Шәһри Казан

Төрлесен күрдек инде

Ниһаять, Универсиаданы хәерлесе белән үткәреп җибәрдек. Бу зур, әһәмиятле вакыйганы оештыруны һәм уздыруны, һичшиксез, меңләгән волонтерларсыз күз алдына китерүе авыр. Быелгы Универсиадада катнашкан 20 мең волонтер арасында хезмәттәшебез Эльмира Кәримова да бар иде. Экскурсовод булып, шәһәр кунакларын Казан буенча йөртер өчен аңа әңгәмәләр, тестлар үтеп, берничә ай укырга да туры...

Реклама

Экскурсиягә чыгарга теләүчеләр аз булмады, Универсиада авылыннан автобуслар сәгать саен диярлек кузгалып торды. Әмма төрле илдән килгән спортчыларның һәм тренерларның кызыксыну дәрәҗәсе генә төрле иде. Шәхсән үземә АКШ, Чили, Малайзия, Португалия, Бразилия, Филиппин, Италия, Словакия, Греция, Үзәк Африка, Төньяк Корея, Япония кунаклары белән инглиз телендә аралашырга туры килде. Шулай ук русча белгән Казахстан, Украина, Эстония һәм Латвиядән килгәннәргә дә шәһәрне күрсәттем. Әлбәттә, күрше илләр безнең тарих белән азмы-күпме таныш, шуңа сорауларны да җитәрлек бирделәр, кызыксынулары да зуррак иде. Чит илләргә килгәндә, Төньяк Корея, Япония һәм Малайзия кешеләренең тәрбиялелеген яраттым. Әйткән сүзеңне тыңлыйлар, рәхмәтне дә кызганмыйлар. Филиппиннан килгән ханым мине сок, туңдырма белән сыйларга теләде, японияле егет үзем һәм эшем турында кызыксынды. Кыскасы, алар да үзләренчә минем күңелемне күрергә тырышты.
АКШ һәм Чили егетләрен дә яраттым. Араларында Казанның һәм татар халкының тарихы белән чынлап торып кызыксынганнары да очрады. Сөембикә ханбикә турында барысы да белә төсле тоелды. Манараның җиде көндә төзелмәве, ә Сөембикәнең аннан сикермәве, моның бары тик легенда гына булуы бер Америка абзыеның тәмам кәефен төшерде. Кире кайтканда, юл буе шуннан зарланды. Бактың исә, ул бу легенданы инде хатынына сөйләргә һәм шуңа ышандырырга да өлгергән икән. Ни генә булмасын, Кремльдә йөреп алган тәэсире уңай иде, ул аның белән шунда ук твиттерда бүлеште.
Португалия һәм Бразилия халкы белән генә авыргарак туры килде. Әллә темпераментлар төрле шунда. Бразилиялеләрнең күңел ачарга яратуы, тәртипсезрәк тормыш алып баруы турында ишеткәнем бар иде анысы. Егетләр Казанда да үзләрен өйләрендә дип хис иткәннәр, күрәсең. Шулай бер кичне шәһәребезнең төнге клубына юл тотканнар. Икенче көнне волонтер-атташе кызыбызга, шаккатып, күргәннәрен сөйләгәннәр. «Бездә төнге клубта теләсә нинди кыз янына килеп, аны үбәргә мөмкин, ә сездә ярамый икән», - дип гаҗәпләнгәннәр. Күрәсең, «тырышып» караганнар, барып чыкмаган. Алай да безнең кызлар Бразилия егетләрен озак көттермәде. Экскурсия барышында Сөембикә манарасы янында торганда, ике кыз пәйда булды һәм янымдагы бик чибәр генә экскурсантыма «ябышты». Сәгатьләр буе артыннан калмадылар. Хәер, аны бүлешергә туры килмәде килүен, икенче кызга да пар табылды. Ахыры - егетләрем, автобуска утырмыйча, бу кызлар белән шәһәр үзәгендә калдылар.
Португалиялеләргә куас эчәргә тәкъдим иттем. Башта сыра дип уйлаганнар, күрәсең, татып карагач, борыннарын гына чөерделәр. Италиялеләр артык йөрмәскә уйладылар - Кремльгә дә кермичә, автобус янында калдылар. Кызыксынулары шуның кадәр генә булгандыр, ахры.
Фикерләр күп булды. Арада шәһәребезне яратучылар, үз итүчеләр дә шактый иде. Ул чыннан да соңгы елларда бик үзгәрде. Казахстан кунагы Казанның бик чиста булуына сокланды. Мәскәү журналистлары республикабыз башкаласының танып булмаслык үзгәрүен сизде. «Показуха» бар, халкыгыз дорфарак, диючеләр дә табылды анысы.
Универсиада вакытында төрле хәлләр булды. Беркөн халыкара матбугат үзәгендә экскурсиямне көтеп утырганда, урамда яңгыр башланды һәм... түшәм ишелеп төште. Өскә чиләкләп су акты, өченче катта «күл» пәйда булды. Эскалаторлар туктатылды, волонтерлар һәм кунаклар икенче катка озатылды. Мондый вакыйгаларны искә алмасак, Универсиада уңышлы узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: