Шәһри Казан

Тормышы да, гаиләсе дә ансамбль булды

Татарстанның атказанган артисты Миңнегөл Зәкиеваның 70 яшьлек күркәм гомер бәйрәме турында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең филармониядә узган «Дуслык күпере» концертында әйтелеп үтелгән иде.

Реклама

Миңнегөл Зәкиева 1943 елны Казахстанның Арысь шәһәрендә туа. Аннары алар гаилә белән Украинаның Донецк өлкәсендәге Даведовка шәһәренә күчеп китәләр, башлангыч өч сыйныфны ул шунда тәмамлый. 1954 елларда Азнакай якларында нефть чыга башлагач, алар Татарстан якларына күчеп кайталар.
Миңнегөл Зәкиева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 1964 елда, үзешчән сәнгатьнең сәләтле вәкиле буларак, конкурс аша алына. Тулы яңгырашлы матур тембрлы сопрано, табигатьтән килгән музыкальлелек аңа ансамбльнең иң якты солистларыннан берсе булып өлгерергә булышлык итте.
М.Зәкиева - ике октава диапозонлы, физик яктан нык, һәрвакыт формада була торган җырчы. Әгәр вокал белеме алса, зур опера сәхнәләрендә җырлап, беренче сопрано партияләрен башкара торган якты опера йолдызы булырга тиешле җырчы иде ул.
Аңа үз һөнәренә бирелгәнлек, хезмәт сөю, сәнгатьне ярату хас. М.Зәкиева башкарган татар халык җырлары тирән хислелек, лиризм, эчке яктылык белән җәлеп итә. Ансамбльнең хор төркеме белән башкарган «Бөдрә тал», «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк», «Фазыл чишмәсе», «Әллүки», башкорт халык җыры «Зөлхиҗә» кебек бормаларга бай озын һәм кыска халык көйләре тыңлаучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Татарстан композиторларының җырчы башлап җырлаган хор әсәрләре - «Бормалы су» (3.Хәбибуллин), «Без - Казаннан, Иделдән» (Җ.Фәйзи), «Умартачы сөйгәнем» (И.Хисамов) һәм башка әсәрләр ансамбльнең алтын фондына кереп калдылар. М.Зәкиеваның репертуары тугандаш халыклар җырларына да бай. Украин җыры «Сандугачкай» (Крапивницкий музыкасы), украин халык җыры «Ой, не свети, месяченко», рус халык җырлары - «Утенушка луговая», «Россия», «Ой, сердце мое» һәм башка җырларны ул оста итеп, үзенә генә хас аһәң белән башкара.
М.Зәкиева күп еллар ансамбльнең вокаль квартет составында җырлый. Квартет башкарган һәм радиога яздырган әсәрләрдән - «Туган як кичләре» (Александр Ключарев музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сүзләре), «Казанны сагынганда» (Шәүкәт Капкаев музыкасы, Мәхмүт Хөсәен сүзләре), «Хәерле иртә» (Ш.Капкаев муз.), «Дүрт кыз җыры» (Зиннур Гыйбадуллин муз., Гөлшат Зәйнашева сүз.) һ.б., аның яңгыравыклы көмеш тавышы, төгәл дикциясе белән квартетның яңгырашын тулыландырып, яшәртеп, шатлык белән баетып тора. Сәхнә өчен бик тә мөһим булган төс-кыяфәт, артистлык сәләте М.Зәкиевага ансамбль репертуарындагы сюжетлы җырлы-биюле күренешләрдә төп партияләрне башкарырга ярдәм итте. Аның бигрәк тә «Аулак өй», «Туй», «Иделдә бәйрәм» һәм башка җырлардагы кызлар образын тамашачы яратып өлгерде.
Ул 1978 елда милли җыр һәм бию ансамбльләренең I Бөтенроссия смотрында лауреат исеменә лаек булды. Миңнегөл Зәкиева чит илләрдә - Тунис, Италия, Мальта һ.б.да, татар халык җырларын башкарып, тыңлаучыны әсир итте. Үз эшенә бирелгәнлеге, коллектив мәнфәгатьләрен яклавы белән ул күпләргә үрнәк булып торды. Һәр концерт аның өчен имтихан һәм зур бәйрәм булып калды.
Сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен, Миңнегөл Зәкиевага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Ансамбльдә М.Зәкиева эшләгән чорларда хор төркеменең баш хормейстеры - Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева: «Миңнегөл Зәкиева интеллектуаль яктан башка җырчылардан өстен тора, кулында һәрвакыт китап булыр, чит ил, рус язучыларына төпле бәяне бирә ала иде. Миңнегөл үзенең һөнәрен бик ярата иде, җыр, сәнгать аның өчен беренче урында булды. Нинди генә хәлдә булса да, хәтта 40 градус температура белән, җырламаска минем хакым юк дип, сәхнәгә чыгып үз ролен, эшен башкарды. Ул чор солистлары башкалардан аерылып торалар, алар катнашкан язмалар да интонация ягыннан өлге иде. Аларга сәнгатькә карата табигый мәхәббәт, җаваплылык хас иде: алар, матурлыкны халыкка җиткерү өчен, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән кешеләр дияргә кирәк.
Миңнегөл, зуррак масштабтагы солист булырга тиеш булса да, ансамбльне ташламады, анда пенсиягә чыкканчы эшләде. Бала чаклары Украинада үткән булгангадыр, ул украин халык җырларын, композиторлары әсәрләрен яхшы белә иде. Гастрольләрдә шул якларда булганда украин җырларын теле белән дә, яңгырашы белән дә чын аларча башкарды. Украин халык җыры «Ой, не свети, месяченко»ны җырлагач, аны тамашачының бик озак алкышлап торганы хәтеремдә.
Ул чорларда күпчелек хор җырчылары ансамбльгә үзешчәннәрдән алына, музыкаль белемнәре юк иде. Хормейстер Җ.А.Котдусов көн саен аларга сольфеджио укытты, алар да нотадан карап җырларга өйрәнделәр. Нәфисә Василова белән Миңнегөлнең табигый ишетү сәләте дә көчле иде. Гомумән, 60, 70, 80 нче еллар өчен идеаль солистлар иде алар. Әлеге җырчылар ансамбльгә дә алдагы чор солистларын алыштырырлык әзерлек белән килделәр.
Хор яңгырашында да алар лидер булып тордылар, хорның чиста яңгырашы шул һәр партиядә утырган солистлардан тора. Миңнегөл, үтә күренеп торган көчле тавышы белән, хорның төп сопрано партиясендә лидер булды. Тик ул дан-шөһрәт өчен эшләмәде, чын мәгънәсендә самими, тыйнак шәхес иде, үз эшен яратып башкарды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле аның тормышы да, гаиләсе дә, бөтен булмышы да булды. Миңнегөл Зәкиеваның кызы Ләйсән Романцова күп еллар инде Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хор төркемендә җырлый һәм ул ансамбль концертларының татар һәм рус телләрендә алыштыргысыз алып баручысы.
Миңнегөл, ансамбль коллективы, яраткан тамашачың, дусларың сине түгәрәк юбилеең белән котлый һәм беренче чиратта сәламәтлек, шатлыклы гомер тели.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: