Шәһри Казан

«Тормышымнан канәгатьмен»

Укытучы, диюгә, күз алдыма олы җанлы, ак чәчле мөлаем йөзле ханым килеп баса. Сер түгел, һәр кеше дә укытучы булып эшли алмый, чөнки әлеге хезмәтнең үзенә генә хас нечкәлекләре, авырлыгы һәм үзенчәлеге бар. Әтиләре Икенче бөтендөнья сугышына чыгып киткәндә, Люция 7 яшьлек булып кала. Өйдә тагын әнисе 100 яшьлек дәү...

Реклама

Укытучы, диюгә, күз алдыма олы җанлы, ак чәчле мөлаем йөзле ханым килеп баса. Сер түгел, һәр кеше дә укытучы булып эшли алмый, чөнки әлеге хезмәтнең үзенә генә хас нечкәлекләре, авырлыгы һәм үзенчәлеге бар.
Әтиләре Икенче бөтендөнья сугышына чыгып киткәндә, Люция 7 яшьлек булып кала. Өйдә тагын әнисе 100 яшьлек дәү әнисе, 90 яшьлек дәү әтисе һәм 4 яшьлек кечкенә энесе. Өй тулып калган кешеләрне тукландыру өчен, әниләре көнен-төнен кырда эшли, җитмәсә, ил өчен барган сугышта катнашучыларга икмәк, башка кирәк-яраклар әзерләргә кирәк. Люциянең әтисе туган якларга әйләнеп кайта алмый.
Еллар үтә, Люция буйга җитә. Хыялы - Казан дәүләт педагогика институтында белем алу кызның. Әмма тормыш җилләре хыялларны икенче якка борып куя. Гаиләдә акча булмау сәбәпле, институтта уку хыялы чынга ашмый. Мәктәптә бары яхшы билгеләренә генә укыган Люция барыбер югалып калмый. Яшел Үзән районындагы Олы Ачасыр авылы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп эшкә җибәрәләр аны. Район мәгариф бүлеге әлеге чая кызның зиһенле икәнен күреп, Казан педагогика институтының химия бүлегенә укырга җибәрә. Үҗәтлеге, тырышлыгы белән, кыз югары белемле укытучы дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә инде институтны тәмамлагач, Мамадыш-Әкил авылына химия һәм биология укытучысы итеп күчерелә. Ул, үзе әйткәнчә, туган авылында 1953-1959 елларда балаларга белем бирә. Балтач районыннан яшь агроном Назыйм агротехника курсларын алып баручы Люцияне озатып йөри башлый. Егет белән кыз бераздан гаилә коралар. Яшь агроном Назыймны Түбән Кама районының Түбән Уратма авылына эшкә җибәрәләр. Шулай итеп, әлеге гаилә чит районга барып төпләнергә мәҗбүр була. Ике яшь белгеч үзләренең һөнәрләре буенча эшкә урнашалар. Йөрәкләре ашкынып торган гаиләнең бер-бер артлы нарасыйлары - бәхет җимешләре дөньяга аваз сала. Олы улларына Ленар дип исем кушалар. Соңрак кызлары Илгизә гаиләгә шатлык өсти.
Укырга яраткан, белемгә омтылган ир югары белем ала. Әкренләп югары урыннарга күтәрелә башлый. Алар яңадан Яшел Үзән районына кайталар. Бирегә Назыйм Авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкче итеп күчерелә.
Ике бала әнисе Люция Яшел Үзән шәһәрендә интернат-балалар йортына эшкә урнаша. Люция апа белән Назыйм абый, балалары үтенече буенча, гаиләгә тагын бер кечкенә сабыйны - Илдарны алып кайталар. Илдары балалар бакчасына киткәч, Яшел Үзәндәге 14 нче мәктәптә эш тәкъдим итәләр Люциягә. Биредә ул химия һәм биология фәннәрен укыта. Укучыларга төпле аң, нигезле белем бирүче укытучы буларак, «Татарстанның атказанган укытучысы», соңрак, тырыш хезмәте өчен, 1987 елны аңа «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Ашыйсы ризыкны кайда язган - шунда барып ашыйсың икән ул. Люция апа белән Назыйм Ризвановларның да ашыйсы ризыклары Люция апаның туган ягында булган икән. Алар 1991 елны Мамадыш-Әкил авылына кайтып төпләнгәннәр. Бүген инде Назыйм абый бу якты дөньяда юк.
Чәчләренә ак төшкән, инде олыгайган Люция апа соңгы елларны туган авылы мәктәбенә директор итеп күчерелә. Шунысы кызганыч, аның бөтен көчен куеп эшләгән мәктәбен күрше Татар Танае мәктәбе белән кушалар. Ә мәктәп бинасы исә балалар бакчасы итеп калдырыла.
Хезмәт ветераны, Почет билгесе ордены кавалеры Люция апа әни һәм дәү әни, хәтта карт әни буларак та горурлана ала.
«Тормышымнан канәгатьмен, чөнки намуслы хезмәтеңнең җимешләрен күрү, укучыларыңның сине хөрмәтләп торулары миңа яшәргә көч бирә, картаймаска этәрә», - дип елмаеп озатып калды ул мине.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: