Шәһри Казан

Үткәннәр сагындыра

Адәм баласы, олыгайгач, күңеленнән гел үткәннәрне барлап яши икән. Шуларны уйлап юанасың, сөенәсең, кайчакларда уфтанасың да. Их, шул чакларга кире кайтып булса, дисең. Хәтердә күбрәк бәхетле мизгелләр яңара. Якташым Әнвәр Гыйльметдинов та шундый нечкә күңелле кешеләрнең берсе. Ул Апас районының Чүри-Бураш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, машина-трактор станциясендә (МТС) машинист...

Реклама

Адәм баласы, олыгайгач, күңеленнән гел үткәннәрне барлап яши икән. Шуларны уйлап юанасың, сөенәсең, кайчакларда уфтанасың да. Их, шул чакларга кире кайтып булса, дисең. Хәтердә күбрәк бәхетле мизгелләр яңара. Якташым Әнвәр Гыйльметдинов та шундый нечкә күңелле кешеләрнең берсе.
Ул Апас районының Чүри-Бураш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, машина-трактор станциясендә (МТС) машинист булып эшли. Кәүсәрия исемле чибәр, тырыш кыз белән гаилә корып җибәрә. Әнвәр 26 яшендә Чукоткага шахтага барып эшкә урнаша. Гаиләсен сыендырырлык почмагы булгач, хатынын, улын да үзе янына алдыра. Шулай итеп, чит җирләрдә 20 ел гомер узып та китә. Ә күңел дигәнең гел туган якларга - Татарстанга ашкына. Шул җирсү хисен җиңә алмаганга, Әлмәткә кайтып урнашалар да. Әнвәр кайда да югалып кала торган егет түгел, төзелеш оешмасына слесарьлар бригадиры булып эшкә урнаша. Анда 25 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Гаиләдә бер малай һәм бер кыз үсә, аларның икесенә дә югары белем бирәләр.
Аның гаилә архивын карап утырабыз. Чукоткада чыга торган җирле «Шахтер Чукотки» газетасында һәр эшкә бик җаваплы караган, булдыклы Әнвәр турында байтак мәкаләләр, фоторәсемнәр басылып чыккан. Үзенең язмаларын да еш бастырган ул анда. Татарстанның нефть башкаласында яшәгәндә исә «Әлмәт таңнары» газетасының актив хәбәрчесенә әйләнә. Әнвәр, гаилә альбомын күрсәтеп, үткәндәге кадерле мизгелләрне берәм-берәм искә төшерергә ярата. Ә үзенең күзләрендә чиксез сагыш. Чөнки ничәмә-ничә еллар кулга-кул тотынышып, яратышып яшәгән хатыны Кәүсәрия вакытсыз гүр иясе булды. Якын кешеңне югалткач, күбрәк үткәндәге хатирәләрне уйлап юанырга гына кала икән. Тормышта бер генә нәрсәгә дә битараф булмаган, милли җанлы, өенә күп итеп газета-журналлар алдыручы, көндәлек матбугатны соңгы ноктасына кадәр укып баручы олпат зат ул якташым. Әнвәр - кешеләргә ихтирамлы, ачык күңелле, гади һәм беркайчан да яшьлек дәртен җуймаучы оптимист шәхес тә әле. Янәшәбездә аның шикелле фидакарьләр күбрәк булсын иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: