Шәһри Казан

«Тукай премиясе буенча беркетмәләрне «өстәгеләр» генә күрергә тиеш түгел»

Матбугатта әледән-әле Тукай бүләгенә лаек кандидатлар турында мәкаләләр басыла. Ниндиләре генә юк. Кайсыдыр авторлар үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрне тыйнаксызлыкта гаепләсә, икенчеләре үзенең саллы фикер йөртә белүенә үзе соклангандай, фәлсәфи нәтиҗәләр чыгара, халык әйтемендәге кебек, «Кыз да булсын, буаз да булсын» дигән кебегрәк, лауреатларга әллә нинди таләпләр куелган фикерләрен тәкрарлый. Мондый мәкаләләрне...

Тик укып бетергәч, үзең дә сизмичә, проблемадан ерагаясың, чөнки төпле фикер юк, ул яшерелгән. Тукай премиясенең язмышы өчен борчылу елдан-ел арта. Җәмәгатьчелек битараф түгел, еш кына ризасызлык белдерә. Премияне бирү көннәре якынлашкан саен, редакция­ләрдә таныш-белеш, агай-энелек, дус-әшнәлек, «өстән» бирелгән «киңәш» җепләре хәрәкәткә килә. Нәтиҗәдә саллы авторларның дәрәҗәле журналларда «мактарга булгач мактарга» дигән кебегрәк, әле Тукай бүләгенә лауреатлык­ка өлгереп җитмәгән язу­чы-шагыйрьләрнең иҗатын тырышып-көчәнеп, яхшы якларын гына санап, берьяклы гына яктыртып язылган мәдхия мәкаләләр «Әдәби тәнкыйть» (!!!) рубрикаларында дөнья күрә. Аларда авторларның әдәбиятка алып килгән конкрет яңалыгы күрсәтелми. Саллы әдәби терминнарга төрелгән озын-озын җөмләләрдән торган мәкалә укучыда объектив булмаган фикер уята. «Соңга калу - үлемгә тиң» дигәндәй, кинәт кенә теге яисә бу язучының якташлары күтәрелеп чыга. «Безнең язучыбыз лаек» дигән култамгалар җыела. Бу, бер яктан, сөендерә, икенче яктан, бүләккә баруның бер стратегик юлына әйләнә. Менә шушы хаоста, миңа калса, күп кенә талант ияләре «сына» Һәм ямьсез адымга барып, «Мин лаек» дигән сүзне оялмыйча кычкырып әйтә ала. Бер карасаң, ник оялырга тиеш әле ул? Тирә-якта мондый «трюк»лар иллә дә отышлы һәм уңышлы бара ләса! Иҗат кешесе кемнән ким? Җәмгыять тә үз-үзенә рек­лама бирүчеләрне хөкем итми. Тормыш күрсәткәнчә, җитәкчелеккә, депутатлыкка үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр бар бит. Димәк, язучы да бу адымга бара ала. Кыскасы, «На войне как на войне» килеп чыга.

Нәтиҗәсе генә күп очракта елыйсыны китерә. «Мактыйм дисәң - мактап була, таптыйм дисәң - таптап була», закон указ булмаса», дип кабатларга ярата иде мәрхүм әтием. Тукай премиясен чыннан да кимсетмик дисәк, лауреатларның иҗатын тәкъдим итү процессын чагылдырган Язучылар берлеге идарәсенең утырыш беркетмәләрен халыкка чыгарырга кирәктер. Безнең моны тормышка ашыру өчен менә дигән «Мәдәни җомга» исемле газетабыз бар. Беркетмәләрне «өстәгеләр» генә күрергә тиеш түгел. Гомумән, әлеге премиягә кагылышлы барлык оешмаларның эшчәнлеге үтә күренергә лаек бу очракта. Әгәр беркетмәләр матбугатта басылса, быелгы, һичшиксез, бик талантлы язучыларыбыз арасында бөтен гомерен әдәбиятка багышлаган инде олы яшькә җиткән Резеда апа Вәлиеваның йә булмаса Фоат абый Галимуллинның кандидатуралары ни өчен юклыкны да аңлар идек.

Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: