Шәһри Казан

Тәнкыйтем түгел, киңәшләрем

Быел, җәйнең иң кызу көннәрендә, күп кенә өлкәннәр бакчаларында саф һава сулап, иҗади активлык белән шөгыльләнеп яшәгәндә, Исаев урамындагы сугыш ветераннары госпиталендә дәваланырга туры килде. Биредә туклану ягы бик әйбәт, пөхтәлек мәсьәләсе үрнәк булырлык итеп куелган, тәртип төгәл үтәлә. Хастаханәләрдә күп мәртәбәләр яткан булсам да, бу юлы күңелгә ятышлы, элек...

Реклама

Быел, җәйнең иң кызу көннәрендә, күп кенә өлкәннәр бакчаларында саф һава сулап, иҗади активлык белән шөгыльләнеп яшәгәндә, Исаев урамындагы сугыш ветераннары госпиталендә дәваланырга туры килде. Биредә туклану ягы бик әйбәт, пөхтәлек мәсьәләсе үрнәк булырлык итеп куелган, тәртип төгәл үтәлә. Хастаханәләрдә күп мәртәбәләр яткан булсам да, бу юлы күңелгә ятышлы, элек күрмәгән бер шифалы чара үткәрелде. Элегрәк Казан Моторлар төзү берләшмәсенең Урицкий исемендәге мәдәният сараенда оешкан, бүген «Ивушка» дип аталган, композитор Владимир Белоусов җитәкчелегендәге рус җырлары башкаручы ветеран хатын-кызлар хоры килеп концерт биреп китте. Йөри алган авырулар бераз савыгу алгандыр, мөгаен. Өлкән яшьтәге җырчылар, биючеләр алдында үзебезне җебегән, рухи яктан артта калган, дәрте сүнгән, мескеннәр итеп тоеп, үкенеп, оялып утырдык. Ватан сугышы елларында Татарстан сәхнә осталарының җәяүме, ат арбасына, чанасына утырыпмы фронтларның алгы сызыкларына кадәр җитеп, солдатлар алдында концертлар биреп, аларның көч-куәтләрен арттырып, җиңүгә канатландырулары искә төште.
Телевизордан «Җырлыйк әле» тапшыруын җыелышып карау да күңелләрне күтәрде. Аларны савыктыру чаралары дип уйлау да кирәктер.
Хастаханәдә ятуымны ишетүче туганнар, дуслар да күчтәнәчләр күтәреп килә башлый. Анысына да чик куйдым, ябыгырга да кирәк иде. Ул да бик әһәмиятле чара. Зур корсаклы, симез авырулар арасында күлмәк тә кими оялмый йөрүчеләр бар. Табиблар ничек терелтә алсын инде аларны?
Тормышта нинди хәлләр генә булмый! Көтмәгәндә өйдән шалтыратып, бик тиз кайтып җитүемне үтенделәр. Шәфкать туташы 22 июль көнне кизү торучы табибка мөрәҗәгать итәргә кушты, югыйсә ул миңа төшке ашны да палатага китергәннәрен дә белә үзе. Ниһаять, эзләп таптым. Яшь кенә ир икән. Ул андый мәсьәләне хәл итә алмавын белдерде. Хәл итмәсен, тәртип шулай куелгандыр. Әмма кәнәфидән торып басарга, нинди палатадан, нинди гозер белән килүемне, исем-фамилиямне сорашырга, белергә, кызыксынырга тиеш иде, ул миннән иң кимендә илле яшькә яшьрәк бит. Ә мин сугыш ветераны, II төркем инвалид, белемем дә аныкыннан ким түгел. Егет медицина өлкәсендә зиһенледер, әмма авыру белән дөрес мөгамәләсе җитенкерәми.
Өйгә кайтканда кулыңа авыру тарихыннан күчермә биреп чыгаралар. Анда нинди дарулар эчеп яшәргә икәнлеге языла. Танып булмый, ялгыш укып, бөтенләй ярамаган дару эчүең бар. Табибның язуын гаепләмим, күп укыган кешенең язуы матур булмый, бигрәк тә ашыгыч булганда. Инде табиблар да үз нәтиҗәләрен, фикерләрен компьютерда бассын иде. Әнә УЗИ, рентген, анализлар нәтиҗәләре ап-ачык, аңлаешлы итеп басыла бит.
Авыруларга даруларны «иртә», «кич» дип язылган кәгазь кисәгенә куеп китерәләр. Җәйге челләдә тәрәзәләр, ишекләр ачып куела. Үтәли җил аларны очыртып төшергән очраклар була. Даруханаләрдә дару контейнерлары бар. Бюджеттан бирелгән акча исәбенә аларны госпиталь өчен алып була бит.
Сүземне йомгаклап, гәүдә төзлеген югалткан, чулак-чукрак, аксак-туксак, хәтерләре чуала, акыллары кими барган, холыксыз, кире беткән әби-бабайлар арасында зур сабырлык, тыйнаклык белән эшли алган барлык медицина хезмәткәрләренә ихлас күңелдән зур рәхмәтләр әйтәсе килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: