Шәһри Казан

Тормыш ул – КӨРӘШ

Көрәшче дигәч иң беренче булып, нык гәүдәле, карашы белән аюны да ега торган баһадирларны күз алдыма китерә идем. Язмамның герое белән танышкач, хаксыз булуымны аңладым. Егетләргә хас булмаган озын кара керфекләр, ачык йөз, матур елмаю... Бер карасаң, бу егет чебенне дә үпкәләтә алмый кебек. Ләкин беренче караш ялгыш фикерләр тудыра,...

Реклама

Беренче адымнар...
- Айназ, спорт белән шөгыльләнеп китү тарихың белән таныштырсаң иде?

- Дөресен генә әйткәндә, спортны кечкенәдән яратмадым. Физкультура дәресләре минем өчен бер зур сынау иде. Нигәдер күңелем тартмады аңа. Өченче сыйныфта миңа икенче мәктәпкә күчәргә туры килде. Менә шунда үзгәрде дә инде спортка карашым. Монда укыту системасы да башка, укытучы да күпкә катырак, таләпчәнрәк иде. Әле дә бер нормативны бирер өчен ничек азапланганымны хәтерлим. Үземнең башкалардан шактый калышканымны күрепме, 7-8 нче сыйныфларда дәресләрдән соң мәктәп тренажерына йөри башладым.
- Ә көрәшкә мәхәббәт чын-чынлап кайчан кабынды соң?
- Элек Сабан туйларында данлыклы көрәш батырларына карап соклана идем. Аларны бөтенесе белә, хөрмәт итә, ярата. Минем дә алар урынында буласым килде. Көрәш белән шөгыльләнеп китүемнең тагын бер сәбәбе - 2008 елда Пекинда үткәрелгән Олимпия уеннары. Уеннарны телевизордан күзәткәндә беренче тапкыр ирекле көрәшнең нәрсә икәнен күрдем. Аларның хәрәкәтләренә, үз-үзләрен тотышына таң калдым. Менә шунда гашыйк булдым да инде көрәшкә. Мәктәптә ирекле көрәшне өйрәнергә теләүчеләрне җыябыз дигән игълан ишеткәч тә туп-туры шул секциягә язылырга чаптым.
Спорт тормышы шактый катлаулы икәненә шунда гына төшенә Айназ. Көнне төнгә ялгап тренировкалар үткәрү, нормативлар бирү... Спортзал һавасын сулап шулай берничә ел үтә дә китә. Баштарак көрәш серләре авыр бирелә. Ләкин табигате белән үзсүзле егетнең тиз генә бирешәсе килми. Абыйсына ияреп, инде көрәшче буларак шактый җитлеккән, тәҗрибә җыйган көрәшчеләр белән бергә шөгыльләнә башлый. Тора-бара Сабан туйларында, төрле ярышларда катнашып, лаеклы урыннарга ирешә ул.
Уеннан башланган тормыш
- Айназ, иң беренче көрәшеңне хәтерлисеңме?

- Дөресен генә әйткәндә, беренче көрәштә катнашуым дәрескә бармас өчен генә килеп чыкты. (Көлә.) Әле көрәшнең нәрсә икәнен дә аңламый идем. Мәйданга чыгар алдыннан буыннарны да җылытмадым. Җиңелдем инде, әлбәттә. Минем өчен иң оят булган чакларның берсе ул. Мин тумышым белән кире кеше. Шул вакытта үз-үземә шушы турнирны җиңәргә дигән сүз бирдем. Һәм җиңдем дә.
- Син җиңелә беләсеңме?
- Көрәштә җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Җиңелсәм дә, матур җиңелергә тырышам. Гадел көрәш белән.
- Көрәш буенча алган белемнәреңне тормышта кулланырга туры килгән очраклар бармы?
- Көрәш белән шөгыльләнә башлаганнан бирле урамда азрак сугыша башладым. Барлык энергия, канны кыздыручы адреналин спорт залында кала. Көрәш хисләрне контрольдә тотарга өйрәтә. Үз-үзеңне тыя башлыйсың.
- Сабан туйларында катнашуга ничек карыйсың?
- Барлык көрәшчеләр дә, башка төрле ярышларга караганда, Сабан туе ярышларын өстенрәк куя, минемчә. Анда синең бөтен туганнарың, әти-әниләрең, дусларың, алар алдында оятка каласы, җиңеләсе килми бит.
- Җәрәхәтләр алу очраклары булгаладымы?
- Ансыз булмый инде. Менә хәзер дә сул аягымның буыннары тартылган. Ләкин, җәрәхәт алам, дип, спорттан куркырга кирәкми. Һәрбер чыккан кул һәм аяк, кара янган, шешкән урыннар холкыңны гына ныгыта. Мәйданда авырлыкларга түзәргә өйрәнсәң, тормышта да түзәсең инде.
- Синең өчен көрәш нәрсә ул?
- Хәзерге вакытта ул минем бөтен тормышым. Спортка күбрәк вакыт сарыф итәсем килә. Буш вакытымда йөгерәм. Берничә тренажеркага йөрим.
- Спорт - тормышым, дисең, ә иң якын дустың белән бер мәйданга чыксаң, нишләр идең?
- Беләсеңме, көрәшчеләр арасында шундый сүз бар: «Мәйданда - көндәш, мәйдан артында - дус!» Бу - безнең төп кагыйдәбез. Тормышта нинди генә дуслар булсак та, без - көрәшчеләр. Көрәш мәйданында булган шунда кала. Ярышлардан соң син мине алып салдың, дип үпкә белдереп йөрмибез.
- Ирекле көрәш татар-башкорт көрәшеннән нәрсә белән аерыла?
- Ирекле көрәш татар-башкорт көрәшеннән матуррак, кызыклырак. Тикмәгә генә ул ирекле дип аталмаган инде. Монда татар-башкорт көрәшендә булмаган кагыйдәләр, алымнар бар. Форма бүтән, кулда сөлге юк, аякларны да кулланырга ярый.
- Көрәштә кумирларың бармы?
- Алай бирелеп бер кешене дә кумир итеп куймыйм. Ләкин кайбер көрәшчеләрнең техникалары, көрәш вакытында үз-үзләрен тотышлары белән кызыксынам.
- Киләчәккә планнар нинди?
- Көрәш белән шөгыльләнүемне дәвам итәсем килә. Туып үскән төбәгемә кайтып, анда ирекле көрәш секциясен ачу теләге дә бар.

Кыскача белешмә:
Тулы исеме - Айназ Алмаз улы Якупов
Туган елы - 22 март, 1994
Белеме - КФУ, тарих бүлеге
Тормыш девизы: тормыш ул - көрәш

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: