Шәһри Казан

Төнге фаҗига

28 май - Чик сакчылары көне Бар иде заманалар. Кайчандыр уналты союздаш республиканы СССР дигән держава берләштереп, дөньяны дер селкетеп торган заманнар бар иде. Мин - фәкыйрегез шул илнең гөрләп чәчәк аткан 1954-57 елларында - шанлы Памир тауларының бер өлеше Кыргызстан республикасы җир-биләмәләре булып саналган чорда Совет власте тарафыннан тау-кыя...

Реклама

Заставабыз әле ул чакларда сирәк самолетлар күтәрелә алган җирдә - диңгез өсте тигезлегеннән биш мең ике йөз метр биеклектә булып, Ош шәһәреннән 800 км ераклыкта урнашкан иде. 43 процент кислород җитмәгән, 70 градуста су кайнап чыккан, Әфганстан җире белән чиктәш бу тауларда салкыннарның 40-50 градуслардан да артып китүе - кыш айлары өчен табигый күренеш. Ә инде үзәкләргә кадәр үтеп, тәнең буйлап үтәли йөгереп йөрүче «Афганец» дигән җил тарлавык араларыннан сызгыра-улый исә башласа, Казанның элеккеге Хөсәен Ямашев исемендәге данлыклы мех комбинаты теккән ап-ак калын туннар пиджак юкалыгында калган кебек була. Бигрәк тә, күк йөзендә йолдызлар җемелдәшкән аяз иртәләрдә салкыннан бөрешеп каткан иреннәрне дә кыймылдатырга куркасың. Алар сынып китәр сыман тоела.
Атка атланып, чик буена 8-10 сәгатькә сакка барганда, Казан фабрикасы баскан киез итекләрнең дә иң зурларын кия идек. Ләкин, ничек кенә киенсәң дә, хәрәкәтсез тәнгә салкын бик тиз үтеп керә. Җылынуның иң ышанычлы юл-таш өемнәрен бер урыннан икенче урынга ташып кую. Кем әйтмешли: «Хәрәкәттә - бәрәкәт». Ләкин нарядта булып тик торган атлар һәлакәткә дучар ителгән иде. Ул мескеннәрнең салкыннан куырылып килгән чаклары булды. Бигрәк тә карт атлар.
Таулардагы табигатьнең тагы бер үзенчәлеге - ул да булса, кар ява башлап, бураны да купса, бөтен тирә-як ап-акка төренеп кала. Кар-буранның тыгызлыгы шуның кадәр була ки, әйтерсең ул өстеңә ишелеп төшеп тора. Хәтта заставадан ярдәм сорап атылган кызыл төстәге ракеталар да, тиешле югарылыгына менеп җиткәнче үк томаланып, күздән югалган була. Чик сакчыларына маяк булып торган тау-ташлар, аерым билгеләр кар астында күмелеп кала. Шушындый хәвефле төннәрнең берсендә чуваш егете Василий белән нарядка киттек. Заставадан унике чакрым тирәсе ераклыкта безне кар өермәсе урап алды. Күз ачып йомганчы юл-сукмакларыбыз, кар белән тигезләнеп, юкка чыкты. Тирә-як дөм- караңгылыкка чумган. Минем арттан эзгә-эз бастырып килгән Василийны чак-чак чамалап була. Атларыбыз кар көртәләренә бата-чума кайтыр юнәлештә баралар кебек. Бөтен ышаныч аларда хәзер. Озак, бик озак йөрдек без кая барганыбызны белми. Бу вакыт эчендә застава белән безнең араны берничә мәртәбә әйләнеп кайтырлык булды инде. Әгәр туктап калсак, һичшиксез өшеп-катып үләчәкбез. Шулай йөри торгач, берзаман атларыбыз туктап калды. Башларыбызны күтәреп карасак, алдыбызда киез чатырлар тора. Болар безнең заставага каршы, әфган җирләрендә сарык, кәҗә көтүләре асрап яшәп яткан, совет властеның кан дошманнары булган элеккеге басмачыларның тораклары иде. Өстемә кайнар су коелган сыман булып китте. Каз тәннәре чыгып, калтыранып куйдым. Әгәр дә адәмнәр сизенеп, безне эләктереп алсалар, ахыры, һичшиксез, фаҗига белән бетәчәк - йә суеп үтерәчәкләр, йә кол итеп сатачаклар иде. Хәзер үзебезнең кайда икәнебезне ачыклагач, тавышсыз-тынсыз, шыпырт кына, тизрәк китү ягын карарга кирәк иде. Көтмәгәндә, нәни чакта әбием өйрәткән, ләкин комсомол булгач, күптән укылмаганлыктан онытылып ук барган догалар ап-ачык булып исемә килеп төште. Мин аларны тиз-тиз укый башладым. «Лә иләһә илләллаһ, үзеңә тапшырдым. Рәхмәт-шәфкатеңнән ташлама», - дим. Шулчак кешегә әйтеп кеше ышанмаслык могҗиза булды. Безнең алдыбызда бүрек кадәр нур пәйда булып, алга таба тәгәри башлады. Ул арада атларыбыз да аңа иярде.
Тылсымлы нур йомгагы безне заставага кадәр озата барып, ничек пәйда булса, шулай ук юк та булды. Застава начальнигы өлкән лейтенант Петр Шилов чик сакчыларын «в ружье»га күтәреп, үзен кая куярга белми, бераз яктырганны көтеп тора иде. Безне бик тә шатланып каршы алдылар. Ләкин, үзебез бу шатлыкның никадәр зур һәм кадерле икәнен, аның яшәү белән үлем арасында барлыкка килгәнен аңлар хәлдә түгел идек әле.
Мин, наряд өлкәне буларак, өлкән лейтенантка хәлнең ничек булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
- Сез, дәүләт чикләрен бозып, күрше Әфганстан җиренә кергәнсез. Бу очракта сезнең бернинди гаебегез булмаса да, әгәр ГУЛАГ төрмәләрендә черисегез килмәсә, бу вакыйганы берәүгә дә беркайчан да сөйләргә тиеш түгелсез, - диде ул.
Без сөйләмәскә ант иттек. Бу минем шул вакытта биргән антымны, 57 ел вакыт үткәннән соң, беренче мәртәбә бозуым. Гафу итегез мине!

Сагыш
Таулар холкы - кырыс, үзгәрүчән:
Әле кояш сөеп иркәли,
Әле дулап искән «әфган» җиле
Капшап йөри тәнне үтәли.

Үзәкләргә үтә салкыннары,
Барган атлар кала тукталып;
Хәтта толып кебек калын туннар
Әйтерсең лә китә юкарып.

Мин төшемдә һаман таулар кичәм,
Кыяларга менәм үрмәләп;
Күккә ашам, йә упкынга очам,
Таулар белән яшим бергәләп!

Памир-тауда ак болытлар кочтым,
Тау башыннан күрдем дөньяны.
Биш мең ике йөз метр биектә
Сакладым мин Ватан-ананы.

Хезмәттәшләр күптән-күптән инде
Китеп барды фани дөньядан.
Чик сакчысы - ил сакчысы булдык,
Сырхау алып кайттык Памирдан.

Тик берәү дә сыктап зарланмады,
Егетлектә алар сынатмады...
Һәркем үзен кыя-ташка баскан
Горур бөркет итеп санады.

«Акылы бар тауга менмәс», - диеп,
Куркак әйтер, аклап үз-үзен.
Ә мин һаман таулар эргәсендә -
Тауларыма гашыйк егет мин!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: