Шәһри Казан

Туниста әле бүген дә тау куышларында яшәүчеләр бар

Африканың Тунис дәүләтендәге ял сәфәребезнең тәүге көне Россиядән килгән рус кызын үлемнән коткарудан башланды.

Реклама

Сус шәһәрендә Урта диңгезнең ап-ак комлыгында кызынып ятканда кинәт ыгы-зыгы купты. Туристларның иминлеген саклаучы хезмәткәрләр бер кызны култыклап ярга чыгардылар. Тунис егетләре: «Рашн!» - дип аваз салгач, ашыгып, яннарына килдем. Табиб чакыртырга исәпләре тегеләрнең, ә кызның хастаханәгә барасы килми. Күзләремә мөлдерәп карап: «Юк. Җибәрмәгез мине!» - ди. Белмәгән инглиз телләремне ватып-җимереп, ватандашымны кунакханә хезмәткәрләреннән алып калдым. Соңыннан мәгълүм булганча, Россиядән килгән яшь пар кафеда әйбәт кенә сыйланган. Отель-кунакханәдә спиртлы эчемлекләр бушлай. Бүлмә ачкычын югалткан ир, ишекне тибеп кенә ачкан. Шул сәбәпле, кунакханә дирекциясе полиция чакырткан. Исерек ир: «Син полициягә шалтыраткансыңдыр. Төрмәгә утыртсалар, паспортыңны ертам. Туниста фахишә итеп калдырам», - дип, нахакка, хатынына җикеренгән. Куркуга төшкән яшь хатын, кафеда исергәнче эчеп, суга батып үләргә ниятләгән. Ләкин алпан-тилпән суга кереп баручы хатынны кунакханәнең иминлек хезмәткәрләре вакытында туктаткан. Шөкер, безнең сәрхушне штраф түләтеп, полициядән кайтарып җибәргәннәр. Яшь пар дуслашып, култыклашып кына йөрде калган көннәрдә.
Рус телен белмиләр
Туниста туристларның күпчелеген немецлар, французлар, поляклар һәм итальяннар тәшкил итә. Россиядән соңгы 4-5 елда гына килә башлаганнар. Туристлык тармагы ил икътисадында 4 нче урынны били. Шунлыктан, биредә туристларга игътибар зур, мөнәсәбәт бик дустанә. Тунис халкының күбесе 4-5 тел белә. Мәктәптә 13 сыйныф укыйлар, 2 нче сыйныфтан башлап инглиз, немец, француз, итальян, төрек телләрен өйрәнәләр икән. Биредә гарәп теле - дәүләт теле. Россия белән икътисади һәм туристлык багланышлары җанлана башлаганлыктан, мәктәпләрдә һәм институтларда рус телен дә өйрәтү кирәк табылган. Әлегә хәтта хезмәткәрләр арасында да рус телен белүчеләр юк дәрәҗәсендә.
Сәлам, кардәш!
Төркемебез җитәкчесе (гид) Сәмир әфәнде сөйләгәнчә, Туниста халыкның 98 проценты мөселманнар. Алар дуңгыз итен хәрам саныйлар. Бу төр продукция шушы илгә килеп эшләүче христианнар өчен аерым кибетләрдә генә сатыла. Африкадагы халык булганлыктан, тунислыларны негрлардыр дип фаразлаган идем. Тунислылар йөз-кыяфәтләре белән европеоидлар икән. Төрек, итальян, татар кешеләренә охшаганнар. Кызлары нәкъ үзебезнең татар туташлары кебек зур кара күзле, кара чәчле, зифа гәүдәле. Бер-берсе белән таныш тунислылар 3-4 мәртәбә үбешеп, шактый кычкырып, тәмләп сөйләшәләр. «Сәлам!», «Әссәламегаләйкем!», дип дәшсәң, алар балкып: «Сәлам!», «Вәгаләйкемәссәлам!» - дип җавап кайтаралар. Тунислыларның сөйләм теле гарәп, француз, төрек, немец, итальян телләреннән укмаштырылган. Төркиядә төрек белән татар уртак сүзләр табып, тәрҗемәчесез дә аңлаша алса, тунислылар татарча, гомумән, чамаламый. Әмма, мөселман икәнлегеңне сизеп, якты йөз күрсәтәләр, кибеттә яки базарда әйбер сатып ала башласаң, товар бәясен нык киметәләр. Биредә 1 динар безнең 20 сум, ә АКШның 1,6 доллары бәрабәрендә йөри.
Чүп - пүчтәк мәсьәлә
Тунис 1956 елда Франциягә буйсынудан туктаган. Илнең тәүге президенты Хәбиб Бургибу дәүләтчелекне торгызган, хатын-кызларга ир-атлар белән тигез хокук бирелгән. Туниста ир-атның тагын бер хатыны барлыгы ачыкланса, җинаять җаваплылыгына тартыла. Ислам кануннарына өстенлек биргән, җитәкчеләрнең илне талавына юл куймаган, гади халыкны кайгырткан, мәгарифне үстергән Хәбиб Бургибуны тунислылар олуг хөрмәт белән искә ала. СССР чорында Ленинны шулай зурлый идек. Премьер-министр Зин әл Абидин Бен Али инде картайган Хәбиб Бургибуны 1987 елда президентлык хакимиятеннән читләштергән һәм илне Европача яшәү рәвешенә борган. Тормыш дәрәҗәсенә канәгать булмаган халык 2011 елда баш күтәргәч, Зин әл Абидин Согуд Гарәбстанына качкан. Туниста әле һаман хакимият бүлешү, конституцияләрен кабаттан язу бара. Торак пунктлардан көнкүреш калдыкларын җыю-чыгару кебек эшләрне тәртипкә салырга хакимияттәгеләрнең омтылышы да, вакытлары да юк. Шунлыктан, шәһәрләр һәм шәһәрчекләр тирәләре чүп-чарга баткан. Дөрес, Урта диңгез буендагы курорт-шәһәрләрдә, отель-кунакханәләр территорияләрендә чисталык тәэмин ителә. Тротуарлар сабынлы су белән юыла хәтта.
Карфаген
Тунис буенча 1200 километрлы ике көнлек сәяхәтебездә безнең эрага кадәр 814 елда финикиялеләр тарафыннан нигез салынган Карфаген шәһәренә тукталдык. Таш каланы Финикия патшасы Сихейның тол хатыны Элисса төзеткән. Риваятьләргә караганда, чибәр һәм гыйлемле патшабикә Троя шәһәре кешесе Энейга үлеп гашыйк булган. Ләкин аларның бәхетле көннәре озакка сузылмаган. Энейга корабларда Италия ярларына таба юлны дәвам итәргә кушылган әмер килгән. Элисса сөйгәненнән аерылышу ачысына түзә алмыйча, үз-үзенә кылыч кадап, утка ташланып үлгән. Рим империясенә буйсынган заманнарда Әл-Җем шәһәрендә 240 елда Колизей төзелгән. Әлеге амфитеатр Римдагы Колизей зурлыгында диярлек (биеклеге - 38, диаметры 430 метр). Ничәмә-ничә гасырлар элек төзелгән Колизей үзенең математик төгәллеге, архитектура чишелешләре белән таң калдыра. Биредә гладиаторлар сугышын, шулай ук арыслан һәм юлбарысларның колларны ботарлавын тамаша кылганнар. Колизейның җир астындагы бүлемнәрендә яралы гладиаторлар ыңгыраша, тоннельләрнең караңгы почмагында ерткыч арысланнар, өстеңә ташланырга әзер булып, арлы-бирле йөренә кебек.
Колизей ташлары елан һәм чаян чакмасын өчен әфсенләнгән, имеш. Шунлыктан, кайбер кешеләр биредән таш кыйпылчыгы алып китә. Без алмадык, чөнки бу кан-яшь түгелгән зәхмәтле урын.
Сахара һөҗүме
Сахара чүле бозлык чоры ахырларында безнең эрага кадәр якынча 6 мең ел элек барлыкка килгән. Чүл комы шулкадәр вак һәм җиңел, сулыш өргәннән дә тузганак мамыгы кебек оча. Нәтиҗәдә, җил Сахара чүленең үле мәйданын киңәйткәннән-киңәйтә бара. Моңа күпмедер дәрәҗәдә каршылык күрсәтү максатында, камышлардан читәннәр корылган. Казанда «Яшел рекорд» проекты гамәлгә ашырылган кебек, Тунис хөкүмәте дә яшелләндерү программасы кабул иткән. Җир асты су чыганаклары булган урыннарда агачлар утыртыла.
Меңнәрчә чакрымнарга сузылган Сахара чүлендә, Кайруан шәһәренә җитәрәк, кечкенә күлләр челтәренә тап буласың. Тоз күлләре бу, кайбер тоз кисәкләре роза чәчәге сурәтенә кереп каткан. Заманында биредән минераль тозларны Рим империясенә дә ташыганнар.
Җир асты кешеләре
Туниста 50-60 мең тирәсе бербер яши. Алар Төньяк Африканың төп халкы, әмма гарәп милләтеннән түгел. Бербер атамасы грекча «барбарой» сүзеннән килеп чыккан булуы ихтимал. Греклар грек телендә сөйләшмәгән башка халыкларны шулай дип атап йөрткәннәр. Берберлар IV гасырда христиан динен кабул иткәннәр. VII гасырда берберлар гарәпләрнең Төньяк Африка җирләрен яулавына каршылык күрсәткәннәр, әмма тора-бара ислам диненә күченгәннәр. Россиядә Уралда яшәүчеләр арасында да үзләрен «берберлар» дип әйтүчеләр бар икән.
Тунис берберларының кайберләре әле һаман тау куышларында яши. Атлас тауларының бу илдәге өлеше 200-250 метр биеклектәге кызыл балчыктан гыйбарәт. Берберлар тау битләренә башта зур түгәрәк казыйлар, ул үзенә күрә ишегалды ролен үти. Шул түгәрәккә аш-су әзерләү, йокы, әйберләр кую бүлмәләре (куышлары) тоташа. Тау куышларында яшәүче бербер балаларын мәктәп автобусы якындагы шәһәрчеккә илтә. Әлбәттә, берберларның күпчелеге борынгы заманнардагы кебек тау куышларында яшәүне ташлап, шәһәрләргә күченгән.
Балакаем, җимеш!
Туниста 40 миллион төп хөрмә пальмасы һәм 80 миллион төп зәйтүн агачы үсә. Мәскәүдә 12 ел яшәгән, белем алган Сәмир әфәнде: «Россиядә генә ул яшеллекнең чиге юк, Туниста һәр агач санаулы шул. Чүлдә агачлар да, аларның җимешләре дә сабый баланы карагандай хәстәрләп үстерелә», - диде, әллә көнләшеп, әллә горурланып. Туниста 800 чишмә һәм су чыганагы бар, шулар тирәсендә оазислар, ягъни агачлыклар барлыкка китерелгән. Тау битләрендә чишмә чыккан урыннарда хәзер инде йортларны кирпечтән һәм цемент измәсеннән төзиләр. Борынгы шәһәрчекләрдәге өйләрнең диварларын йомры ташларны кызыл балчык измәсе белән генә сылап күтәргән булганнар. Әлеге өйләр кышкы айлардагы яңгырлар вакытында җимерелгән. Туниста ел әйләнәсе - җәй. Кышкы айларда көндез 10-15 градус, ә Сахара чүлендә төнлә 1-2 градус җылы. Узган ел Тунисның төньяк өлешендә 15 сантиметр калынлыкта кар яуган, нәтиҗәдә автоһәлакәтләр теркәлгән. Мондый хикмәти хәлне үз күзләре белән күрер өчен ил буенча халык җыелган.
Кояш чыгышында туган ил
Татарларның тәрәзә төбендәге яран гөлләр Туниста да үсә икән, тик анда алар 2 метр биеклектә. Мондагы гаҗәеп матур чәчәкле башка гөлләр һәм агачлар, йомшак яңгырдан соң, исерткеч хуш исләр тарата. Пальмалардан хөрмә җимешләрен үрелеп ал да аша.
Туниста иртәнге сәгать 5тә әле кап-караңгы, кичке 7 сәгатьтә янә караңгылык иңә. Татарстанда вакыт 3 сәгать алдан йөри. Организм ияләнгән гадәт буенча иртәрәк уянып, Урта диңгезнең аргы ягыннан кояш чыгышын күзәтәбез. Шул тарафларда туган ил, дип, моңсуланып карап торабыз. Очкыч 5 сәгать һава дулкыннарында тибрәлеп, Казан аэропортына кайтып утырганнан соң, күңелгә тулган шатлык - ерак сәфәрнең иң кадерле мизгеле. Дөньядагы әллә нинди могҗизалар да Туган илебез, җир-суларыбыз бәһасенә җитми. Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дип бик дөрес әйтелгән халкыбыз мәкалендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: