Шәһри Казан

Туган телеңнең «гомерен» өзмә!

Кешеләр, минем татарча саф һәм камил сөйләвемне ишеткәч, күп вакытта аптырашта кала. Кайдан беләсең, имеш, кайда өйрәндең... Башка сыймаслык нәрсә бит бу! Соң мин татар кызы, Казанда туып үскән, нигә әле мин туган телемне, ана телемне белмәскә тиеш?!

Реклама

«Татарга кирәк булмаганны, руска кирәк түгел» дигән фикер һич башымнан чыкмый...Телгә, милләткә, халыкка һәм тарихка карата мөнәсәбәт балачактан, гаилә тәрбиясе белән буыннан-буынга килә. Безнең кулларда хәзерге заман татар дөньясының потенциалын балаларыбызга бирерлек көч бар. Бүгенге көндә телевидение, матбугат зур колач җәйде. Яшьләр оешмалары балаларда милләтпәрвәрлек хисе тудыра, иң кимендә орлык чәчә, ә ул орлыккка су сибеп торучы булса, җимешләрен дә бирер. Театрларыбыз, Аллага шөкер, гөрләп бер-бер артлы премьералар чыгара һәм тулы заллар җыя. Тик ул потенциалның әһәмиятен аңлап, кадерен белеп, аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Бу безнең - татарларның вазифасы. Тел булмаса, милләт, БЕЗ юк дигән сүз. Моны чын күңел белән һәрберебезгә аңларга гына кирәк.
Хәзерге вакытта Татарстанда Росстат (Дәүләт статистикасы федераль хезмәте) билгеләве буенча 3 822 038 кеше гомер итә. 53,15 проценты - татарлар. 2 млн нан артык булган шул халык татарча аралаша, камил сөйләшә, «Мин татар!» дип яшиме? Юк, әлбәттә. Тик андыйлар да шактый, алар арасында хәтта яшьләр дә бар:
Алмаз Гыйниятуллин, 18 яшь, Казан:
- Үз телеңне белмәү ул сатлыкҗанлыкка тиң. Үз тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк, гаилә шәҗәрәсен белмәгән татарның милләте юк. Үзебезнең тарихыбызны, бабаларыбызның тормышын, гореф-гадәтләрен беләбез икән, хәзерге заман татарлары татарча сөйләшә һәм балаларын татар теленә өйрәтә икән, безнең милләт яшәячәк, әлбәттә, милләт белән янәшә татар теле дә.
Илүзә Сәлимова, 18 яшь, Чаллы:
- Аллага шөкер, мин үземнең туган татар телемдә камил аралаша алам. Гомумән, мин булган яшьләр оешмаларында туган телгә мәхәббәт белән яшиләр, чөнки ата-ана телен белү, якын итү - үзе зур бәхет!
Ленар Хамматов, 19 яшь, Арча:
- Кеше телен сайлап тумый. Мин бу тел вәкиле булып туганмын икән, димәк, иң кимендә, шул телдә аралашырга тиешмен дигән фикер тусын иде. Татар теленең күпгасырлы тарихы, Россия күләмендә тоткан урыны, бу телдә язылган Конституциясе бар. Шуңа күрә, аңа хөрмәт тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Безнең авыл мәктәбенең ишек өстендә бер язу эленеп тора иде: «Рус телен белү кирәк, татар телен белү - тиеш».
Алинә Әкрамова, 19 яшь, Казан:
- Юкка гына аны туган тел дип әйтмәгәннәрдер. Күз алдына китереп карыйк әле: әгәр дә син туган телеңне белмәсәң, үзеңнең милләт кешеләре белән ничек сөйләшер идең?! Туган телеңне башкага алмаштыру ул - үз милләтеңне сату, аңа тугры булмау, минемчә. Әгәр дә тормышта югаласың килми икән, туган телеңнең «гомерен» өзмә!
Иманым камил, бу яшьләрнең фикерләре ихластан әйтелде.
Бүген телгә, илгә, милләткә тугры булуы җиңел. Ә бит безгә кадәр халкыбыз 100 ел буе, 1808дән 1905 елга кадәр, бер татар газетасы да чыгара алмаган! К.Насыйри, Г.Ильяси (драматург), З.Бигичев, Закир һәм Шакир Рәмиевләр, Х.Максудов һәм Г.Тукайлар моның өчен көрәшкән. Тарих спираль буенча бара, диләр. Бәлки, бу көч туплап, бердәм булып, милләтпәрвәр булып җиңеп чыгарга тиешле яңа көрәштер?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: