Шәһри Казан

Туфан васыятьләрен үтәрбез

Бүген - 25 августта халкыбызның күренекле драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулды. Әгәр исән булса, ул юбилей тантаналарының үзәгендә кайнар, үзенең юморы белән эчләр катканчы көлдерер иде.

Миңа Туфан белән озак еллар аралашып яшәргә насыйп булды. 1964-1967 елларда Казан телевидениесендә бергә эшләдек. Туфан әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән редактор иде. Мин исә телевидениенең иҗтимагый-сәяси тапшырулар баш мөхәррире идем. Шуңа күрә тапшыруларның сценарийлары, аларны эфирга әзерләү турында даими киңәшергә, вакыт-вакыт бәхәсләшеп алырга да туры килде.

Ул чорда телевидениенең техникасы шактый примитив, кадрлар составы да мактанырлык түгел иде. Әмма Туфан җигелеп тартты, күп эшләде. Ул классиклар әсәрләрен телевидение кысаларына кертергә, шуларга нигезләнеп, постановкалар әзерләргә ярата иде. 60 нчы елларда Казан телевидениесе тапшырулары өчен вакыт аз бирелде. «Драматик тапшырулар өчен вакытны бераз арттырып булмасмы, мин эштә вакытның бер өлешен бушка үткәрәм», - дип, минем янга керүен дә хәтерлим Туфанның. Комитет рәисе белән киңәшеп, уртак тел таптык булса кирәк.

Билгеле, ул чорда ­Туфан Миңнуллин республика күләмендә танылган шәхес түгел иде. Театрларда драмалары да куелмады. Дөресрәге, алар язылмаган иде әле. Шулай да сценарийлар әзерләү, сюжет кору, материалны редакцияләү буенча телевидение хезмәткәрләре Туфанга еш мөрәҗәгать итүләре хәтердә калган.

Миннән аермалы буларак, Туфан телевидениедә озак төпләнмәде. «Чаян» журналына китеп барды. Шулай да безнең элемтәләр өзелмәде, без еш очраша, аралаша, киңәшләшә идек. Тора-бара Туфан депутат булып китте. Татарстан, Россия парламентларына сайланды. Бер мандатлы Арча сайлау округыннан да Татарстан Дәүләт Советы депутаты булды ул. Ни өчен нәкъ менә Арча округын сайлагандыр, бәлки кемдер тәкъдим иткәндер. Арча төбәгенең Казан арты мәдәният үзәге булуы бәлки Туфанны үзенә тарткандыр - төгәл генә әйтүе кыен. Депутатлыкка кандидат буларак, сайлау алды җыелышларының берсендә дә биргәннәр икән андый сорауны. Бу хакта Туфан миңа үзе әйткән иде. «Сез бит Кама Тамагы кешесе, нигә аннан кандидат булырга теләмәдегез?» - дигәннәр. «Тукай Арчада туса да, ул бөтен халыкныкы. Мин дә язучы. Шунлыктан һәр районны үземнеке итеп саныйм», - дип җавап биргән Туфан Миңнуллин.
Арча округыннан депутат булып сайлангач, ул район үзәгендә һәм авылларда да сайлаучыларын еш кабул итте. Кешеләрнең үтенечен тыңлады, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышты. Кирәк дип тапса, сайлаучылары фикерен парламент мөнбәреннән дә яңгырата иде. Күрәсең шунлыктандыр, туган ягым Арча халкы үз итте, аңа хөрмәт белән карады.

Парламент хәбәрчесе буларак, миңа Туфан Миңнуллинның сессия утырышларындагы чыгышларын еш тыңларга туры килде. Иң катлаулы мәсьәләләрне тикшергәндә дә Туфан кемнеңдер артына яшеренеп утырмады. Фикерен дәлилләп, кистереп әйтте, еш кына мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтте, гомере буе милләт, аның киләчәге турында борчылып яшәде.

Менә минем алда Туфан Миңнуллинның 2012 елның 26 апрелендә Татарстан Дәүләт Советының XXVIII сессиясендә ясаган чыгышы. Кызганыч, бу Туфан катнашкан соңгы сессия һәм аның депутатлар алдында соңгы чыгышы иде. «Кәҗәнең җыры кәбестә турында дигәндәй, минем дә сүзем мәдәният турында, шуңа бәйле мәсьәләләр хакында. Чыннан да, безнең мәдәният турында сөйләшер сүзләребез бик күп. Ул аерым тикшерүне таләп итә», - дип башлады сүзен Туфан һәм унбиш еллап Милли китапханә бинасы төзү турында уйлап та аны төзи башламавыбыз, 500 мең кеше яшәгән Чаллы шәһәрендә театр бинасы юклыгы хакында ачынып сөйләп китте.

«Икенчесе. Түбән Камадагы театр мәсьәләсе. Без инде «Нефтехим» дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә шунда кеше рәхәтләнеп кереп карарлык, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек театр юк. Әле мин бу өч объект турында сүз уңаеннан гына әйттем. Без хәзер культурага бер примитив нәрсәгә караган кебек кенә карарга керештек. Ә культура бит ул - кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең эчке культурабыз җитми икән, беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз»...

Икенче көнне, 27 апрельдә, мин Язучылар берлеге автобусына утырып, Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән тантаналарда катнашу өчен, Арча районына киттем. Автобустагы язучылар арасында Туфан юк иде. Мин моңа гаҗәпләндем, чөнки Тукайның туган көне тантаналарында гадәттә ул катнашмый калмый иде. Әмма реконструкциядән соң нык матурланган музей бинасы бүлмәләрен без карый гына башлаган идек, район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров белән Туфан да килеп җитте. Без бергәләшеп Кушлавыч зиратында Тукайның әтисе каберенә чәчәкләр салдык, мулла Коръән укыды. Язучылар бер-бер артлы чыгыш ясады. Туфан да сөйләде.

Реклама

Аннары Казан кунаклары мәктәпкә киттеләр. Без нигәдер Туфан белән икәүдән-икәү музей ишегалдында калдык. Музей комплексында барлыкка килгән яңа сарайны, мунчаны карап сокландык. «Их, биредә мунча керергә дә насыйп булса икән», - диде әле сагызлары да кибәргә өлгермәгән мунча бинасын караганда Туфан. «Махсус килербез», - дидем мин. Туфан дәшмәде. Бу вакыйгаларны күздән кичергәндә, Туфан әллә чыннан да якын көннәрдә үләчәген сизде микән дип уйлап куям.
Без Кырлайга килгәндә, музей алдындагы мәйдан халык белән тулы иде. Тантана шунда ук башланып та китте. Иң башта микрофон алдына Туфан килеп басты. Нигәдер ул нык дулкынлана иде. Бу аның хәрәкәтләрендә дә, сөйләмендә дә сизелде. Ни аяныч, бу Туфанның халык алдына соңгы тапкыр чыгуы булган икән. Мин чыгышны диктофонга язып алган идем. Аны хәзер дә кадерләп саклыйм. Ихтимал, фидакяр замандашларыбызның бәгырьдән чыккан сүзләре киләчәк буыннарга да васыять булып калыр. Газета укучыларга да әлеге чыгыш кызыклы булыр дип уйлыйм.

«Ходайның биргәненә шөкер, менә мин бүген тагын Тукай янында. Инде егерме елдан артык бирегә килеп, иманымны яңартып китәм. Мин монда килгәч, ел буена җыелган сөремнән арынам, чөнки Тукай янына килү ул шагыйрь янына килү генә түгел. Тукай ул - татар халкына Ходай тарафыннан бүләк ителгән пәйгамбәр. Менә мин һәрвакыт шушы уйлар белән киләм. Биредәге балаларны, укытучыларны күреп, бик нык сөенәм. Бүген әйтерсең лә шагыйрьнең юбилей кичәсе. Югыйсә гап-гади генә туган көне Тукайның, ә менә без зур бәйрәм ясадык. Киләчәктә дә Тукайның һәр туган көне татар халкының зур бәйрәме булсын.

Миңа еш кына: «Телебез язмышы ничек, киләчәге ничек?» - дип сорау бирәләр, борчылалар. Бирегә килгәч тә, шундый ук сорауларны бирделәр. Ләкин мин оптимист кеше. Безнең телебез Тукай яшәгәндә яшәячәк. Ә Тукайны саклау, аның рухын яшәтү ул киләчәк буыннар - менә бүгенге балаларның өлешенә тия. Без инде, булдыра алган кадәр эшләп, бу мәйданнан китәр яшькә җиттек. Көрәш эстафетасы сезнең кулыгызда.

Тукай теле турында сүз чыкканда, минем Тукайның «Китмибез!» дигән шигырен искә төшерәсем килә. Аз гына үзгәртеп, мин аны болай дим:

Кара көчләр безне булмас эшкә тәкълиф иттеләр,
Сезгә үз телегез хәрам, үз телегезне оныт диләр.
Юк, без беркайчан да үз телебезне онытмыйбыз һәм онытмаячакбыз да! Без әле үзебезнең телгә кабер казучыларның каберләре янында да татар телендә сөйләячәкбез. Безнең киләсе буын яшьләре шуны белеп үсәргә тиеш.

Безнең телебез - татар теле, ул дөньядагы бер генә халыкның теленнән дә ким түгел. Ялганнарга ышана күрмәгез, дөньяда бөек телләр юк. Әгәр дә теге яки бу телдә «әти-әни» сүзен әйтә аласың икән, әгәр дә ул телдә «яратам» дип әйтә аласың икән, ул тел - бөек. Шуңа күрә мин сезгә тәүфыйк телим. Бездән дә акыллырак булыгыз, бездән дә тәүфыйклырак булыгыз һәм Тукайны бергәләп саклыйк. Тукай ул - һәрвакыт иманыбызны яңартып, юнәлешебезне билгели торган шәхесебез. Дәүләтләре булмаган илдә дәүләт ролен шәхесләр үти. Менә ул Тукай - безнең татар халкының дәүләте. Без ул дәүләтне сакларга бурычлы. Сезгә киләчәктә дә шушы бәйрәмнәргә җыелып, шагыйрьнең һәр туган көнен бәйрәм буларак зурлап үткәрергә язсын!»

Туфан Казанга үзе белән бергә Дәүләт Советы машинасында кайтырга тәкъдим иткән иде. Автобуста юл буе Гәрәй Рәхим мәзәкләрен тыңлап кайту кызыграк булыр дип, мин ризалашмадым. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булган. Май бәйрәмнәреннән соң эшкә килгәч, Туфанның үлеме турында хәбәр иттеләр. Ничек кенә авыр булмасын, «Тыныч йокла, Туфан, синең васыятьләреңне үтәрбез», - дияргә генә кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: