Шәһри Казан

Әткәй истәлекләре

Әти бу хатирәләрне үзе язып калдырды. Җир йөзендә сугышның һич туктап торганы юк. Юкса, берсеннән-берсе хәтәррәк сугышлар адәм балаларына уйланырга, бер кисәтү, гыйбрәт акыл булырга тиеш тә бит. Юк шул... Юк... Бөек Ватан сугышында әти-бабаларыбыз фашизмга каршы үз-үзләрен аямыйча, Ватан өчен дип каннарын койганнар. Олы абыем - отставкадагы полковник Назыйф...

Әти бу хатирәләрне үзе язып калдырды.

Җир йөзендә сугышның һич туктап торганы юк. Юкса, берсеннән-берсе хәтәррәк сугышлар адәм балаларына уйланырга, бер кисәтү, гыйбрәт акыл булырга тиеш тә бит. Юк шул... Юк... Бөек Ватан сугышында әти-бабаларыбыз фашизмга каршы үз-үзләрен аямыйча, Ватан өчен дип каннарын койганнар.

Олы абыем - отставкадагы полковник Назыйф абый белән (Киров каласында яши) әти‑әни каберенә зиярәт кылып, туганнар белән дә күрешеп килү теләге белән, туган якларга Мөслим районы Түбән Табын авылына юл тоттык. Аллага шөкер, анда төп нигезебез бар.
Авылда без әтиебез Харисов Назим Әхмәтхарис улының үз куллары белән язып калдырган дәфтәрен таптык. Аның безнең арадан китүенә дә шактый гомер узды (1992). Әтинең 1980 елның февралендә язылган хатирәләре сугыш афәтен күргәннәргә хөрмәт, башкаларга гыйбрәт булсын иде.

* * *
1941 елның 22 июнендә немец фашистлары тарафыннан башланган сугыш безнең Советлар иленә, беренче бөтендөнья сугышыннан соң тернәкләнеп килүче илгә каты удар ясады. Кинәт, уйламаганда башлануы белән, Мәскәүгә кадәр килеп җитә язды. Илебез ятимнәр, тол хатыннар, карт-корылар, сугыш инвалидлары белән калды. Сугыштан соң илебезне аякка бастыру эшенә бөтен Совет халкы бердәм тотынды һәм хәзергесе көндә илебез аякка бастырылды, җимерекләр төзәтелде, танымаслык күләмдә яңалары төзелде.

Мин үзем 1924 елның 4 мартында Әхмәтхарис Хаҗиәхмәт улы (1882-1955) Шәмседоха Әхмәтсалих кызының (1903-1957) дүрт балалы гаиләсендә икенче бала булып туганмын. 1939 елны 7 классны тәмамлаганнан соң, 15 чакрым ераклыктагы Мөслим мәктәбенә укырга йөрергә мөмкинлегебез булмау сәбәпле, 15 яшемнән колхозда ат җигә башладым. Аннары Икенче бөтендөнья сугышы башланып, ирләр сугышка киткәннән соң, авылыбызның өлкәннәре Нурулла, Нуриәхмәт бабайларга ияреп, яшьтәшләрем Салахов Мулланур, Җәлилов Әзһәт белән икешәр ат җигеп, җәен‑кышын Чаллыга дәүләткә икмәк тапшыру эшендә булдым. Көн артыннан көн уза торгач, безгә дә 1942 елның 23 августында армиягә алыну чираты җитте. Безне башта Мари АССРдагы Суслонгер дигән урынга 363 нче запас укчы полкка китерделәр. 1941‑1945 елларда бу Суслонгер, Сурок лагерьларындагы булган кешеләр ачлыкның ни икәнлеген үз җилкәләрендә татыдылар. Алты кешегә -өшегән бәрәңге белән кәбестәдән гыйбарәт булган бер котелок сыек шулпа, 200 грамм ипекәй. Солдатларның күбесе үз гәүдәләрен йөртә алмаслык хәлдә ябыктылар. Бик күбесе шушы лагерьларда, фронтка барып җитә алмыйча, үлеп калдылар.

1943 елның язында безне передовойга җибәрделәр. Башта 105 нче аерым батальонда яраланган атлар белән төнлә юл салу эшендә эшләдек. Ә көндезләрен бу мескен атларга санитар эшкәртү үткәрә идек. Көндез атлар белән эшләргә мөмкинлек булмады, чөнки немец самолетлары бомбага тота, артиллериясеннән ата иде. Бу Ленинград фронты Синявина дигән урында булды. Шул вакытта мин немец артиллерия снаряды дулкыны белән алып ташланып, контузия алдым. Аннан ике ай вакыт медсанбадта, аннан эвакуацион госпитальдә ятып дәваландым. Госпитальдән соң 1943 елның октябрь аенда 191 нче Новгород-Нарва кызыл байраклы дивизиянең 552 нче укчы полкында Станковый пулемет расчетына башта подносчик, аннан сержант, командир булып хезмәт иттем. Безнең дивизиянең бу полкы Новгород шәһәреннән 7 километрда Волхов елгасының ярында урнаштырылган иде. Безнең часть 1943 елның көзеннән 1944 елның 14 январенә чаклы шушы урында оборонада торды. Немецлар белән ике ара 700‑800 метр ераклык кына иде. 14 январьдә дивизия полкы наступлениегә керде һәм немецларга кирәкләрен бирде.

Реклама

15 январь көнне немецларның «СС» дигән кабахәт отряды бер урманлыктан безгә каты ут ачтылар һәм шушында безнең 1нче, 2нче номерлы станковый пулеметларыбызны бер мина белән үтерделәр. Аннан миңа түш белән шуышып барып, станковый пулеметның «телосын» станоктан аерып алып, коробка өстенә куеп, ут ачарга туры килде. Шушы сугышка кергәндә үзебезнең күрше Тугаш авылының элекке йөгерешчесе Кәлимуллин Габдулла абзый белән бергә кердек. Ул икенче батальонда стрелок иде. Шушы сугыштан соң аның өйгә хаты килә алмаган. Батальон командиры безне атакага күтәрде. Ләкин мин ерак бара алмадым, казык белән суккан кебек җиргә егылдым. Пуля колак төбеннән кереп, икенче як яңактан чыккан булган. Авыздан, борыннан, ике яңактан кан ага. Кан күп агу сәбәпле, ушымны җуйганмын. Чын күңелдән рәхмәт миңа перевязка ясап санчастька озатучыларга. Дүртенче суткыда гына аңыма килә алдым. Ике мәртәбә кан бирделәр, бик әйбәт дәваладылар. Шуңа карамастан, бер ай авызымны ачып сөйләшә алмадым. Үзебезнең 552 нче полк медсанбатында ике ай дәваланганнан соң, мин кабат сугышка керергә приказ алдым. 1944 елның 17 мартында Нарва шәһәренә наступлениегә кердек. Монда немецның көчле оборона пункты иде. Дошман безне Нарва елгасының уртасына кадәр кертте дә, аннан барлык орудиесеннән һәм пулеметларыннан көчле ут ачып, безгә башка алга барырга мөмкинлек бирмәде. Исәнен, тересен, үлеләребезне боз өстенә яткырып бетерде. Безнең як яр, сазлык су иде. Снаряд төшмәгән, казан ясалмаган урыннары да аз гына иде.

Иртән сәгать 6дан кичке 10га кадәр Нарва елгасының уртасында боз өстендә ятарга туры килде. 1944 нче ел булуга карамастан, аякларыбызда ботинка-обмотка иде. Шушында аякларымны өшеттем. Үзебезнең частьтан җиде кешене санитарлар санчастька илттеләр. Өч кешенең аякларының өшегән өлешен кистеләр, дүртебез үз аякларыбыз белән калдык. Шушы боз өстендә катып‑өшеп ятуым әле бүген дә үзен сиздерә. Унбиш көн дәваланганнан соң кабат полкка кайттык. 1944 елның 25 июнь көнне көймә белән шушы ук Нарва елгасын фарсировать итеп наступлениегә кердек һәм Нарва шәһәрен алып алга таба киттек.
Эстониянең баш шәһәре Таллинга кергәндә немецлар, каршылык күрсәтеп, артиллерия уты ачтылар. Шунда минем сул як кулымны снаряд кыйпылчыгы тишеп үтте. Перевязка ясап, мине госпитальгә илттеләр. Бу ярам белән ике ай гына ятып, кабат передовойга килдем. Үземнең полк, Таллин шәһәрен азат итеп, көнбатышка таба эчкәрәк кереп киткән иде. Шуңа күрә мине 2 нче Прибалтика фронтына китерделәр. Чуд күле кырындагы Гдов шәһәреннән ерак түгел бер урында йөзә белмәгәннәрне йөзәргә өйрәтеп, бераз тренировка үткәннән соң, август урталарында катерлар кичү (переправа ясап), Чуд күлен аркылы чыкканда, немецлар һавага ракеталар җибәрә башлады һәм безгә каршы каты ут ачтылар. Барлык солдатларга да коткара торган круглар биргәннәр иде. Без, ярга чыгып, сугышка кердек. Эстониянең Тарту шәһәрен немецлардан азат иттек. Шушында өченче мәртәбә каты яраландым. Снаряд кыйпылчыгы сул як бот сөяген тишеп кереп, шунда калган булып чыкты. Санчастьта операция ясап, аны алдылар һәм Мәскәү кырындагы Нарофоминский госпиталенә озаттылар.

Немец фашистлары Мәскәүгә кадәр бик тизлек белән керсәләр дә, чигенгәндә бик каты каршылык күрсәтеп чигенделәр. Шулай булуга карамастан Совет халкының чыдамлыгы, коммунистлар партиясенең дөрес һәм ныклы җитәкчелеге, немец фашистларын үз ояларына - Берлинга кадәр кире чигендереп, капитуляция ясарга мәҗбүр иттеләр.

Үзем, 1944 елның 15 январендә станковый пулемет белән немецларга каршы ут ачып, аларның пулемет расчетын сафтан чыгарганым өчен һәм безнең солдатларга атакага күтәрелергә мөмкинлек биргәнем өчен, командование тарафыннан «За боевые заслуги» медале белән бүләкләндем. Шушы ук 1944 елны Чуд күлен фарсировать итеп, немецларның 100гә якын солдат-офицерларын плен алдык һәм үзебезнең тылга озаттык. Бездә барысы ике пулемет, ә 18 солдат идек. Шушы хезмәтем өчен «За отвагу» медале белән бүләкләндем. «За отвагу» медален, сугыш бетеп, авылга кайткач, военкоматка чакыртып тапшырдылар. Шулай итеп, барысы биш мәртәбә сугышка кердем, өч мәртәбә авыр яраландым, бер мәртәбә контузия алдым һәм Нарва елгасы бозы өстендә аякларымны өшеттем. Кулым‑аягым исән калгач канәгать, илгә чыксаң, шушы сугыштан гарипләнеп калып, бер эшкә дә ярамыйча интегүчеләрне күрәсең дә үзеңә‑үзең канәгать булып яшисең.

1943-1944 елларда шушы яраларны алганнан соң, мине тылга - Костромадан ерак түгел урнашкан Буй дигән шәһәр кырына, 50‑й Центральный авиабазага күчерделәр. Монда хезмәт - китерелгән бомбаларны бушату, саклау һәм кирәкле урынга илтеп тапшырудан гыйбарәт иде.

1945 елның апрель ахырларында 45 вагонлы состав белән үзебезнең чикне үтеп, Венгриянең баш шәһәре Будапештка командировкага киттек. Җиңү хәбәрен без, Будапештка кадәр 45 километр кала, Тура дигән станциядә ишеттек. Станция коменданты өстәлгә продукцияләр биреп, иң шатлыклы көн - сугыш беткән көнне өч көн ял биреп бәйрәм иттерделәр. Будапештта тимер юл, күпер җимерелү сәбәпле, без үзебезнең вагоннарыбызны Чехословакиянең Яблонница дигән станциясенә тапшырып, кире үз частебезгә кайттык. Аннан соң көнчыгышка Читадан ары урнашкан бер станциягә кабат бер состав илтеп тапшырдык. Башка чыгып йөрергә туры килмәде.

1945 елның ноябрь аенда беренче демобилизациягә эләгеп, туган авылга кайттым.

Сугышны бетереп, өйгә кайтсам, ашарга барысы 40 кило булыр, бер капчык арыш бар иде. Алты кешелек гаиләгә шуның белән яңа уңышка кадәр ун ай яшәргә кирәк. Безгә, сугыштан кайткан кешеләргә, райсоюздан сигез кило паек он бирделәр. Әтием белән әнием бәләкәй чана тартып, Дусай дигән авылга барып, 50 кило бодай сатып алып кайттылар. Үзем колхозда бригадир булып эшли башладым. Бригадирларга бер айга сигез кило отход оны бирәләр иде ул вакытта. Шуңа бәрәңге кырып, катнаштырып, язга чыккач, кычыткан кушып, очын очка ялгап яшәдек.

Колхозда ат көче җитәрлек түгел иде. Шуңа күрә үгезләр һәм сыерларны җигеп, халык армас-талмас көчләрен куеп эшләделәр. Баштагы елларда хезмәт көнен бушкарак эшләсәк тә, соңга таба елдан‑ел колхозлар ныгыды. 1953 ел хәтеремдә. Бер хезмәт көненә кеше башына өч кило 100 грамм бодай бүлеп, гаиләбезгә 300 пот бодай алдык һәм шушы көннән башлап бу көнгәчә туклык.
Элекке үткәннәр белән чагыштырганда, хәзер тормыш - оҗмах. Хәзер безнең илдә бер генә кеше дә бушка эшләми, эшләдең исә, хезмәтеңә күрә тиешле акчаны аласың. Яңадан, киләчәк буынга сугыш афәтләрен, ачлыкны күрергә язмасын иде инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: