Шәһри Казан

Тормышны көзгедәгечә чагылдыра

«Шәһри Казан» газетасы редакциясе фойесында аерым рәссамнарның күргәзмәләрен карау тормышыма ямь өсти. Сынлы сәнгать музейларында, кайчакта ярминкәләрдә дә оештырылган күргәзмәләргә хәзер инде даими бара алмаганга күрә, миңа бу фойеда таныш булмаган рәссамнарның картиналары белән танышу мөмкинлеге туа. Күргәзмәләргә йөри алмау оят, әлбәттә. Нишлисең бит, рухи ярлылык безне бөтенләй басып китмәсен...

Монда куелган картиналарда күбрәк тарих чагыла, олы шәхесләрнең портретларын да еш очратабыз. Ә күңел бүгенге заман яшәешен сурәтләгән картиналарны күбрәк күрергә тели. Узган гасырда иҗат икән Лотфулла Фәттахов, Бакый Урманче, Харис Якупов һ.б.ларның әсәрләре һич онытылмый, гел искә төшеп, күз алдында тора. А.Абзгильдин, Б.Адылов, Р.Заһидуллин картиналары да бер күрүдә хәтергә сеңә, онытылмый.
Бүгенге көндә иҗат итә торган рәссамнар арасында Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевның да картиналарын «Шәһри Казан» газетасы редакциясе фойесында күрергә насыйп булсын иде.
Сәнгать сөючеләр бу рәссамны беренче әсәрләрен иҗат иткәч үк үз итте. Ул тудырган картиналарны да бер тапкыр күрүгә оныта алмыйсың. Рәссамның «Автобуста» һәм «Әбигә хат килде» картиналары гына да ни тора! Зур талант ияләре генә тудыра ала мондый әсәрләрне.
Быел З.Гыймаевның юбилее уңаеннан иҗат күргәзмәсе зурлап оештырылды. Аның картиналары бихисап инде. Күбесе чит илләргә таралган. Бөтен дөньяга мәшһүр рәссам Гыймаевның иҗаты үзебездәге халыкка яхшы таныш дип әйтә алмыйбыз әле. «Шәһри Казан»ны укучылар үзләре яраткан газеталарының редакциясенә Казаннан һәм Чаллыдан, Балтачтан һәм Арчадан, Аксубайдан һәм Нурлаттан, Мөслимнән һәм Актаныштан, республиканың бөтен төбәгеннән килеп, әлеге фойеда Гыймаев картиналары куелганын күрсә, «аһ» итәрләр иде.
Мин Гыймаевның «Автобуста» дигән картинасын ничә кат күрсәм дә, аңа карап туя алмыйм. Моннан егерме ел элек тә, соңрак та, рәссам талантына сокланып, сихерләнгәндәй булам. Гадәти генә бер мизгелне тотып алган бит югыйсә. Ә шул мизгелгә ни хәтле зур тормыш сыйган!
Автобуста баручы кешеләрнең һәркайсы үз уена чумган. Әнә, бер агай «Кичке Казан» газетасын караштыра. Аның янында 7-8 яшьлек малай, олыларча җитдилек белән, дөнья мәшәкатьләренә төшенмәкче булып, тирә-юньне күзәтә. Бу малай янында бер уйчан ханым да бар. Тик ул бу малайның әнисе түгел. Малай хатын-кызга түгел, тәрәзәдән урамга карап баручы рәссамга охшаган, аның улы икәнлегенә шикләнмисең. Рәссам тормышы шундый инде - аркасына мольберт аскан. Ул безгә арты белән торса да, мольберт беренче планга чыккан. Без Зөфәр Гыймаевның автобус тәрәзәсендә чагылган үз йөзен дә күрәбез. Бу картина узган гасырның 90 нчы еллары башында иҗат ителгән булса, рәссамның улы да инде җитлеккән ир булуын аңлыйбыз. Тормыш гел алга чаба бит. Аның мизгелен чын рәссамнар гына шулай оста чагылдыра ала.
Рәссам автобуста барган чактагы мизгелне шулай сурәтләгән. Җанлы, хәрәкәттәге тормышның бер кисәге бу. Монда хыялый дөнья юк. Барысы да тормыштагыча. Тормышны чынбарлыктагыча чагылдыручы Зөфәр Гыймаевның сәнгатьтә үз стиле, үз йөзе бар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: