Шәһри Казан

Тозакка үз теләгең белән...

Тормышыбыз парадоксларга бик бай. Берәүләр рәхимсез чир яки үлем тырнагыннан ничек котылырга белмәгәндә, икенчеләр бу тозакка үз теләкләре белән барып керә. Эчкечеләрне һәм наркоманнарны икенчеләр рәтенә кертәм дә. Дөрес, үзең теләп ала торган чирләрнең тамырына балта чабу нисбәтеннән, хөкүмәт төрле чаралар күрә күрүен. Мәсәлән, ул аракының бәясен күтәрү ягында.

Реклама

Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко күптән түгел, аракы бәясе 300 сумнан да (хәзер иң арзан аракы 170 сум тора) ким булмаска тиеш, дип белдерде. Аның фикеренчә, аракыны һәркем сатып ала алмый башлаган очракта гына эчүчеләр саны кимеячәк. Ай-һай! «Эчтек, эчәбез һәм эчәчәкбез!» - дип фикер йөрткән халыкны үзгәртеп, гасырдан-гасырга күчеп килгән чирне алай тиз генә бетереп булса икән?! Көмешкә куып, ясалма аракы сатучы түтәйләрне, дүләнә (боярышник) төнәтмәсе сатып алыр өчен даруханәләр тирәсенә җыелган сәрхушләрне кая куйыйк? Хокук сакчылары, әлеге төр «бизнес» бетерелде инде, дип хисап тотса да, анда-санда кичләрен, төннәрен ясалма аракы сатучы түтәйләр бар икән әле. Узган ел Теләченең үзәк урамында бертөркем хатын-кызлар зар елап шул хакта район газетасының «Халык авазы» рубрикасына язып чыгуымны, очсызлы, сыйфатсыз ясалма аракы сатып авылның ир-егетләрен юлдан яздырып ятучы (чөнки исерекнең юньле эше булмый) түтәйне фаш итүемне сораганнар иде. Бу эш белән «Халык авазы» рубрикасы түгел, хокук сакчылары шөгыльләнергә тиешлеген дә әйтеп, хушлашырга ашыктым алар белән. Идән асты аракы заводлары эшләп торганда, аракының бәясен күтәрү, аның сату вакытын һәм урыннарын чикләү кебек чаралар да уңай нәтиҗә бирмәс кебек. Безнең илдә СССР вакытында да, аннан соң да аракыга каршы күптөрле юллар белән көрәшеп карадылар. Әмма нәтиҗә бер үк - эчкечелек кимеми. Халык ялган аракыга, көмешкәгә күчә, әллә нинди химик катнашмалар эчеп миңгерәүләнә. Даруханәләрдә бертуктаусыз сатыла торган дүләнә төнәтмәсен әйткән дә юк. Кызганыч, бу күренеш Теләчедә урнашкан аптекалар өчен дә ят түгел. Табиблар тарафыннан йөрәк ритмын көйләүче, тынычландыручы препарат буларак тәкъдим ителүче даруны күпләр кәеф күтәрү чарасы буларак куллана. Чөнки составында шактый микъдарда спирт бар. Өстәвенә очсыз, аны сату закон тарафыннан берничек тә тыелмый. Район үзәк хастаханәсе психиатры Дмитрий Мөхәммәтҗановның әйтүенчә, бүген илдә баш югалтып эчүчеләр бик күп. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да Россиядә «алкоголизм» диагнозы куелмаган, әмма исерткечтән башка яши алмаучы тагын берничә миллион кеше бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: