Шәһри Казан

Тәнкыйть – кирәкле шәйдер

Татар матбугаты исән үзе. Йокыга да талмаган. Тик аның оештыру эшчәнлеге аксый. Ул рәсми мәгълүматларны дөньяга чыгаруга өстенлек бирә, бер үк эчтәлектәге мәкаләләрне газеталар ярыша-ярыша бастыра. Хәбәрчеләрдән алынган мәкаләләргә еш кына урын да калмый. Кыйммәтле тәкъдимнәр, тәнкыйть сүзләре күмелеп кала. Сөекле шагыйребез Г.Тукай да капитализм шартларында яшәгән. Аның сатирик поэмалары,...

Реклама

Татар матбугаты исән үзе. Йокыга да талмаган. Тик аның оештыру эшчәнлеге аксый. Ул рәсми мәгълүматларны дөньяга чыгаруга өстенлек бирә, бер үк эчтәлектәге мәкаләләрне газеталар ярыша-ярыша бастыра. Хәбәрчеләрдән алынган мәкаләләргә еш кына урын да калмый. Кыйммәтле тәкъдимнәр, тәнкыйть сүзләре күмелеп кала. Сөекле шагыйребез Г.Тукай да капитализм шартларында яшәгән. Аның сатирик поэмалары, шигырьләре, мәкаләләре теләсә кайсы җәмгыятьтәге язучыларны, журналистларны көнләштерә ала. Чөнки җәмгыятькә, милләткә ябыша ала торган бюрократия һәм башка чирләрдән котылу өчен, тәнкыйть үз эшен эшли. Г.Тукай үз заманында: «Тәнкыйть - кирәкле шәйдер», - дип язган. Ә бездә соңгы елларда шуның киресен әйтүчеләр табылды. Янәсе, тәнкыйтьтән башка да яшәп була. Кәефне бозмыйк! Тәнкыйть үз вакытында булса, киресенчә, кәеф бозылмый, кимчелекләр төзәтелә.
Соңгы елларда татар матбугатында күренгәләгән тәнкыйть сүзләренә карата хәтта министрларның да күбесе колак салмый. Шулай булгач, министр кул астындагы төрле ширкәт хуҗалары, тәкәбберләнеп: «Эт өрә, бүре йөри», - дип әйтә ала. Берәр төрле чамадан тыш хәл булса гына, дөнья купкан төсле, зур тавыш чыга.
Хәзер цензура юк. Ләкин матбугатның матди хәле шулхәтле кыен. Газета-журналлар үзләренә акча бирүчегә аяк-куллары белән бәйле. Шуңа, ярамаган, «ябык» темалардан баш-аягың белән ерак тору хәерлерәк. Димәк, һәр матбугат органының үз «цензурасы» була ала. Ә эшче-хәбәрчеләр тиле хәлдә кала. Аларга, «яза белми», дигән ярлык тагу ул хәтле кыен түгел.
Казан Аксакаллар шурасында да уннан артык эшче-хәбәрче тупланган. Бу хакта Азат Сафин «ШК»ның 27 март санында «Аксакаллар гына түгел, хәбәрчеләр Шурасы да» дигән мәкалә бастырды. Ул мәкалә татар журналистлары арасында зур резонанс тудырды. Шуңа карамастан, Аксакаллар шурасындагы дистәдән артык Татарстан Журналистлар берлеге әгъзаларының берсен дә шушы көннәрдәге журналистлар съездына делегат итеп теркәргә теләмәделәр. Өлкән яшьтәге журналистлар Аксакаллардан башка да җитәрлек, янәсе. Шулайдыр. Тик теләсә кайсы җәмгыятьтә аксакаллар сүзенә колак салганнар, салалар. Без үзебездәге журналистлар оешмасы активистларының яңа сайлаганнарын да шуны аңларга өйрәтә алсак иде. Киңәшләшүнең зарары булмас.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: