Шәһри Казан

Төркиядә яңа татар китабы

Төркиянең Әнкара шәһәрендәге «Бәнгү» нәшриятында күптән түгел татар балалар хикәяләреннән торган «FİLDİŞİ ÇAKI»(«Сөяк саплы пәке») исемле яңа китап дөнья күрде. Аларны, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанның мөрәҗәгате белән, миңа тәрҗемә итү насыйп булды. Бу - Төркиядә 2013 елда минем тәрҗемәдә чыккан дүртенче татар китабы.

«FİLDİŞİ ÇAKI» исемле китапта 14 татар әдибенең 17 хикәясе урын алган: Нәҗип Думавиның «Бер баланың көнлек дәфтәре», Гали Рәфыйкыйның «Туган илен сагынган», Aбдулла Алишның «Кем көчле?», Госман Бакирның «Ана мәхәббәте» һәм «Артист», Гали Рәхимнең «Җылан мөгезе», Дәрҗия Аппакованың «Сөяк саплы пәке» һәм «Шыгырдавыклы башмаклар», Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган», Гали Рәхимнең «Битлек», Ләбибә Ихсанованың «Чүлмәк китекләре», Шәһит Әхмәдиевнең «Үткен кылыч», Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч», Фәйзи Вәлиевнең «Намаз», Газиз Мөхәммәтшинның «Бал чүлмәге», Фәхрелислам Агиевның «Аның шатлыгы бер Аллага гына мәгълүм иде!», Фатих Әмирханның «Ул үксез бала шул!»ы.
Халык язучысы Марсель Галиевнең минем тәрҗемәдәге «Ана» исемле хикәясе «Бәрҗәстә» исемле мәдәният-сәнгать һәм әдәбият журналында дөнья күрде. Әлеге сан төрки дөнья әдәбиятына багышлап чыгарылган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: