Шәһри Казан

Тәртип юкка һәлакәт күп

«Шәһри Казан» газетасының 58 нче санында «Җәяү йөреп карасыннар» дигән мәкаләдә исерек килеш руль артына утыручыларны гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү фикере әйтелгән иде. Сораштырулардан күренгәнчә, Фәүзия Солтан моны кеше хокукын бозу дип бәяли. Татарстан Конституциясенең 25 нче маддәсендә, «Дәүләт кешенең тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген һәм иминлеген яклый», 26...

Реклама

«Шәһри Казан» газетасының 58 нче санында «Җәяү йөреп карасыннар» дигән мәкаләдә исерек килеш руль артына утыручыларны гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү фикере әйтелгән иде. Сораштырулардан күренгәнчә, Фәүзия Солтан моны кеше хокукын бозу дип бәяли. Татарстан Конституциясенең 25 нче маддәсендә, «Дәүләт кешенең тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген һәм иминлеген яклый», 26 нчы маддәсендә, «Татарстан Республикасы гражданнарына яклау хокукы гарантияләнә», диелгән. Фәүзия ханым исерек шоферны, аракыны ясагач, сатарга кирәк, сатып алгач, эчәргә кирәк, дип якласа гына инде. Башкача яклау мөмкинлеге юк.
Моннан 62 ел элек Лаешта машина йөртү таныклыгын алырга укыганда инструктор Фәттахов абый (фамилиясе шулай истә калган): «Үзен һәм тирә-юньдәге кешеләрне хөрмәт иткән кеше бервакытта да руль артына исерек килеш утырмас. Машинаңда утырган кешеләрнең дә, тирә-юньдәге кешеләрнең гомерләре дә күпмедер дәрәҗәдә синең кулда икәнлекне онытма. Аларның гомерләрен саклап калу өчен иң беренче аек булу кирәк», - дия иде. Ул бу киңәшен безне руль артына утырткан саен кабатлый иде, шуңа күрә ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, хәтердә саклана акыллы киңәшләре. Кешеләрне исерек шоферлардан да яклый алмагач, дәүләт яклый дип, Конституциягә язудан ни мәгънә кала? Гомерлеккә машина йөртү хокукын алу дигән тәкъдимне җәмгыятьтәге хәлне күңел күзе белән күргән кеше тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта радикаль чаралар кулланмыйча гына җәмгыятьне савыктыру мөмкин түгел. Халыкның менталитеты кире якка үзгәрде.
Беркөнне Чистай урамын аркылы чыкканда, өч миллионлык машина, стоп линияне узып, зебра өстендә туктады. Ачык тәрәзә янына бардым да шоферга: «Нигә стоп линиядә туктамадыгыз?» - дигән идем, руль артындагы зат: «Пошел ты на ...» - дип, тәмәке төпчеген минем якка чиртеп җибәрде. Машина номерын карап калдым. Өйгә кайткач, Идел буе милициясендә бергә эшләгән Алексей Васильевичка шалтыраттым. Ярты сәгатьтән бөтен анкета мәгълүматлары билгеле булды тегенең. Бактың исә ул зур төзелеш фирмасының генераль директоры икән. Шуннан соң юл-патруль хезмәткәрләре белән дә сөйләштем. Алар дәрәҗәле машиналарны туктатырга яратмыйлар икән, мәшәкате күп, диләр. Көндез ут яндырып йөреп кенә һәлакәтләрдән котылып булмаганны күреп торабыз. Хәзерге чорда килде-китте чаралар белән генә исерекләрне тыеп булмый. Шуңа күрә аларга җәза бирү чарасын кулланырга кирәк. Суд аша таныклыкны ун елга алырга да, ун ел үткәч, юл йөрү кагыйдәләренә имтиханын тапшырып, суд каршында аек яшәү рәвешен исбатлап алсын таныклыгын. Тагын эчсә, таныклык гомерлеккә алынсын. Бу чара кеше хокукын бозу түгел.
Мин 1958 елдан бирле Арча районы Ташкичү авылына кайтып йөрим. Йөз чакрым арада ике яклап авария булган урыннарда һәйкәлләр тезелеп киткән. Дүртәр, бишәр фоторәсем урнаштырганнары да бар. Барысы да япь-яшь ир-егетләр. Аларга яшәргә дә яшәргә иде дә, күпчелек очракта шул аракы дигән агу аларның гомерләрен өзгән. Шундый һәйкәлләргә карап гыйбрәт алырга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: