щеглово авылына күчерелде. Үз- бәкстан буйлап эзләп, мин дә абыем баласы Әминәне күтәреп кайттым.
Мәктәп матур гына эшләп килгән бер мәлдә, укытуны русчага күчерергә, дигән хәбәр алынды. Моңа коллектив белән каршы тордык. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә татар телендә доклад ясаган идем. Райкомга чакырттылар. «Что, протест объявили что ли?» - диде беренче секретарь.
«Язык - эмблема народа,
Какая может быть преграда?
Великая же отрада,
Природой данная награда!»

дип шигырь укып җибәр-дем шунда. Ничек капыл хәтеремә төшкәндер, әй. Шөкер, шелтә бирмәделәр - нигез юк. Беренче секретарь: «А за стихи спасибо», - дип калды. Гомеремнең шактый елларын шулай каерылган канат белән чәбәләнеп яшәр­гә дучар итте язмыш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: