Шәһри Казан

Түләмә – террорчылар коралы

Аерым бер кешенең генә түгел, халыклар язмышын үзгәртә торган авырулар бар. Түләмә (себер язвасы, карбункул, антарис) - әнә шундыйлардан. Мәсәлән, аңардан башка мин фәкыйрегез дә дөньяга килмәгән булыр иде, чөнки әти минем әнигә 30 нчы еллар азагында үзенең беренче хатыны түләмәдән үлгәч өйләнә. Шуңа күрә, аңлыйсыздыр, бу куркыныч авыру белән...

Түләмә белән мин тәүге тапкыр күзгә-күз моннан 20 еллар элек очраштым. Татарстан телевидениесенең яңалыклар бүлегендә эшләгән чак. Ничектер шулай Казаннан Биектауга бара торган юлдан ерак түгел урнашкан Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтында булырга туры килде. ул чорда бу аеруча серле ябык объект санала иде. Һәм, әйтергә кирәк, аңа эләгә алган журналистлардан мин беренче кеше булдым.
Әлбәттә, кызыксынуым чиктән ашкан. Һәр нәрсәне комсызланып күзәтәм. Институтның ул чактагы директоры Гәбделхәмит Равилов кинооператор белән безне иң башта серпентарийга (еланнар үрчетү фермасы) алып керде. Анда еланнардан ничек итеп агу алганны карадык. Шулай ук радиациянең хайваннарга тәэсирен өйрәнә торган бүлмәдә дә булдык. Анысының ни икәнен аңлату өчен, аңа керә торган калын ишекнең авырлыгы берничә тонна булуын әйтү дә җитәдер, миңа калса.
Һәм, ниһаять, директор безне махсус лабораториягә алып керде. Андагы киштәләр калын пыяладан ясалган банкалар белән тулы.
- Дөньяда нинди инфекция бар, шуларның бөтенесе дә биредә тупланган, - ди директор. - Ә менә бусы - себер язвасы, - дип, миңа кызгылт ит кисәге салынган банканы күрсәтә. Себер язвасы, ягъни түләмә споралары өчен ит кирәк икән.
- Ә ялгыш бу инфекция бәйдән ычкынса? - дип, үземне белдекле кеше сыман тотарга тырышам.
- Бу һич мөмкин түгел, - ди Равилов, - чөнки бездә хәтта краннан аккан су да читкә бары тик кайнатылып кына чыгарыла. Ә монда эләккән хайваннарның барысы да соңыннан яндырыла.
Әлбәттә, ул чакта без аның әйткәннәренә ышандык. Ләкин бүгенге шартларда, бөтен нәрсә, хәтта дәүләт серләре дә акчага сатылган чорда түләмә кебек куркыныч авыру бациллалары берәр явыз бәндәнең кулына килеп эләкмәс һәм ул аны террорчылык коралы буларак кулланмас дип тулы гарантия биреп булмый, миңа калса.
Ә андый бәндәләрне эзлисе юк. Мәсәлән, 2001 елда билгесез бер террорчы түләмә спораларын хат белән конвертка салып почта аша тарата башлагач, бөтен дөнья куркуга төшкән иде. Ул чакта дистәләрчә кеше зарарланды, кайберләре исә түләмәдән үлде. Шулай да кешеләрнең тарихта себер язвасыннан күпләп зарарланып үлү очрагы 1979 елда СССРда Свердловск шәһәрендә күзәтелә. Аның таралу сәбәпләре хәзергәчә ачыкланмаган. Әлеге фаҗигале инцидент 64 кешенең гомерен алып китә. Ләкин кайбер рәсми булмаган чыганаклар түләмә корбаннарының саны меңнән артык дип тә күрсәтә.
Инфекцияле авырулар буенча эксперт, профессор Юрий Гендон сүзләренә караганда, террорчыларның бактериологик атакасы теләсә кайсы шәһәрдә теләсә нинди вакытта булырга мөмкин. Шуңа да, мондый хәлгә каршы тору өчен, табибларны түләмә һәм башка шуның ише авыруларга тиз диагноз куярга өйрәтү мәслихәт. Элек мондый авыру белән очрашмаган табиблар, чагыштырмача сирәк очрый торган түләмәне, мәсәлән, ачыклый алмаска мөмкиннәр.
Түләмә вирусларын кулга төшерү террорчылар өчен кыен эш түгел. Аларны, мәсәлән, СССРның элекке яшерен ташландык лабораторияләреннән җаның күпме тели - шуның кадәр табарга була. Арал диңгезенең Возрождение утравындагы ташландык полигон турында көнбатыш матбугат инде күптән чаң суга. Әлеге утрауның өчтән ике өлешенә Үзбәкстан хуҗа, ә бер өлеше Казахстанга карый.
Полигонда биологик коралга сынаулар үткәрү лабораториясе 1936 елда ачыла. Дөрес, бер елдан аны ябалар. Ләкин 1954 елда полигон кабат эшли башлый. Ул чорда биредә чума, бруцеллез, себер язвасы кебек куркыныч авыруларны биологик корал буларак сыныйлар. Полигон 1992 елга кадәр эшли. СССР таралгач, хәрбиләрне биредән бүтән җиргә күчерәләр, биолабораторияне сүтәләр. Җиһазларның бер өлешен утрауга күмеп калдыралар.
1995 елда америка белгечләре ул күмелгән җиһазларны табалар һәм андагы контейнерларда түләмә вирусларын ачыклыйлар. Бөтен дөньяга шау-шу куба.
Полигонда биологик коралга сынаулар үткәрү якын-тирәдәге тереклекнең үзгәрүенә китерә. Биредәге тычканнар, җир куяннары һәм башка җан ияләре хәзер үзләре биологик коралга әйләнә.
Россия экологлары исә, диңгез кибеп, утрау материк белән тоташа башлагач кына чаң сугарга тотыналар. Чөнки биредәге авыру хайваннарның хәзер «күпер» аша материкка таралу ихтималы зур.
Шундый ук ташландык полигонның Әфганстан чигендә дә барлыгы мәгълүм. Ә бу инде әфган террорчылары өчен чын колондайк. Кем белә, 1997 елда Кабулдан ерак түгел төзелгән яшерен лабораториягә «чималны» да бәлки шуннан ташыганнардыр. Британиянең Tho Miror газетасы мәгълүматларына караганда, анда себер язвасының 1,5 миллионнан артык дозасы саклана. 2001 елдан әлеге лаборатория тулысынча әфган табиблары күзәтүе астына алына.
Әлбәттә, себер язвасы үзе генә биологик корал була алмый. Иң беренче чиратта аны тарату мөмкинлеге кирәк. Нәкъ менә бу эш белән озак вакыт Гыйрак, Иран, Төньяк Корея һәм Россиянең яшерен лабораторияләрендә шөгыльләнәләр дә инде.
Мәгълүм булганча, узган елның августында Ставрополь краеның Изобильненский районында түләмә авыруы таралу куркынычы килеп тугач, анда гадәттән тыш хәл игълан ителгән иде. Әлбәттә, Ставропольнең Белгород, Курск, Самара, Киров, Ростов, Курган, Орел өлкәләре, Төньяк Осетия, Чуашия, Бурятия, Чечня һәм безнең Татарстан Республикалары кебек түләмә табигый таралырга мөмкин булган куркыныч төбәкләр исемлегенә керүе монда террорчылар кулы уйнагандыр дигән шикне киметә киметүен. Ләкин шулай да кем белә бит?!.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: