Шәһри Казан

Тоткасыз чемодан хәлендәге Молдова

Тоткасыз чемоданны күтәреп бару да җайсыз, ташлап та калдырырга жәл. Ә ул әле, җитмәсә, ачылып-ябылып, кулыңны да кыстырып куйгалый. Кайбер элеккеге союздаш республикалар да шул тоткасыз чемодан хәлендә - үз кыйблаларын табып яшәп тә китә алмыйлар, кабат «өлкән туган»га да баш иясе килми. Җае чыгу белән, «тешләшеп» тә алгалыйлар әле....

Реклама

«Җиңү көне» кемне хурландыра?
Узган җомгада Кишиневта румын тарафдарлары «милли бөеклек маршы»на Россиягә каршы лозунглар белән чыктылар һәм РФ вице-премьерының портретын яндырдылар. Бу чараның уздырылуы аңлаешсыз, ул Бессарабиянең румын оккупациясеннән азат ителүе уңаеннан оештырыла, шул ук вакытта бу көн Совет оккупациясе көне буларак билгеләп үтелә. Моңа хәтле Молдова һәм Румыния бердәмлеге Советы әлеге марш «9 май хурлыгы»н бетерергә тиеш, дип белдергән иде...
Менә шундый заманалар да җитте. Кайберәүләр хәтта Җиңү көнен дә «хурлыклы» көн буларак кабул итә. Кем өчен хурлыклы соң ул? Германия Икенче бөтендөнья сугышын үз тарихында караңгы бер чор дип кабул итә һәм ул вакытта кылган җинаятьләрен таный. Молдова нинди хурлыкка калган? СССР булмаса, Өченче рейх итеге астында калып изелгән бу дәүләт бүгенге көндә дөнья картасында бөтенләй булмаган булыр иде инде. Ә быел Җиңү көнендә Кишиневның Үзәк мәйданында Россия җырчылары катнашында уздырылган концерт «хурлану»ны иң биек ноктасына ук менгереп җиткергән, күрәсең. Арт ягы пычрак бозау бөтен көтүне буяган кебек, бер-ике «акыллыбаш»ның уйламыйча әйткән сүзе бөтен молдаван халкына тап төшерә, әмма моңа карап кына күпчелек Җиңү көнен билгеләүдән баш тартмады. Шәһәр мэриясе 9 майны Матәм көне итеп билгеләп үтәргә һәм «Георгий тасмаларын» тагуны тыярга дип белдерсә дә, Үзәк мәйданга илле меңнән артык кеше җыелган. Әлеге таләпләр үтәлмәгәч, мэр Д.Киртоакэне румын тарафдарлары сатлыкҗан дип гаепләде. Ә сайлаулар алдыннан Киртоакэ әлеге тасманы костюмына беркетеп, җилфердәтеп йөргән иде үзе.
Тарихи белешмә
Бессарабия Госман изүеннән рус гаскәрләре тарафыннан 1812 елда азат ителә һәм Бухарест килешүе буенча Россия империясе составына кушыла. 1878 елда, Берлин конгрессы карары нигезендә, Румыния дәүләте барлыкка килә һәм ул 1917 елда Бессарабияне басып ала. 1940 елда СССР бу җирләрне үзенә кайтара, аңа Приднестровье да кушылу сәбәпле, Молдавия ССР барлыкка килә.
Сәяси пешка
Румыния бүген рәсми рәвештә: Молдова - «икенче румын дәүләте», молдаваннар - «румыннар», молдаван теле - «румын теле», дип белдерә. Ә чынлыкта исә, 2004 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Молдованың 2,2 процент халкы үзен румын дип атаса, молдаван булып калучылар - 75,8 процент.
Кемгә кирәк мондый күз буяу? Бу Молдованы «европалаштыручы» бер адым гына. Европа Союзы биредә Россия катнашында ниндидер үзгәрешләр булуын теләми. 2009 елда ул «Көнчыгыш хезмәттәшлеге» программасын тормышка ашыру эшен җәелдереп җибәргән иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге программага ЕС бюджетыннан 2 млрд евро тотылган, әмма нәтиҗәсе булмады. Белгәнебезчә, Грузия белән Украинадагы «кызгылт-сары» режимнар яшәп китә алмады. Әрмәнстан белән Әзәрбайҗанны әлеге программаның икътисади ягы гына кызыксындырды, Белоруссия бирегә географик урыны исәбенә генә эләкте. Шулай итеп, бөтен өмет Молдовага багланды. Әмма илнең эчке каршылыклары нәтиҗәсендә, молдаван әкияте дә әлегә барып чыкмый.
«Коммерсантъ-Молдова» басмасы бу хәлләргә үзенчә аңлатма бирә: «Рогозинның Кишиневта һәм Тираспольдәге чыгышларыннан аңлашылганча, Россия биредә Европа Союзы программасына каршы Евразия проектын гамәлгә кертергә җыена. Вице-премьер әйтүенчә, бу бердәнбер һәм дөрес адым, аңа каршы куярлык башка вариант юк. Молдова сәясәтчеләре бу уңайдан ризасызлык белдерүдән тыш, башка берни дә эшли алмый».
Молдова кайсы тарафка таба борылыр, кем аны тагын сөйрәп барыр (әлегә хәтле аны бары тик СССР гына сөйрәде) - әлегә билгесез. Әмма тотка куючы да, чыгарып атучы да булмас. Үз кирәгенә ярый бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: