Шәһри Казан

Туйның яме тамадада

Соңгы елларда туй мәҗлесләрен шәригать кануннарына нигезләнеп үткәрүчеләрнең күбәеп китүе аеруча сөендерә. Миңа исә күптән түгел шундый туйларны алып баручы, ягъни тамада белән танышырга насыйп булды. Хәер, Әлфия алып барган туй мәҗлесләре кияү белән кәләш күңеленнән генә түгел, ә килгән кунаклар күңеленнән дә тиз генә җуелмыйдыр. Аның программасында ниләр генә...

Реклама

Соңгы елларда туй мәҗлесләрен шәригать кануннарына нигезләнеп үткәрүчеләрнең күбәеп китүе аеруча сөендерә. Миңа исә күптән түгел шундый туйларны алып баручы, ягъни тамада белән танышырга насыйп булды. Хәер, Әлфия алып барган туй мәҗлесләре кияү белән кәләш күңеленнән генә түгел, ә килгән кунаклар күңеленнән дә тиз генә җуелмыйдыр.
Аның программасында ниләр генә юк: шаян сүз дә, уен-биюләр дә җитәрлек. Әле җырлап та җибәрсәме?! Билгеле, аңа, мөселман туйларыннан тыш, башка төр туйларны да алып барырга туры килә.
- Әлфия ханым, тамада булып китүегезнең серен ачыгыз әле.
- Тамада ул кояш кебек булырга, ягъни кешеләргә нур, энергия таратырга тиеш. Әлеге һөнәр белән кечкенәдән үк кызыксындым. 2003 елда дустымның юбилеенда әлеге рольне үтәргә туры килде. Шуннан соң сәләтемне туйларда сынап карарга ниятләдем.
- Хәләл туйларда кунакларга күңелсезләнеп утырырга туры килмиме? Яшерен-батырын түгел, туйларын хәмерсез үткәрергә җыенучыларга мондый сорауны еш бирәләр.
- Тамада уңган булса, бер туй да күңелсез булмый. Хәзерге байлар туйда сүз сөйләүдән курка бит. Кыйммәтле артистларны чакыралар да бәйрәм буена шуларны җырлаталар. Бу, билгеле, кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Хәмерсез туйда кайберләре шулай иттереп аз сөйләшеп, күп кәмит ясауны сорый.
- Димәк, авыр эш түгел?
- Җиңел түгел, авыр! Кайберәүләр, алты сәгать җырлап-биеп, күңел ачып йөриләр, шуның өчен акча да алалар, дип уйлый. Ләкин бу бер дә алай түгел. Кайбер чакта кысан аудитория, «авыр» кунаклар туры килә. Тамада эше ул зур осталык һәм күп көч таләп итә. Олыларга һәм яшьләргә җайлашырга, милли һәм катнаш туйларда төгәл һәм акыл белән эш итә белергә кирәк.
- Рамазан аенда күп тамада эшсез утырадыр дип уйлыйм...
- Рамазан аенда бераз тынып калалар. Бу айда да хәләл туй ясау гөнаһ түгел, әлбәттә, тик авыз ачу бик соң булса, уңайсызрак инде.
- Туйларда кызыклы хәлләр булмый тормый. Берәрсе исегездә калмадымы?
- Калды. Менә Арчадан Фәнис исемле бер егет Казанда зур итеп туй ясады. Туганнары да шактый килде. Кызның дуслары яшь хатынны туйдан елга портына урлап киттеләр. Шуннан кияүдән яшь хатын өчен акча сорадылар...
- Сез сценарий белән эшлисезме яисә импровизацияне хуп күрәсезме?
- Мин импровизация белән эшлим һәм шул ук вакытта туй ул - әйбәт әзерләнгән сценарий да.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: