Шәһри Казан

Туган төбәкнең кадерен белик

2013 - Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы

Реклама

Хәзерге авыл мәктәбенең төп бурычы - яшь буынны алга таба белем алырга инандыру, хезмәткә әзерләү, үз туган төбәгендә төпләнеп калырлык җир кешесе тәрбияләү. Һәммәбез дә яшь буынның саф күңелле, сәламәт, акыллы булып үсүен телибез. Бу табигый, чөнки илнең киләчәге алар кулына күчә бит. Шул максаттан без һәр баланы шәхси әһәмиятле һәм файдалы эшчәнлеккә тарту өчен тиешле шартлар тудырырга тырышабыз.
«Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда, берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә тирәне чолгап алган нәрсәне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр», - дигән күренекле мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддин. Аның фикерләре бу турыда тирәнтен уйлап эш итәргә мәҗбүр итә. Без яши торган төбәккә табигать үз матурлыгын бер дә кызганып тормаган. Яшәү чыганагы булган җире, суы, күз күреме җитмәслек басу-кырлары, урманнары күңелгә ятышлы. Асылда да искиткеч гүзәл һәм сихри безнең Балык Бистәсе районы. Шанлы Чулман елгасы, Кама бистәсе янындагы күлләр, «Кызыл Йолдыз» хуҗалыгы карамагына тапшырылган имән һәм каен урманнары кемнәрне генә гашыйк итмәс икән?! Хәтта Санкт-Петербургтагы Эрмитаж ишекләре өчен имән дә Яңа Арыш урманыннан киселгән дигән мәгълүмат та бар...
Искитәрлек, бар да искитәрлек,
Кызык шундый тормыш дигәнең!
Имән ишек аша меңнәр уза,
Танымыйлар Арыш имәнен.
Уйландым да озак басып тордым,
Имән ишекләргә күз төбәп:
Берәүләргә - алтын, икенчегә - ишек,
Әллә ниләр белән кыйммәт үз төбәк.
(Вазыйх Фатыйхов. «Эрмитажда Арыш имәне»)
Башкалабыз Казан шәһәреннән 91 км читтә урнашкан Балык Бистәсе районы республикада иң зурлардан санала. Бүген безнең район 2052 квадрат километр мәйдан били, аның 23 процент өлеше урманнар белән капланган. Балык Бистәсе муниципаль район хакимияте башлыгы, Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Илһам Вәлиев Шомбыт урман хуҗалыгында туристлык эшен җәелдерү буенча эш алып бара. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков мәктәп урманчылыгының эшен һәрдаим контрольдә тота, алар уздырган чараларда катнаша. Шомбыт, Күки, Шомырбаш, Яңа Арыш һәм Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә яшь урманчыларны әзерләү эше шактый еллардан бирле алып барыла. Аларда «Яшь урманчы» түгәрәге нәтиҗәле эшләп килә, укучылар төрле бәйге һәм конкурсларда, конференцияләрдә катнашалар, республика күләмендә уза торган Каюм Насыйри укуларында призлы урыннар яулыйлар.
Урманнардагы төсләр, хуш исләр чуарлыгы кешеләрдәге хисләр төрлелегенә тәңгәл. Әрәмәләрдә сайраган сандугачлар, киң колачлы өянкеләр, язларын башны әйләндерә торган хуш исле ак шомыртлар... - барысы да табигатьтә өзлексез тормыш баруы турында сөйли. Әмма урманнарга матурлык, зәвык өстәр өчен, кешеләрнең ярдәме кирәк. Моның белән меңләгән урманчылар, табигатьне сөючеләр шөгыльләнә. Үсентеләр төз, матур булып үссен өчен, аларны җан җылыларын биреп тәрбиялиләр. Ә бу бик күп вакыт сорый. Гомерләрен урман үстерүгә багышлаганнар моны бик яхшы аңлый. Якташыбыз - Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин - шуларның берсе. «Урман - минем җан халәтем, йөрәк дәвам, эчәр суым, сулар һавам, - ди ул. - Кеше табигатьне сакларга, Җир-анабызның бу игелекле байлыгына үсү мөмкинлеге бирүдә булышырга тиеш».
Укучыларның һәм ата-аналарның теләген искә алып, мәктәбебездә яшь урманчыларның «Каенкай» түгәрәге эшләп килә. Түгәрәккә 8-10 нчы сыйныфларда укучы 15 бала йөри. Алар биредә атнага ике тапкыр ике сәгать шөгыльләнә. Түгәрәк җитәкчесе төзегән программа нигезендә, теоретик әзерлек практик эшчәнлек белән бәйләп тормышка ашырыла. Түгәрәкне оештыруның максаты - укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, урманчы һөнәренең серләренә төшендерү, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, табигатькә кызыксыну уяту. Кеше тормышы җирдән, табигатьтән аерылгысыз. Балачактан җирнең кадерен, урманның шәфкатьле анадай юмарт һәм изге булуын тоеп үсәргә тиеш ул. Бала табигатькә никадәр якын булса, ул аны шулкадәр ныграк ярата, саклый, туган төбәкнең кадерен белә, башкалардан да шуны таләп итә. Түгәрәккә йөрүче укучылар шәхси һәм күмәк чараларда да теләп катнашалар. Мәктәбебездә белгечләр белән очрашулар, тематик кичәләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, фән атналыклары, экология айлыгы уздыруга җитди игътибар бирелә, авылны һәм тирә-юньне яшелләндерүдә катнашабыз. Мәктәп яны участогында да ел әйләнәсендә эшнең туктап торганы юк. Узган ел яшь урманчылар 500 төп агач утыртты. Моннан ике ел элек мәктәп янында яшь урман кишәрлегенә нигез салынган иде, бүген анда меңнән артык куак тирә-юньгә ямь бирә.
Алдагы планнар тагын да зуррак. Алар арасында укучыларның җәйге ялын оештыру, экологик-туристлык зоналары булдыру, урманчы киемнәре тектерү, иң яхшы инша, шигырь, рәсем, декоратив сәнгать номинацияләре буенча бәйгеләр үткәрү үзәктә тора.
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган барлык чаралар «Кызыл Йолдыз» урман хуҗалыгы, аның директоры Ренат Насыйбуллин, Рамазан Кәбиров, түгәрәк җитәкчесе Зөлфәт Әхсәнов җитәкчелегендә алып барыла.
Укучылар республика күләмендә уздырылган төрле чараларда катнашырга да вакыт табалар. Мәктәбебездә һәр елны туган якка кайткан сыерчыкларны яңа ясалган матур оялар белән каршы алу гадәткә кергән. Узган ел апрель ае башында Казанда Халыкара кошларны яклау көненә багышланган бәйрәм булып узды. Безнең Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең «Каенкай» урманчылыгы әгъзалары әлеге чарада бик теләп катнаштылар. «Кошлар көне» дип исемләнгән бәйрәм 12 сәгатьтә шәһәрнең зооботаника бакчасында башланды. Бу көнне зооботаника бакчасына керү бушлай булды, әмма бер шарт белән: һәркем бирегә үзе белән сыерчык оясы алып килергә тиеш иде. Бәйрәм барышында балалар өчен кошлар темасына багышланган викторина һәм кошлар күргәзмәсе үткәрелде, кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, балалар өчен уеннар аеруча мавыктыргыч булды. Аларда балалар да бик актив катнашты.
Төрле яшьтәге укучылар арасында «Шауласыннар яшел урманнар» исемендәге иҗади бәйге игълан ителгән иде. Шул уңайдан, һәрбер укучы бәйге шартлары белән таныштырылды. Шунысы куанычлы: укучылардан күптөрле жанрдагы, төрле эчтәлектәге иҗат эшләре кабул ителде. Укучылар теманың актуальлеген аңлап, бәйгенең максатына төшенеп иҗат иткәннәр: алар арасында урманга, табигатькә сокланып мәдхия җырлаучылар да, урманның сыкранулы җан авазын ишеттерергә теләүчеләр дә бар.
Экологик тәрбия ул - дәвамлы процесс. Бүген укучыларыбыз мәктәп янындагы агачларга кошлар өчен җимлекләр ясап элделәр, яз җитүгә, аларны сыерчык оялары белән сөендерерләр.
Табигатьне кадерләп тормасаң, ул ямен югалта, авырый башлый, ә авырса, урманнар корыр, елгалар, чишмәләр кибәр... Ул чагында җир йөзендә кеше дә яши алмас. Кеше исә табигатьне ямьле, рухи һәм табигый байлыкларга (эчәр өчен су, туеныр өчен ризык, кием-салым чималы, җылынырга агач һ.б.) юмарт булганга ярата, мәхәббәт хисен җырларга салып җырлый. Димәк, табигать-Анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше - табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен җир, су, һава, кояш кирәк. Яшь буын шуларны аңласын иде. Экология елы кысаларында уздырылучы чаралар дәвамлы һәм үтемле булсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: