Шәһри Казан

Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк...

«Татарның киләчәге монда». Бу - галим Индус Таһировның Яшел Үзән районының Акъегет урта мәктәбендә узган төбәкара фәнни-гамәли конференциясеннән соң әйткән сүзләре. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләрме әле?! Кечкенә генә авыл мәктәбендә тарих белән кызыксынып, эзләнеп-тикшеренеп шундый зур чара оештыру чыннан да соклану, өмет уята.

«Тиздән Татарстанның башкаласында Универсиада узачак. Һәркем үзенең туган ягы белән горурлана, бөек шәхесләре белән дан тотадыр. Шәһәргә килгән чит ил кунакларын, виртуаль рәвештә булса да, безнең мирас белән таныштырасы килә. Шул уңайдан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшел Үзән мәгариф идарәсе белән берлектә, «Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән маршрут проект-концепциясен тәкъдим иттек», - ди Акъегет урта мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова.
Яшел Үзән районыннан чыккан атаклы кешеләр шактый. Мәгърифәтче галим һәм әдип Каюм Насыйри, татарлардан беренче профессиональ режиссер һәм актер Газиз Айдарский, күренекле артист Усман Әлмиев, язучылар Афзал Шамов һәм Фаил Шәфигуллин, ТРның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, драматург Юныс Сафиуллин дисеңме... Конференциядә Яшел Үзән шәһәре, Чуашстан Республикасы, Буа, Кайбыч һәм Апас районнарыннан килгән 60тан артык катнашучы, әнә шул шәхесләребезнең иҗатларын анализлап, докладлар әзерләгән иде. КФУның 4 нче курс студенты Динә Саттарова исә 1701 елда ук төзелә башлаган нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте. 1860 елда туган Вәлиулла бабайның Кырымга китеп Бакчасарайда мәдрәсәдә укуын, ә аның әтисе Исак бабайның китап күчерүче, тәрҗемәче булуын, 102 яшенә кадәр яшәвен сөйләп, барысын да гаҗәпләндерде ул. Ерак юлларны якын итеп, конференциягә күренекле галимнәребез - академик Энгель Таһиров, профессорлар Индус Таһиров, Фәрит Йосыпов һәм Рәмзи Вәлиев, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлфия Мирхәйдәрова, Яшел Үзән муниципаль район хакимияте җитәкчесенең урынбасары Рәисә Афанасьева һәм башкалар да килгән иде. Үз проектларын уңышлы яклаганнарны диплом һәм грамоталар белән бүләкләделәр. Ә директор Гөлинә ханымга исә «ХХI гасыр укытучысы» дип аталган ЮНЕСКО медале тапшырылды.
Акъегет авылында тарих белән аеруча кызыксынучы бер кеше бар. Ул - гомеренең күп өлешен укытучы һөнәренә багышлаган Илгиз Тимершин. 90 яшенә якынлашып килсә дә, Илгиз абыйның хәтере сөбханалла. Чабаксар, Казан һәм башка шәһәр архивларында эзләнеп, авыл картларыннан сораштырып, ул Акъегетнең тарихын яза. Язучы Афзал Шамов белән хат алыша. Материал туплау 30 елга сузыла. 2001 елда басылып чыккан «Акъегет авылы тарихы сәхифәләре» китабы өчен академик Энгель Таһиров Илгиз абыйның «Европа-Азия» гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы итеп сайлануын әйтте. Гөлия Тимершина исә Илгиз абыйның үзе турында тулырак сөйләп узды.
Конференциядә катнашучылар бу проектны алга таба да дәвам итеп, чыгышлардан торган җыентык бастырып чыгарырга уйлыйлар. Яшь буында тарихка, фәнгә кызыксыну уятып, аларны мирасны барлауга юнәлдерә алган укытучылардан, оештыручылардан үрнәк алырга гына кала. Изге эшләре дәвамлы булсын. Конференциядә ясалган чыгышларның берсеннән өзекне укучыларга да тәкъдим итәбез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: