Шәһри Казан

Туристны ничек күбрәк талап була?

Бала сәламәтлегенә климаты килешә, дип барабыз шул инде. Ә болай үзебезнең курортлар - Краснодар ягына барып акча туздырып, вакыт уздырып йөрисе дә түгел. Ел да шуны кабатлыйсың, әмма ел да, бала хакы, дип, чыгып китәсең.

Реклама

Исәнме, коры паек
Романтика күрмәгән бит - быел гомер булмаганны поезд белән юл тоттык җылы якка. Кем әйтмешли, белгән булсам!.. Ул купеларын ташка үлчәр идем, ике көн буена бала көен көйләүләрен дә өстәсәм... Күбрәк әтисенә «эләкте» анысы: «әти, поезд туктады, әйдә төшәбез», «әти, монда нишләп кибет юк», «юк, берегез дә йокламый - уйныйбыз». Ярый әле Ростовка кадәр безнең белән бер купеда барган Любовь Ивановна атлы апа әйбәт булды - баланы да уйнатты, безнең белән дә гәпләшеп туймады.
- Бертуган апам янына барам, - диде ул. - Үзем Ижевскида яшим, ирем, тормышлы ике балам бар. Олыгайган саен туган як үзенә тарта. Апам да гел сагындыра. Ул ике баласын да югалтты - бердәнбер якын кешеләре ире дә мин дигәндәй. Берегә алмадым Ижевскига - татарларны яратам әле мин, ә менә калган милләт кешеләренең кырыслыгы, аз сүзлегенә ияләнә алмадым. Бездә - Ростов ягында, быты-быты сөйләшүче көләч халык яши. Ә менә сезгә - татарларга, һәрвакыт сокландым. Сездәге туганлык хисенә карап кына да һәйкәл куярлык, бездә - русларда, ул хис күптән үлде шул инде. Иң нык аралашкан кешеләребез үз өебездән узмый, кая анда ике туган белән тыгыз аралашу?! Сездә өлкән буынга карата хөрмәт тә икенче туфрактан - ничек ул тәрбияне буыннан-буынга күчерә аласыз сез? Каеш белән үстерәләрме әллә сезне?
Мин, ни көләргә, ни еларга белмичә, ана сөте белән керә ул, дип аңлатырга тырышкан булам.
Монысыннан исән калсак...
Краснодарда купега грузин хатыны Нино утырды. Сочиның үзенә барып җиткәнче, аның белән такылдадык. Сочиның үзендә туып-үскән кырык яшьлек хатын сату-алу белән шөгыльләнә икән, үзенең кибете бар. Без инде үзебезчә, элеккегә караганда бөтенләй башка Сочи күрергә өмет итеп барган туристлар буларак, күбрәк Олимпиадага әзерлек турында сораштырырга керештек.
- Олимпиада бездә үтә, ура, дигән хисләргә урын юк әлегә, - ди Нино. - Безне, ничекләр исән-имин уздырып җибәрергә дә, ачтан үлмичә калырга, дигән сорау борчый. Ир-егетләребез инде ярты еллап эш таба алмый - бөтен объектларга гастарбайтерларны тутырдылар. Эшләгән күп эш урыннары юкка чыкты: шәһәрне вак-төяк бизнестан «чистарталар», бөтен җирдә кыскартулар, икене - бер, берне юк итүләр бара. Гади халык ярык тагарак алдында - эш булмагач, ашы юк. Ә ашыйсы килә! Минем ише вак эшмәкәрләргә нокталарны ноябрьгә кадәр ябарга куштылар, бу инде киләсе елның җәенә кадәр эшем юк дигән сүз. Шуңа да элек 2-3 мең сум торган джинсы чалбарлар 6-7 мең сумга кадәр «менеп җитте». Мин дә ничек тә булса мая туплап куярга тиеш бит инде!
Ниноның әйтүе буенча, шәһәрдәге эчке тәртип турында да инде язылмаган кануннар үз көченә кергән: Олимпиада вакытында машинамда йөрим, дисәң, тимер атыңны ким дигәндә бизнес-класс югарылыгына «күтәр», һәм ул, һичшиксез, ак төстән булырга тиеш.
Кайда соң син, Олимпиада җиле?
Олимпиада дигәннәре борын төбендә булгач, өстәп Ниноның да сүзләрен тыңлагач, мин инде кызу эш кайнаган, уңга-сулга йөрергә ярамаган эш казаны шәһәренә барып төшәрмен дигән идем. Кая ул! Сочи һаман да юк-барга борчылмаучы, йокымсырап кына яшәп ятучы шәһәр икән әле. Элеккедән үзгәргән җирен дә күрмәдем шикелле. Шул ук. Элек юл тоткарлыклары моның кадәр түгел кебек иде - хәзер юл йөрүләре тыгызлана төшкән. Безнең Универсиадага кадәрге Казан юллары да җәннәт бакчасы булган икән ул, юкка зар елаганбыз! Хәзерге Сочи янында дип әйтүем - анда алай юл чишелешләре дип баш катырмыйлар. Берешәр полосалык серпантин юлларында кара-каршы икешәр сәгать утыра аласың - бу гадәти күренеш. Ник берәр җирдә ялгышып кына да Олимпиада дигән сүз күрик - монысы бөтенләй гаҗәпләндерде инде. Алай Казандагы кебек, чат саен, багана саен Универсиада чарасы символлары беркетү, көн саен, сәгать саен «Спорт чарасына кадәр шушының кадәр көн калды» дип вакланып тормаганнар монда.
Без юл чишелешләре, юл кичүләре турында сораштыргач та аптырап калдылар - анысы ничек була соң аның? Олимпиада вакытында нишләшеп бетәрләр тагын, әмма хәзер, килеп эшләүчеләр күбәю сәбәпле шәхси транспорт арткангадыр инде, анда җәяү йөрүең күпкә кулайрак. Кичен шәһәр урап кайтырга чыккан җирдән яңгыр башлангач та шулай булды - тиз генә автобуска кереп утырыр идең, курорт зонасының буеннан-буена утырган «бөке»дә кайчан да булса автобус килеп җитәренә өмет шундук сүнде.
Монда тизлек саклау, куркынычсызлык каешлары эләктерү, бала креслосы дип тә вакланып тормыйлар - эх, мин әйтәм, безнең тәртипләрне бер-ике айга гына булса да сездә дә кертсәң, рәткә керер идегез инде!..
Алдакчылар һәм ялкаулар
Туристлар булган һәр җирдә дә алдау бардыр инде ул анысы, әмма Сочидагы кадәр үк булмас! Җылы якка барып, өч тиенгә рәхәтләнеп җиләк-җимеш ашап кайтырмын диясе түгел. Монда тешли торган бәяләр. Без Казанда 20 сумга ашап киткән «Колхозница» кавынының килограммы 50-60 сум монда, «Фортуна» дигәненеке Казанда 50-60 сум торса, монда 120-130 тәңкә! Карбызның килосы 20 сумнан сатыла - хакын сатулашсаң да төшермиләр. Булса икән әле ул үзләренең бакчасында үскән җимеш - Казандагы кебек үк, монда һәр җиләк-җимеш китертелгән. Үзләренең бакчасында үстерүчеләр биредә юк - эшләп ватылмыйлар икән.
- Нишләп бөкрәеп бакчада эшләп ятыйк без, подумаешь, климат яхшы. Без аны китертәбез дә үз бәясен барыбер чыгартабыз. Болай күпкә кулай, - диде бер әрмән, минем, ник үзегез үстереп сатмыйсыз, дигән соравыма җавап итеп. - Туристларга бакча җимешләрен ашаса ни дә, акча җимешен ашаса ни...
Турист дигәч тә инде, без бит җүләр түгел! Казанга кайткач ашарбыз әле, дидек тә, ат бәясенә башка кавын-карбыз күтәреп йөрмәдек - шул гына. Сахалиннан килгән танышлар алгалады үзе - аларда карбызны килосын 100 сумнан, кавынны исә 250 сумнан саталар икән. Мин инжир ашап кинәндем - анысын бер апа үз бакчасыннан алып килеп сата иде. Базарда 130 сумга сатылган тәгам әлеге апада 70 сум гына, җитмәсә, агачтан яңа гына өзелгән, тәмле...
Сәүдәгәрлек булгач, алдашу да буладыр, әмма монда ул алдашу гына түгел, талау түбәнлегендәге сату итү. 100-200 сумга алдау (бигрәк тә ирләрне акча мәсьәләсендә алдавы кыен түгел, нәрсәнең күпме торганын чамаламыйлар, сдача санамыйлар) биредә берни тормый. Мең сум алып биш сумнан итеп акча кайтару, үлчәүгә син күтәрелеп караганчы тиз генә пакетка шудырып, икеләтә акча сораулар - гадәти күренеш. Мин хатын-кыз шул - пакеттан кире алып, үлчәүгә салу миңа кыен түгел, сдачаны да карамыйча алганым юк... Ирем дә шаккатып куйды: «Каян күреп бетерәсең син барысын да?»
Ул кибетләрендәге көлдергечме-елаткычмы хәлне сөйләсәң, шулай ук үзе бер тарих. Безне үзәк урамнарындагы бутик-кибетләренә җибәрделәр. Бөтен җирдә саллы ташламалар, имеш. Ташламалары бар, бәхәсләшмим, хәтта кайсыбер җирдә 90 процентка кадәр. Бушка дигән сүз бит инде! 25-35 мең сум торган икән күлмәкләре - болары хәзер 70 процент ташлама белән, күн итекләре «почти бушлай» - ташламаны чигерсәң, 10 мең сум гына. Мин бит аны Казанда дисконт картам белән күпкә очсызгарак һәм яраткан күн аяк киемнәре кибетеннән ала алам, мондагы кебек «мин базардан» дип кычкырып торганын түгел! Кул селтәп, бернәрсә алмыйча чыгып киттем, дисәм, кибетләр урнашкан урамның ахырына җитәрәк, бер бүлектән бер күлмәк алганмын икән. Анысы инде чын-чынлап ошады. Кызыма берәр кием алыйм, дип интегеп йөрүләребез бушка китте - балалар киемнәре Казанныкы белән чагыштыра торган түгел. Сыйфаты түбән, хакы кыйммәт. Кибетләрдә йөрүне тулы бер газапка тиңләгән ирем мондагы кибетләрдән гайрәтем чиккәнгә сөенде генә: башка аяк киеме туздырып йөрмибез, янәсе!
Кабат шул ук тырмага
Олимпиада җилләрен Красная Полянада һәм Адлерда гына табып була икән. Монда көне-төне эш кайный, әмма төп стадионнары әле тапшырылмаган, эшләнмәгән эшләре муеннан. Сочидан анда кадәр бару маршруты экскурсиясе бар иде, билетлар сатучы экскурсовод үзе үк уебыздан кире кайтарды: «Анда туристлар кайгысы түгел әле, үзегезгә үк ошамаячак, киңәш итмәс идем», - диде. «Ошамаячаклар» исемлеге болай да шактый озын булганга, шундук баш тарттык - болай да аркылысын буйга иңләгән бит инде, нәрсәсен карап була инде бу Краснодар якларының?! Туризмны үстерүне туристны «ничек тагын да күбрәк талап була» сәясәтенә генә кайтарып калдырган курортларын кайсы яктан алып мактыйм ди. Климатлары яхшы, анысына дәгъва юк, әмма ял итәргә баргач, һава сулап, сыртны кояшка каратып кына ятасы килми бит - күңел дә ачасы, сату нокталарында кирәкле һәм кирәкмәгән чүпрәк сайлыйсы да килә, дустанә елмаюлы караш та мөһим. Мин аларның берсенә дә «бишле» билгесе куя алмыйм. Ә бит монда ял итү чит илгә барып кайту хакына төшә. Шул ук Төркияне генә алсаң да - анда сервис нинди дә, бездә әнә ничек...
Башта - бир, аннан - ал
Мин ихластан Россия туризмының үсүен теләр идем. Бездә бит ул үсеш өчен бөтен мөмкинлек бар: ул табигате дисеңме, шул ук бәрхет климатымы, диңгеземе... Ә юк, бездә һәр нәрсә «бир, бир, бир»гә кайтып кала, «мә, ал» диючеләр юк. Мин дә быел, әле дә яши бездә курортлар, әле дә халык килә монда, дип кайттым. Ә чынлыкта исә, тутырып, син үл инде, Россия туризмы, диясе генә килә шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: